‏ Ezekiel 16

Иерусалим – хыянәтчел шәһәр

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Иерусалимгә аның әшәкелекләрен сөйләп күрсәт 3һәм аңа, Хуҗа-Раббы Иерусалимгә болай дип әйтә, диген: «Синең тамырың вә туган илең – кәнганиләр җирендә, синең атаң – амори, ә анаң – хитти кызы. 4Туган көнеңдә синең кендегеңне кисмәделәр, аруландыру өчен, тоз белән ышкымадылар, су белән юмадылар һәм биләүгә биләмәделәр. 5Миһербанлылык күрсәтеп боларны эшләр өчен, беркем дә сиңа кызганып карамады; сине кырга чыгарып ташладылар, туган көнеңдә сиңа җирәнеп карадылар.

6Яныңнан узып барган чакта, Мин, кан эчендә тыпырчынып ятканыңны күреп: „Яшә!“– дидем. Әйе, кан эчендә ятканда, Мин сиңа: „Яшә!“– дидем. 7Сине кыр үсемлекләре кебек үрчеттем, син үсеп буй җиткердең һәм бик матур асылташка әверелдең; күкрәкләрең тулышты, чәчләрең үсте; ләкин син шәрә идең, өстеңдә берни дә юк иде.

8Кабат яныңнан үткән чакта, сине күрдем Мин, бу синең мәхәббәтең чоры иде; Мин, өстемдәге киемемнең бер чабуын җәеп, шәрәлегеңне капладым; сиңа ант итеп, синең белән килешү төзедем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәм син Минеке булдың.

9Мин сине су белән коендырдым, каннарыңны юып төшердем һәм май белән майладым. 10Өстеңә парча кием кигездем, аягыңа күн башмак бирдем, тәнеңне нәфис җитен тукымага төрдем, башыңа ефәк яулык бөркәндердем. 11Сине асылташлар белән бизәдем: беләгеңә – беләзек, муеныңа муенса тактым. 12Борыныңа – боҗра, колагыңа – алка һәм башыңа бик матур таҗ кигездем. 13Син алтын вә көмеш әйберләр белән бизәндең. Киемең нәфис җитен, ефәк вә парчадан иде. Син сыйфатлы бодай оны, бал вә май ашадың. Гаҗәеп гүзәл идең син, патшаларча мәһабәт идең. 14Синең матурлыгың хакында халыклар арасында дан таралды, чөнки Мин биргән затлы киемнәрдә син бик тә гүзәл идең, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

15Ләкин син чибәрлегеңнән вә даныңнан файдаланып зина кыла башладың – үтеп баручы һәркемгә бирелеп фәхешлек иттең. 16Киемнәреңнең бер өлешеннән төрле төстәге калкулыклар ясадың һәм шунда беркайчан да булмаганча фәхешлек иттең. 17Мин сиңа биргән алтын-көмештән матур бизәнү әйберләре алып, үзеңә ир-ат сыннары ясадың һәм алар белән фәхешлек иттең. 18Аларга парча киемнәреңне кигездең һәм алларына Минем маемны вә хуш исле сумала-майларымны куйдың. 19Мин сиңа биргән ризыкларны – сыйфатлы бодай онын, майны вә балны, хуш исләр аңкытсын дип, алар алдына куйдың. Нәкъ әнә шулай булды, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

20Минем өчен тудырган угылларың вә кызларыңны ризык итеп пот-сыннарга корбан иттең син. Уйнашлык итүең генә җитмәгән идемени?! 21Син әле Минем угылларымны да, чалып, ут аша үткәрдең һәм аларга бирдең. 22Барлык шушы әшәкелекләрне эшләгәндә, фәхешлек иткәндә, син үзеңнең яшь вакытыңны – кан эчендә тыпырчынган, шәрә, киемсез чагыңны исеңә дә төшермәдең.

