‏ Esther 2

Эстер – мәликә

1Бу вакыйгадан соң, ачуы басыла төшкәч, Ахашверош патша Вәштине, аның кылган эшен һәм аның хакында кабул ителгән карарны исенә төшерде. 2Патша хезмәтендәге сарай әһелләре патша өчен яшь чибәр кызлар эзләргә кирәк дип киңәш иттеләр:

3 4– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр.

Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.

5Шушан башкаласында Мәрдәкәй исемле бер яһүди бар иде. Беньямин ыругындагы Кыйш тудырган Шимгый углы Яһирдан туган иде ул. 6Әлеге Мәрдәкәйне Яһүдә патшасы Якөнья
Якөнья – «IV Патшалар», 24:6 да «Яһояхин» дип бирелгән.
һәм башка әсирләр белән бергә Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән сөреп җибәргән иде.
7Мәрдәкәй – агасының кызы Һадассаны (аның икенче исеме – Эстер) тәрбияләп үстергән кеше иде, чөнки кызның атасы да, анасы да юк иде. Бу кыз килеш-килбәте белән күркәм, йөзгә дә чибәр иде. Кызның ата-анасы үлгәч, Мәрдәкәй аны үз тәрбиясенә алган иде.

8Патшаның боерык-фәрманы игълан ителеп, күп кызлар Шушан башкаласына – Һегәй кул астына җыйналган вакытта, Эстер дә патша сараенда патша хатыннарын саклаучы Һегәй карамагына алынды. 9Бу кыз, Һегәйнең күңеленә ошап, аның алдында илтифат казанды. Һегәй аңа, озакка сузмыйча, бөтен бизәнү-ясану әйберләрен һәм тиешле ризыкны бирде; патша сараеннан аңа хезмәт күрсәтергә лаек дип табылган җиде кызны билгеләде; аны, шул кызлар белән бергә, патша хатыннары яшәгән йортның иң яхшы бүлмәсенә урнаштырды.

10Эстер үзенең нинди кавемнән һәм нинди нәселдән булуы турында беркемгә сөйләмәде, чөнки Мәрдәкәй аңа бу хакта әйтмәскә кушкан иде. 11Мәрдәкәй һәркөн, Эстернең хәлен белешү өчен, патша хатыннары яшәгән йортның ишек төбенә килә торган булды.

12 13Ахашверош патша хозурына керергә нәүбәте җиткәнче, һәр кыз унике ай дәвамында хәзерлек күрергә – алты ай дәвамында мирра мае, калган алты айда башка төрле хуш исле майлар белән сөртенергә тиеш иде. Унике ай тәмамланып, Ахашверош патша хозурына керер вакыт җиткәч, патша хатыннары яшәгән йорттан патша сараена китүче кызга үзе теләгән әйберне алырга рөхсәт ителә иде. 14Кыз кичен керә, ә иртәгесен патша хатыннары яшәгән башка йортка, патшаның җарияләр сакчысы – хәрәм агасы Шагашгәз күзәтчелегенә китерелә иде; әгәр кызны патша өнәп бетермәсә һәм аны, исеме белән атап, кабат чакырмаса, патша янына ул кыз бүтән керми иде.

15Мәрдәкәй тәрбияләп үстергән, агасы Абихаилнең кызы Эстергә патша янына керү нәүбәте җиткәч, Эстер, патша хатыннары яшәгән йортның сакчысы – хәрәм агасы Һегәй киңәш иткәннән тыш, һичнәрсә сорамады. Эстергә карап, һәрбер кеше соклана иде.

16Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты. 17Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты – башкаларга караганда Эстер патшаның илтифатын һәм ягымлылыгын ныграк казанды. Патша аның башына таҗ кидерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте. 18Эстер хөрмәтенә Ахашверош барлык түрәләр һәм үз хезмәтендәге кешеләр өчен зур мәҗлес оештырды, өлкәләрдә бәйрәм ясаттырды һәм патшаларча юмартлык белән бүләкләр өләште.

19Кызларны икенче тапкыр җыйнаган вакытта, Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утыра иде
…Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утыра иде… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Мәрдәкәй патша сараенда хезмәт итә иде» дигәнне дә аңлатырга мөмкин (2:21; 3:2, 3; 5:9, 13; 6:10, 12 дә шул ук мәгънә).
.
20Эстер исә үзенең нәселе һәм кавеме турында, Мәрдәкәй кушканны үтәп, һаман берни белдермәде, Мәрдәкәй тәрбиясендә булган вакыттагы кебек, хәзер дә аның сүзен төгәл үтәде.

21Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утырган көннәрдә патшаның ике хәрәм агасы – күңелләрендә ачу саклаган ишек сакчылары Бигтән белән Тереш – Ахашверош патшага кул салырга ният иттеләр. 22Мәрдәкәй, бу хакта белеп, Эстер мәликәгә җиткерде, Эстер исә Мәрдәкәй исеменнән һәммәсен патшага сөйләп бирде. 23Бу эш тикшерелде һәм дөрес дип табылды, шуннан соң әлеге ике хәрәм агасын дарга асып куйдылар. Мәрдәкәйнең бу эше патшалыкның елъязмалар китабына теркәп куелды.

Copyright information for TatIBT15