Esther 8
Мәрдәкәйнең дәрәҗәсе күтәрелү
1Ахашверош патша шул көнне үк яһүдиләр дошманы Һәмәннең йортын Эстер мәликәгә бирде; Мәрдәкәй исә патша алдына килде, чөнки Эстер аның үзенә туган булуын әйткән иде инде. 2Патша, Һәмәннән кире алган мөһер йөзеген салып, аны Мәрдәкәйгә бирде; Эстер исә Мәрдәкәйне Һәмән йортына идарәче итеп билгеләде. 3Эстер янә патшага мөрәҗәгать итте: аның аякларына капланып, Агаг токымыннан булган Һәмәннең яһүдиләргә каршы корган мәкерле ниятенә юл куймавын үтенеп, елый-елый ялварды. 4Патша алтын таягын Эстергә сузды, һәм Эстер патша алдында торып басты. 5Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрә, һәм мин аның алдында илтифат казанганмын икән, әгәр бу эшне ул гадел дип саный, һәм мин аның күңеленә хуш киләм икән, Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәннең патшаныкы саналган барча өлкәләрдә яшәүче яһүдиләрне кырып бетерү турындагы хатлары гамәлдән чыгарылсын, дип әмер бирсә иде. 6Халкыма килгән бәлагә, кардәшләремнең һәлакәтенә мин ничек итеп битараф була алыйм?! 7Эстер мәликә белән яһүди Мәрдәкәйгә Ахашверош патша: – Менә, Һәмәннең йортын мин Эстергә бирдем һәм, яһүдиләргә каршы кул сузган өчен, аның үзен дар агачына астырдым, – диде. – 8Әмма патша исеменнән элек язылган һәм патша йөзеге белән мөһер сугылган хатны үзгәртергә ярамый. Инде хәзер сез, патша исеменнән яһүдиләр файдасына хат язып, патша йөзеге белән мөһер сугыгыз. 9Шул рәвешле, өченче айның (Сиван аеның) егерме өченче көнендә, патша кәтипләре чакырылып, яһүдиләргә, түрәләргә, патшалыкның Һиндстаннан Хәбәшстанга кадәр булган йөз егерме җиде өлкәнең идарәчеләренә һәм башлыкларына, һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә, яһүдиләргә дә үз язуында һәм үз телендә, Мәрдәкәй әмер иткәнчә, хатлар язылды. 10Ахашверош патша исеменнән язылган бу хатлар, патша йөзеге белән мөһерләнгәннән соң, патшаның йөгерек атларга атланган чапкыннары белән озатылды. 11Патшаның әлеге әмере яһүдиләргә, тупланып, барлык шәһәрләрдә үзләрен якларга – аларга һөҗүм иткән һәммә кавемне барча өлкәләрдә бала-чагасы вә хатын-кызлары белән бергә үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга, мөлкәтләрен таларга хокук бирә иде. 12Ахашверош патшаның барлык өлкәләрендә моның өчен бердәнбер көн – уникенче айның (Адар аеның) унөченче көне билгеләнде. 13Шул көнне яһүдиләр дошманнарыннан үч алырга әзер булып торсыннар өчен, канун көченә ия булган әмернең күчермәсе һәр өлкәдә, барча кавемнәргә игълан ителергә тиеш иде. 14Шуннан патшаның йөгерек атларына атланган чапкыннар, патша әмерен үтәргә ашыгып, тиз арада юлга чыктылар. Бу әмер башкала Шушанда да игълан ителде. 15Патша яныннан Мәрдәкәй патшаныкы сыман зәңгәр вә ак төстәге киемнән, җете кызыл нәфис җитеннән эшләнгән япанчадан чыкты; аның башында таҗ иде. Шушан халкы куанышып күңел ачты. 16Яһүдиләр өчен якты, шатлыклы, күңелле, тантана көннәре иде бу. 17Патшаның әмере һәм фәрманы барып җиткән һәр өлкәдә һәм һәр шәһәрдә яһүдиләр, мәҗлес корып, шатланышып бәйрәм иттеләр. Патшалыкта яшәүче кавемнәр арасыннан байтак кешеләр, яһүдиләрдән куркып, үзләрен яһүди дип белдерделәр.
Copyright information for
TatIBT15