‏ Ecclesiastes 6

1Кояш астында мин күргән чирләрдән адәм балалары өчен икенче бер яман чир дә бар. 2Аллаһы кемгәдер байлык-мөлкәт вә кадер-хөрмәт бирә, һәм андый кеше үзе теләгән бар нәрсәгә ия була ала, әмма Аллаһы аңа шулардан файдаланырга ирек бирми – аның булган бар байлыгы чит кешегә кала. Бу да – фани һәм авыр газап. 3Берәү, йөз баланың атасы булып, озын-озак гомер кичерергә мөмкин, ләкин ул күпме генә яшәсә һәм тормышның рәхәтен күрмәсә яки хөрмәт белән җирләнмәсә, үле туган баланың язмышы аныкыннан яхшырактыр. 4Чөнки үле туган баланың дөньяга килүе үк урынсыз иде: тууы белән үк ул кабат караңгылыкка китеп барды, исемен дә шул караңгылык йотты. 5Ул хәтта кояшны да күрмичә һәм һичнәрсә белмичә китте; аның ялы-рәхәте тегенекеннән күбрәк. 6Теге кеше ике мең ел яшәсә дә, малыннан игелек күрмәгәч, моннан аңа ни файда?! Ахыр чиктә, барыбыз да бер үк урынга китәбез түгелме соң?!

7Кешенең бөтен хезмәт җимеше – аның авызы өчен; аның җаны һичкайчан туймас. 8Зирәк кешенең – ахмактан, тереләр арасында йөри алган фәкыйрьнең бүтәннәрдән нинди өстенлеге бар?! 9Җанның, ашкынып, әрле-бирле сугылуына караганда күз белән күреп йөрүең хәерлерәк. Бу да – фани һәм бушка җил куу белән бердер.

10Булган бар нәрсә инде үз исемен алган; кешенең дә асылы мәгълүм – ул үзеннән көчлерәккә каршы тора алмый. 11Дөньяда фани нәрсәләр бик күп; кешегә алардан ни файда?! 12Чөнки үзенең фани гомерен, ыгы-зыгылы аз көннәрен күләгәдәй яшәп уздырганда, нәрсәнең яхшы-яман икәнен ул каян белсен?! Үзеннән соң кояш астында тагын ниләр буласын аңа кем әйтсен?!

Copyright information for TatIBT15