‏ Esther 3

Һәмәннең явыз ният коруы

1Бу хәлдән соң Ахашверош патша Агаг
…Агаг нәселеннән… – Агаг һәм аның нәселе яһүдиләр белән дошмани мөнәсәбәттә яшәгәннәр.
нәселеннән Һамдата углы Һәмәнне югары күтәрде, аның урынын үз хезмәтендәге барлык түрәләрнекеннән югарырак куйды.
2Патша капкасы төбендә булган барлык сарай әһелләре, Һәмән алдында чүгеп, йөзләре белән җиргә кадәр иелделәр, чөнки патшаның әмере шундый иде. Әмма Мәрдәкәй чүкмәде дә, башын да җиргә кадәр имәде. 3Патша капкасы төбендәгеләр Мәрдәкәйдән:

– Ни өчен син патша әмерен үтәмисең? – дип сорадылар.

4Алар һәркөн аңа шуны тукып тордылар, ә ул аларның сүзләренә колак та салмады. Шуннан алар, Мәрдәкәй үз сүзендә торырмы-юкмы икәнлеген белү өчен, моны Һәмәнгә җиткерделәр (Мәрдәкәй үзенең яһүдиләрдән булуын аларга белдергән иде инде).

5Мәрдәкәй аның алдында тез чүкмәгәнне һәм баш имәгәнне күргәч, Һәмәннең бик нык ачуы чыкты. 6Әмма бары тик Мәрдәкәйгә генә кул салу аңа артык вак эш булып күренде. Мәрдәкәйнең нинди кавемнән булуын белгәнгә, Ахашверош патшалыгындагы барлык яһүдиләрне, ягъни Мәрдәкәй халкын, ул кырып бетерергә уйлады.

7Ахашверош хакимлегенең уникенче елында, беренче айда (Нисан аенда), кайсы көнгә һәм кайсы айга төшәр дип, Һәмән алдында «пур», ягъни жирәбә салдылар, һәм жирәбә уникенче айга (Адар аена) төште.

8Һәмән Ахашверош патшага әйтте:

– Синең патшалыкның барлык өлкәләрендә халыклар арасына таралып-сибелеп яшәгән бер кавем бар, – диде. – Ул кавемнең кануннары башка барлык халыкларныкыннан үзгә – алар патша чыгарган кануннарны үтәмиләр. Шуңа күрә син аларны болай гына калдырырга тиеш түгел.
9Әгәр патша мәгъкуль күрсә, бу кавемне юк итү өчен әмер бирсен. Патшаның әмерен башкару эшенә мин патша казнасына ун мең талант
Талант – 30 кг.
көмеш кертер идем.

10Патша үзенең мөһер йөзеген бармагыннан салды да аны яһүдиләрнең дошманына – Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәнгә бирде, 11аннары аңа:

– Бу көмешне һәм Яһүдә халкын сиңа тапшырам. Ул халык белән ни теләсәң, шуны эшлә, – диде.

12Беренче айның унөченче көнендә патша кәтипләре чакырылды; алар, Һәмән әмер иткәнчә, патша түрәләренә, барлык өлкәләрнең идарәчеләренә һәм барча халыкларның башлыкларына һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә Ахашверош патша исеменнән боерык язып, бу боерык патша йөзеге белән мөһерләнде. 13Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә «Яһүдиләр һәммәсе – яше-карты, бала-чагасы һәм хатын-кызы – бер көн эчендә үтерелергә, кырып бетерелергә, юкка чыгарылырга, ә мөлкәтләре таланырга тиеш», дигән хатлар чапкыннар аша патшалыктагы барлык өлкәләргә таратылды. 14Барча кавемнәр шушы көнгә әзер булып торсын өчен, канун көченә ия булган әмернең күчермәсен һәрбер өлкәдә, һәрбер кавемгә игълан итәргә тиеш иделәр.

15Патша әмерен үтәргә ашыгып, чапкыннар юлга чыктылар. Башкала Шушанда әмерне игълан иткәннән соң, шәһәр халкы аптырап калды. Ә патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар.

Copyright information for TatIBT15