Esther 5
Эстернең патшаны һәм Һәмәнне мәҗлескә чакыруы
1Өченче көндә Эстер, мәликәчә киенеп, патша сараеның эчке ишегалдына, патша бүлмәсенең ишеге янына килеп басты. Патша исә бүлмәсенең ишегенә каршы урнашкан тәхетендә утыра иде. 2Ишегалдында басып торган Эстерне күреп, патшаның күңелендә мәрхәмәт уянды, һәм кулындагы алтын таягын ул Эстергә таба сузды. Эстер, патшага якынлашып, таякның очына орынды. 3Патша әйтте: – Нәрсә булды, Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – диде. – Мин сиңа патшалыгымның яртысын бирергә дә әзермен. 4Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, бүген мин аны Һәмән белән бергә үзем әзерләгән мәҗлескә чакырмакчы идем, – диде. 5Патша: – Эстер чакырган мәҗлескә бару өчен, тиз арада Һәмәнне эзләп табыгыз, – дип боерык бирде. Ахашверош патша белән Һәмән, шулай итеп, Эстер әзерләгән табынга килделәр. 6Шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде. 7Эстер җавабында әйтте: – Теләгем һәм үтенечем менә шундый: 8әгәр мин хуҗам күз алдында илтифат казанган булсам, әгәр хуҗам минем теләгемне һәм үтенечемне канәгатьләндерүне мәгъкуль күрсә, хуҗамның иртәгә дә Һәмән белән бергә мин әзерләячәк мәҗлескә килүен сорар идем. Шунда хуҗам алдында гозеремне дә әйтермен, – диде. 9Һәмән ул көнне мәҗлестән шат һәм көр күңел белән чыкты. Әмма сарай капкасы төбендә, ихтирам күрсәтеп аягүрә торып басмаган, аның каршында калтырап калмаган Мәрдәкәйне күргәч, Һәмәннең ачуы кузгалды. 10Шулай да Һәмән үзен сабыр тотты. Ә өенә кайткач, дус-ишләрен һәм хатыны Зерешны чакырырга кеше җибәрде. 11Һәмән аларга үзенең гаҗәеп күп байлыгы, угылларының күплеге хакында, патшаның аны ничек югары күтәрүе һәм түрәләр, хезмәтчеләр өстеннән башлык итеп куюы турында мактанып сөйләде. 12Һәмән әйтте: – Эстер мәликә дә үзе әзерләгән мәҗлескә, патша белән бергә бару өчен, миннән башка һичкемне сайламады; шулай ук иртәгә дә патша белән бергә мин аның мәҗлесенә чакырулымын. 13Әмма бу мине һич тә канәгатьләндерми; минем өчен иң ачу китергәне – яһүди Мәрдәкәйнең патша сарае капкасы төбендә утыруын күрүдер, – диде. 14Хатыны Зереш һәм аның барлык дуслары Һәмәнгә киңәш итеп әйттеләр: – Илле аршын ▼▼ Илле аршын – 20 м.
биеклегендә дар агачы әзерлә дә иртәгесен патшадан Мәрдәкәйне шул агачка асып куюын сора. Шуннан инде, күңелең булып, патша белән бергә мәҗлескә китәрсең. Бу киңәш Һәмәннең күңеленә хуш килде, һәм ул дар агачы ясатты.
Copyright information for
TatIBT15