Ezekiel 1
Раббы шөһрәтенең балкышы
1Утызынчы елда ▼▼ Утызынчы елда… – моны «Утызынчы яшем белән барганда» (утыз яше тулганнан соң, Яхәзкылга рухани хезмәтен башкарырга мөмкин булган) яки «Йошия патшаның Изге йортта Аллаһыга гыйбадәт кылуны яңартып җибәрүенең утызынчы елында» дип тә аңларга мөмкин.
, дүртенче айның бишенче көнендә Яһүдә сөргенчеләре белән Кебар елгасы буенда көн күргәндә, күк капусы ачылып, миңа Аллаһыдан күренеш иңде. 2Айның бишенче көнендә (Яһояхин патша куылганның бишенче елы иде бу) 3миңа, Бузи углы рухани Яхәзкылга, Кебар елгасы буенда, килданиләр ▼▼ Килданиләр – ягъни бабиллеләр.
җирендә, Раббы сүзе килеп иреште. Үз өстемдә мин Раббының кулын тойдым. 4Мин төньяктан килгән көчле давылны – зур болыт вә ялкынланып янган утны, шул ут тирәсендәге балкышны күрдем. Ут уртасында дөрләп тимер яна сыман иде; 5ут эчендә җанварны хәтерләткән дүрт тере зат күренә, аларның кыяфәте адәмгә охшаган. 6Һәрберсенең дүрт йөзе, дүрт канаты бар. 7Аяклары төз, табаннары исә бозауныкы кебек, ышкып чистартылган бакыр сыман ялтырап тора. 8Канатлары астында, дүрт якта, кеше куллары күренә. Дүртесенең дә йөзләре, канатлары бар; 9канатлары бер-берсенә тиеп тора; әлеге затлар барганда борылмадылар, үз алларына гына карап атладылар. 10Аларның һәрберсендә кеше йөзе иде, уң якта – арыслан йөзе, сул якта – үгез йөзе, шулай ук бөркет йөзе дә күренә иде. 11Йөзләре әнә шундый иде. Һәрберсенең ике канаты өскә караган булып, алар янәшәдәге җан ияләренең канатына тиеп тора, канатның икесе исә тәннәрен каплаган. 12Алар һәрберсе үз алдына карап атлый иде; Рух кая барырга теләсә, алар шул якка атлады; барганда борылмадылар. 13Бу затларның кыяфәте янып торган күмер сыман, ялкын сыман иде; әлеге затлар арасында ут йөри, ул яп-якты, ә ут эченнән яшен яктысы чыга. 14Затлар, яшен ялтыраган сыман, арлы-бирле атылып йөрделәр. 15Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды. 16Тәгәрмәчләр җемелдәп торган хризолит сыман иде, төзелешләре дә дүртесенеке бертөрле: бер тәгәрмәч икенчесе эчендә утыра сыман. 17Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр. 18Тәгәрмәч коршаулары биек вә куркыныч; дүрт тәгәрмәчнең дә коршаулары тоташтан күз белән тулган иде. 19Затлар кузгалганда, алар янындагы тәгәрмәчләр дә кузгалды, затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелде. 20Рух кая барырга теләсә, затлар да шунда атлады, һәм алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде. 21Затлар барганда, тәгәрмәчләр дә барды; затлар тик торганда, алар да туктап калды; затлар җирдән күтәрелгәндә, алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде. 22Затларның баш өстендә гөмбәз сыман нәрсә булып, баш очындагы җәйрәп яткан ул гөмбәз бәллүрдәй җемелдәп тора иде. 23Аларның гөмбәз астында җәелгән икешәр канаты бер-берсенә тиеп тора, ә калган икесе тәннәрен каплаган. 24Алар барган чагында, зур сулар шаулаган сыман, Кодрәт Иясе тавышы сыман, гаскәр шавы сыман көчле тавыш – аларның канат кагуын ишеттем мин; туктаган чакта исә, әлеге затлар канатларын салындыра иде. 25Туктап, канатларын салындырган чакта, аларның баш очындагы гөмбәз өстеннән тавыш килә иде. 26Аларның баш очындагы гөмбәз өстендә зәңгәр якуттан тәхет кебек әйбер бар иде; тәхеттә исә кешегә охшаган Зат утыра. 27Әлеге Затның билдән югары өлеше ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман, билдән түбән өлеше исә янып торган ут кебек булып, аңардан тирә-якка балкыш-нур тарала иде. 28Тирә-яктагы ошбу балкыш яңгырлы көндә болытлар өстендәге салават күпере сыман иде. Әлеге күренеш Раббының балкып торган шөһрәте иде. Моны күреп, мин йөзем белән җиргә капландым һәм бер тавыш ишеттем.
Copyright information for
TatIBT15