‏ Ezekiel 12

Яхәзкыл – әсирлек вә курку билгесе

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Син фетнәчел халык арасында яшисең; аларның күзләре бар, ләкин күрмиләр, колаклары бар, ләкин ишетмиләр, чөнки алар фетнәчел халык. 3Ә син, адәм углы, сөргенгә китү өчен, үзеңә кирәкле әйберләрне әзерлә, көн уртасында алар күз алдында күченеп кит, алар күз алдында бүтән җиргә күчен; шуннан соң алар, бәлки, акылларына килерләр, гәрчә фетнәчел йорт булсалар да. 4Сөргенгә киткәндә кирәкле әйберләреңне көндез аларның күз алдында алып чык, үзең исә кичен аларның күз алдында чык, сөргенгә чыккан кебек чык. 5Аларның күз алдында диварны тишеп, әйберләреңне шуннан чыгар. 6Караңгы төшкәч, аларның күз алдында йөгеңне җилкәңә салып чык, җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки Мин сине Исраил халкына гаиптән хәбәр
Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирү билгесе итеп куйдым.

7Мин кушканны эшләдем: сөрген юлында кирәкле әйберләрне көндез алып чыктым, ә кичен, кулым белән диварны тишеп, йөгемне чыгардым да халыкның күз алдында җилкәмә күтәрдем.

8Иртән миңа Раббы сүзе килеп иреште:

9– И адәм углы! Фетнәчел Исраил халкы: «Син нәрсә эшлисең?» – дип сорамадымы синнән? 10Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Иерусалим хакименә вә андагы бөтен Исраил халкына кисәтү бу». 11Әйт аларга: «Мин сезнең өчен билге. Мин эшләгән нәрсә сезнең белән дә булачак: сез, әсир ителеп, сөргенгә китәрсез». 12Алар арасындагы хаким, караңгыда йөген иңенә күтәреп, яшерен генә юлга кузгалачак, чыгар өчен, диварны тишәчәк, йөзен куллары белән каплаячак, шуңа күрә кая барганын күрмәячәк. 13Мин аңа ятьмәмне салачакмын, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; Мин аны килданиләр җиренә, Бабилгә илтәчәкмен, ләкин ул аны күрмәячәк, шунда үлеп калачак. 14Ә хаким тирәсендәгеләрнең һәммәсен – иярченнәрен вә барлык гаскәрен җилләргә таратырмын, кылычымны кыныннан алып, аларны эзәрлекләп китәрмен. 15Үзләрен төрле халыклар арасына тараткач һәм төрле илләргә чәчкәч, алар Минем Раббы икәнемне белерләр. 16Кылган әшәкелекләре хакында үзләре яшәгән халыклар арасында сөйләсеннәр өчен, Мин аларның бик азын гына кылычтан, ачлыктан вә үләт чиреннән саклап калырмын; һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр.

17Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

18– И адәм углы! Ризыгыңны калтыранып аша, суыңны дерелдәп һәм борчулы хәлдә эч. 19Бу илдәге халыкка, Исраил җирендәге Иерусалимдә яшәүчеләр турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Ризыкларын алар хәвефләнеп ашарлар, суларын куркып кына эчәрләр, чөнки аларның җире анда яшәүчеләрнең мәрхәмәтсезлеге аркасында муллыктан мәхрүм ителер. 20Халык белән тулы шәһәрләр бушап калыр, җирләре чүлгә әйләнер; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».

Раббы сүзенең чынга ашуы

21Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

22– И адәм углы! Исраил җирендәге «Көннәр үтә тора, ә Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләр тормышка ашмый» дигән сүзләрегез – нинди гыйбарә ул? 23Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу гыйбарәне Мин юкка чыгарачакмын, Исраилдә андый сүзләр бүтән йөрмәячәк». Тагын аларга әйт: «Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләрнең тормышка ашачак көне якынлаша. 24Исраил халкына ялган күренешләр иңмәячәк, һәм күрәзәчелек булмаячак. 25Чөнки Мин, Раббы, әйтер нәрсәмне әйтәчәкмен; Мин әйткән сүзләр чынга ашачак, тоткарланмаячак; сезнең көннәрдә, фетнәчел йорт, әйткән сүземне Мин үтәячәкмен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

26Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

27– И адәм углы! Менә, Исраил халкы: «Аллаһыдан аңа иңгән күренеш күп көннәрдән гамәлгә ашачак – алда буласы заманнар турында пәйгамбәрлек итә ул», – ди. 28Шуңа күрә аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин әйткәннәрнең берсе дә тоткарланмаячак, Мин әйткән сүз чынга ашачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Copyright information for TatIBT15