‏ Esther 9

Яһүдиләрнең дошманнардан үч алуы

1Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә патшаның боерык-фәрманын үтәр вакыт җитте. Ул көнне яһүдиләрнең дошманнары аларны буйсындырмакчы иделәр, ләкин, хәлләр кирегә үзгәреп, яһүдиләр үзләре өстенлек алды. 2Үзләрен һәлак итәргә теләгән кешеләргә һөҗүм итәр өчен, яһүдиләр Ахашверош патша илендәге барлык өлкәләрдә, үз шәһәрләрендә бергә тупландылар. Аларга беркем дә каршы тора алмады, чөнки барча халыкларның яһүдиләрдән коты алынган иде. 3Мәрдекәйдән курыкканга күрә, өлкә башлыклары, түрәләр, идарәчеләр һәм патша хезмәтендәге һәммәсе яһүдиләргә ярдәм итәргә булды. 4Патша сараенда Мәрдәкәй гаять дәрәҗәле кешегә әйләнеп, аның даны бөтен өлкәләргә таралды; шул рәвешле, Мәрдәкәйнең абруе үскәннән-үсә барды.

5Яһүдиләр үзләренең барлык дошманнарын кырып бетерделәр – кылычтан уздырдылар, үтерделәр, юк иттеләр; дошманнары белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләделәр. 6 7 8 9 10Башкала Шушанда алар биш йөз кешенең җанын кыйдылар – үтереп ташладылар. Шул исәптән яһүдиләрнең дошманы булган Һамдата углы Һәмәннең ун углын – Паршандатаны, Далпонны, Аспатаны, Поратаны, Адалеяне, Аридатаны, Пармаштаны, Арисайны, Аридайны һәм Вайзатаны үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.

11Башкала Шушанда үтерелгән кешеләрнең санын шул көнне үк патшага җиткерделәр. 12Эстер мәликәгә патша:

– Яһүдиләр башкала Шушанда биш йөз кешене үтергәннәр, шул исәптән Һәмәннең ун углын һәлак иткәннәр. Патшалыкның башка өлкәләрендә алар нәрсәләр кылдылар икән?! Әйт, нинди үтенечең бар? Һәммәсе үтәлер! Тагын нинди теләгең бар? Теләгең үтәлер! – диде.

13Эстер әйтте:

– Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, Шушандагы яһүдиләргә бүгенге фәрманыңны иртәгә дә гамәлгә ашырырга рөхсәт итсә иде, һәм дә Һәмән угылларының җәсәдләрен дарга ассалар иде.

14Патша шулай эшләргә әмер бирде: Шушанда фәрманы игълан ителде, ә Һәмәннең ун углын асып куйдылар. 15Шушандагы яһүдиләр Адар аеның ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар һәм өч йөз кешене үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.

16Патшалыкның башка өлкәләрендәге яһүдиләр дә, бергә тупланып, гомерләрен саклар һәм, дошманнарыннан арынып тыныч яшәр өчен, үзләрен күрәлмаучы җитмеш биш мең кешене үтерделәр, әмма аларның малына кул озайтмадылар. 17Бу хәлләр Адар аеның унөченче көнендә булды, һәм шул айның ундүртенче көнендә алар ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар. 18Шушандагы яһүдиләр исә айның унөченче һәм ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар, ә унбишенче көнендә ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар. 19Менә шуңа күрә авыл-салаларда яшәүчеләр Адар аеның ундүртенче көнен бәйрәм көне итеп билгеләп үтәләр. Ул көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыялар, бер-берсенә сый-бүләкләр җибәрәләр.

Пурим бәйрәме

20Мәрдәкәй бу хәлләрне язып куйды һәм Ахашверош патшаның барлык өлкәләренә – якындагы һәм ерактагы яһүдиләрнең һәммәсенә – хатлар җибәрде. 21Хатта һәр елны Адар аеның ундүртенче һәм унбишенче көннәрен билгеләп үтәргә тәкъдим ителгән иде. 22Чөнки бу көннәрдә яһүдиләр дошманнарыннан арынган, кайгылары – шатлыкка, моң-зарлары бәйрәмгә әйләнгән иде. Мәрдәкәй: «Бу көннәрдә бер-берегезгә күчтәнәчләр җибәреп, ярлыларга бүләкләр өләшеп, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыегыз», – дип язган иде.

23Яһүдиләр, Мәрдәкәйнең тәкъдимен кабул итеп, шул көннәрне бәйрәм буларак билгели башладылар. 24Чөнки бөтен яһүдиләрнең дошманы булган Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмән, яһүдиләрне харап итәргә ният корып, аларны кырып бетерер өчен, «пур», ягъни жирәбә салган иде. 25Әмма Эстер мәликә, килеп, патшадан үтенгәч, Һәмәннең явыз нияте үз башына төшсен өчен, патша аны һәм аның угылларын дар агачына асарга язма әмерен бирде. 26 27Менә шуңа күрә дә бу бәйрәмгә Пурим дип исем бирелгән. (Бу исем «пур» сүзеннән алынган.) Шулай итеп, Мәрдәкәйнең хатында язылганнарны, күргән-кичергәннәрне истә тотып, яһүдиләр – үзләре, балалары һәм аларга килеп кушылучылар – шушы ике көнне, язылганча, һәр елны билгеләнгән вакытында бәйрәм итәргә тиеш, дигән карар кабул иттеләр. 28Һәр буын, һәр гаилә шушы көннәрне барча шәһәр вә өлкәләрдә хәтердә тотарга – бәйрәм итәргә, Пурим көннәре яһүдиләр арасында гамәлдән чыкмаска, һәм шул көннәр турындагы истәлек киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш булды.

29Пурим турындагы хат раслансын өчен, Абихаил кызы Эстер мәликә һәм яһүди Мәрдәкәй тагын бер абруйлы хат язып җибәрделәр. 30Тынычлык вә иминлек теләп язылган хатлар Ахашверош патшалыгының йөз егерме җиде өлкәсендә яшәүче барлык яһүдиләргә юлланды. 31Яһүдиләр үзләре һәм балалары өчен ураза тоту һәм кайгы көннәрен билгеләп куйган кебек, яһүди Мәрдәкәй белән Эстер мәликә язганча, Пурим көннәре дә билгеләнгән вакытта үткәрелергә тиеш иде. 32Пурим бәйрәме турындагы кагыйдәләр, шулай итеп, Эстернең әмере нигезендә расланып, китапка язып куелды.

Copyright information for TatIBT15