‏ Ecclesiastes 7

Зирәклек кешенең йөзен нурландыра

1Абруйлы исем – кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак. 2Мәҗлесле өйгә баруга караганда җеназалы өйгә бару яхшырак, чөнки һәр кешене шул ук үлем көтә, һәм терек кеше бу көнне үзенең йөрәгенә салып куярга тиеш. 3Зар елау көлүдән яхшырак, чөнки йөзе кайгылы чакта кешенең күңеле йомшара. 4Зирәк кешенең күңеле – кайгылы өйдә, ә ахмакның күңеле – кәеф-сафалы өйдә.

5Ахмакның мактавын тыңлауга караганда зирәкнең шелтәсен тыңлау яхшырак. 6Чөнки ахмакның көлүе казан астында чатыр-чотыр янган чыбык-чабык белән бер. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә.

7Башкаларны җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә; ришвәт исә күңел бозылуга китерә.

8Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак; сабыр рухлы кеше тәкәббердән яхшырак.

9Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә, чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый.

10«Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?» – димә; мондый сорау синең зирәклегеңне күрсәтми.

11Зирәклек ул – кояш йөзен күргәннәр өчен мирас кебек үк яхшы нәрсә. 12Көмешнең кешегә калкан булуы кебек, зирәклек тә аңа шундый ук калкандыр; ләкин гыйлем-зирәклекнең өстенлеге шунда ки, гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый ул.

13Аллаһының эшен күреп фикер йөрт: Ул кәкре итеп кылганны кем турайта алсын?! 14Имин көннәреңдә сөен, ә кайгылы көннәреңдә фикер йөрт; кешеләр үзләренә ниләр буласын белмәсен өчен, Аллаһы аларга сөенечен дә, кайгы-хәсрәтен дә бертигез биргән.

15Фани гомерем көннәрендә мин боларның һәммәсен күрдем; тәкъва кеше үзенең тәкъва булуына карамастан харап була; яман кеше исә үзенең яманлыклары эчендә озак яши. 16Үзеңне артык тәкъва һәм зирәк итеп күрсәтмә; нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?! 17Явызлык юлына басма, ахмак булма; нигә сиңа вакытыннан элек үләргә?! 18Беренче киңәшне тотып, икенчесен дә күздән ычкындырмау яхшы; чөнки Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сине бар афәтләрдән саклап калыр.

19Зирәклек зирәк кешене шәһәрдәге ун хөкемдардан көчлерәк итә.

20Җир йөзендә бер дә гөнаһка кермәгән, гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк. 21Колыңның сиңа яман телләнүен ишетмим дисәң, кешеләр сөйләгән юк-бар сүзгә игътибар итмә. 22Мәгәр еш кына үзең башкаларга яман телләнгәнеңне синең йөрәгең үзе дә яхшы белә ич.

23 24Мин боларның бөтенесен акылым белән сынадым һәм: «Мин зирәк булырмын», – дидем, әмма зирәклек миннән ерак йөрде. Булып узганның мәгънәсенә кем төшенә алсын?! Ул бик тирәндә ята, һәм аны аңлау бик читен. 25Акыл вә зирәклекне эзләп табар, аларны тикшерер, танып белер өчен, шулай ук явызлыкның – ахмаклык, дуамаллыкның мәгънәсезлек икәнен белер өчен, мин бөтен йөрәк дәртемне сарыф иттем.

26Һәм белдем ки, үлемнән дә ачырагы – кулына богау һәм ау ятьмәсе тоткан, йөрәге тозак булган хатын-кыз икән; Аллаһының тугрылыклы бәндәсе аңардан качып котылыр, ә гөнаһлысы аның тозагына барып эләгер. 27Менә мин, – дигән Вәгазьче, – бер-бер артлы сынаулар ясап, шуны аңладым. 28Мин тагы башка сорауларга да җавап эзләдем, ләкин тапмадым; мең ир заты арасыннан хөрмәткә лаеклы бер ир таптым, әмма хатын-кыз затыннан бер генә лаеклысы да табылмады. 29Фәкать шуны белдем: Раббы адәм баласын тугры итеп яраткан, ләкин кешеләр төрлесе төрле юлга кереп киткәннәр.

Copyright information for TatIBT15