Ezekiel 10
Балкып торган Раббы шөһрәтенең Үз йортыннан китүе
1Шунда мин керубимнәрнең баш өстендәге гөмбәздән югарырак торган, зәңгәр якуттан ясалган тәхет сыман бер нәрсә күреп алдым. 2Һәм Раббы киндер күлмәкле кешегә: – Керубимнәрдән астарак урнашкан тәгәрмәчләр арасына кер дә, керубимнәр арасындагы көйрәп торган күмерне учлап алып, шәһәр өстенә ыргыт, – диде. Һәм ул кеше минем күз алдымда кереп китте. 3Керубимнәр исә, теге кеше кергәндә, Аллаһы йортының көньягында иде, шул чагында эчке ишегалдын болыт каплап алды. 4Раббының балкып торган шөһрәте, керубимнәр өстеннән күтәрелеп, йортның бусагасына күчкән иде; йорт эче – болыт белән, ишегалды исә Раббы шөһрәтенең балкышы белән тулган иде. 5Керубимнәрнең канат каккан тавышы, Кадир Алла өн салган сыман, хәтта тышкы ишегалдында да ишетелеп торды. 6Киндер күлмәкле кешегә Раббы: – Керубимнәр яныннан, тәгәрмәчләр арасыннан ут ал, – дип кушкач, ул кеше тәгәрмәчләр янына кереп басты. 7Керубимнәрдән берсе, алар арасындагы утка кулын сузып, киндер күлмәкле кешегә учлап күмер алып биргәннән соң, әлеге кеше чыгып китте. 8Керубимнәрнең канат астында кешенеке сыман куллар күренә иде. 9Шулчакны мин керубимнәр янында торган дүрт тәгәрмәч күрдем. Һәркайсы янында берәр тәгәрмәч, тәгәрмәчләр хризолит ташы сыман иде. 10Һәр дүрт тәгәрмәч бер-берсенә охшаган булып, тәгәрмәч эчендәге тәгәрмәч сыман иде. 11Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр; алгы тәгәрмәч кай тарафка караса, тәгәрмәчләр борылмыйча шул тарафка таба бара иде. 12Аларның бөтен тәне, аркалары, куллары, канатлары, тәгәрмәчләре тоташтан күз белән тулган; дүрт тәгәрмәчендә дә күзләр бар иде. 13Мин аларның «бөтерелә торган тәгәрмәчләр» дип аталуын ишеттем. 14Һәр керубимнең дүрт йөзе бар иде: берсе – керубим йөзе, икенчесе – кеше йөзе, өченчесе – арыслан һәм дүртенчесе – бөркет йөзе. 15Керубимнәр күтәрелеп китте. Болар мин Кебар елгасы буенда күргән затлар иде. 16Керубимнәр барган чакта, яннарындагы тәгәрмәчләр дә бара иде; керубимнәр җирдән күтәрелер өчен канатларын җәйгәндә, тәгәрмәчләр дә алардан аерылмады. 17Керубимнәр тик торган чакта, алар да тик торды; алар кузгалганда, тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы аларда иде. 18Раббының балкып торган шөһрәте, Үз йорты бусагасыннан китеп, керубимнәрнең өстендә туктап калды. 19Керубимнәр, минем күз алдында канатларын җәеп, җирдән күтәрелделәр; алар белән бергә яннарындагы тәгәрмәчләре дә китте; алар Раббы йортының көнчыгыш капкасы янында туктап калдылар; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте алар өстендә булды. 20– 21– 22Болар мин Кебар елгасы буенда, Исраил Алласының аяк астында күргән затлар иде; һәрберсенең дүрт йөзе, дүртәр канаты, канатлары астында кешенеке сыман куллары булып, йөзләре дә мин Кебар елгасы буенда күргән йөзләр сыман иде; һәрберсе үз алдына гына карап атлый иде. Шуңа күрә мин аларның керубимнәр икәнлеген белдем.
Copyright information for
TatIBT15