‏ Esther 10

Мәрдәкәйнең патшадан соң иң зур түрә булуы

1Шушы хәлләрдән соң Ахашверош патша коры җирләрдә һәм диңгез утрауларында яшәүчеләргә ясак салды. 2Патшаның кодрәте һәм көче, патша югары күтәргән Мәрдәкәйнең бөеклеге хакында тулы мәгълүмат Мадай һәм Фарсы патшаларының елъязмаларына теркәлде. 3Үзенең халкы өчен игелекле эшләр кылучы, кавеменең иминлеген кайгыртучы, Ахашверош патшадан кала илдә иң зур түрә булган яһүди Мәрдәкәй яһүдиләр арасында дәрәҗәле кеше һәм күп санлы кардәшләренең яраткан углы иде.

Copyright information for TatIBT15