Ezekiel 15
Йөзем агачы турындагы кинаяле хикәя
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Йөзем куагының бүтән агачлардан өстенлеге нидә? Йөзем ботагы – урмандагы агачларның берсе генә ул. 3Нинди дә булса әйбер ясар өчен, аны кисеп алалармы?! Берәр нәрсә элеп куяр өчен, аннан чөй ясыйлармы?! 4Менә, аны утка салалар; аның ике башын да ут ашый, уртасы да яна: берәр әйбер ясарга ярыймыни ул хәзер?! 5Әле бөтен хәлендә дә аннан әйбер ясап булмый иде; ә инде янып беткәч, аннан нәрсәдер ясап була димени?! 6Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Урманда үскән агачлар арасыннан йөзем ботагын алып, утка ыргыткан сыман, Иерусалимдә яшәүчеләрне дә Мин утка салырмын. 7Мин аларга каршы чыгармын – бер уттан качсалар, аларны икенче ут тотар. Аларга каршы чыккач, Минем Раббы икәнемне белерсез. 8Алар Миңа тугры булмаганга күрә, бу җирне чүлгә әйләндерермен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Copyright information for
TatIBT15