23Аһ! Кайгы сиңа! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Барлык шушы явызлыкларыңнан тыш, 24һәр мәйданда син үзеңә өем өйдең – гыйбадәт кылу өчен калкулык ясадың. 25Һәртөрле юл чатында, үзеңә калкулыклар ясап, матурлыгыңны хур иттең. Үтеп барган һәркемгә бирелдең һәм шулай итеп фәхешлек итүеңне арттырдың. 26Үзеңнең күршеләрең – азгын Мисыр угыллары белән фәхешлек иттең, Минем ачуымны чыгарып, һаман күбрәк аза бирдең. 27Шуңа күрә Мин, кулымны сиңа таба юнәлтеп, өлешеңне киметтем, сине күрәлмаучы пелешти кызларының ихтыярына бирдем, синең йөгәнсезлегең өчен алар оялдылар. 28Син Ашшур угыллары белән дә фәхешлек иттең, чөнки туя белмәдең; алар белән зина кылдың, ләкин канәгатьләнү алмадың. 29Сәүдәгәрләр җирендәге килданиләр белән дә фахишәләрчә кыландың, ләкин аннан да канәгатьлек тапмадың.

30Йөгәнсез фахишә кебек шушыларны эшләгәндә, йөрәгең бик тә көчсез булды синең! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 31Һәртөрле юл чатында өем өйгәндә, һәр мәйданда калку жирләр ясаганда, син фахишәдәй булмадың, чөнки бүләкләрдән баш тарта идең: 32син үз ире урынына чит ирләрне кабул иткән зиначы хатын кебек булдың. 33Барлык фахишәләргә бүләк бирәләр, син исә барлык сөяркәләреңә үзең ярарга тырышып, һәр тарафтан синең янга фәхешлек итәргә килсеннәр өчен, аларга үзең бүләк бирә идең. 34Синең фәхешлегеңдә хатын-кызлар белән була торган хәлләрнең киресе булды: синең арттан йөрмәделәр, син үзең бүләк бирә идең, ә сиңа бүләк бирмәделәр; башкалардан син шулай аерылып тордың».

35Шуңа күрә Раббы сүзен тыңла, фахишә! 36Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Азгынлыкка бирелгәнең һәм, фәхешлек иткәндә, сөяркәләрең алдында шәрәлегең ачылган өчен, әшәке потларың вә син аларга биргән угылларыңның каны өчен 37Мин синең барлык сөяркәләреңне: син ләззәт алган, яраткан һәм шулай ук күрәлмаганнарны – һәммәсен дә һәр яктан бергә җыеп алып, шәрәлегеңне ачып күрсәтәм, алар синең хурлыкка калуыңны күрәчәк. 38Мин сине зиначы хатыннарны вә кеше канын түгүчеләрне хөкем иткән кебек хөкем итәчәкмен һәм көнчелегемнән ярсып үлемгә тартачакмын. 39Мин сине сөяркәләрең кулына тапшырачакмын, алар синең өемнәреңне туздырачак, калкулыкларыңны җимерәчәк, өстеңнән киемеңне салдырып, бизәнү әйберләреңне тартып алачак һәм сине шәрә калдырачак. 40Сиңа каршы гавамны җыеп, алар сине таш атып үтерәчәк, кылычлары белән тураклаячак. 41Йортларыңны яндырып, күп санлы хатыннар алдында сиңа җәза бирәчәк. Мин синең фәхешлегеңә чик куячакмын, һәм син инде бүләкләр бирмәячәксең. 42Сиңа булган ачуым кангач һәм көнчелек ярсуым басылгач, Мин тынычланырмын һәм бүтән сиңа ачуланмам. 43Үзеңнең яшь чагыңны искә алмаган һәм кылган гамәлләрең белән ачуымны чыгарган өчен, менә, шул гамәлләреңне үз башыңа кайтарачакмын, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Эшләгән әшәкелекләреңә өстәп, син азгынлыкка да бирелмәдеңме әллә?!

44Гыйбрәтле мәкальләр белән сөйләүче һәркем синең хакта: „Анасы нинди булса, кызы да шундый“, – дип әйтәчәк. 45Ирен вә балаларын санламаган анаң һәм кыз туганнарыңа охшагансың син. Анагыз – хитти, атагыз – амори халкыннан. 46Синең олы апаң – Самарея, ул үзенең кызлары белән синнән төньякта, ә сеңлең Сәдүм үз кызлары белән синнән көньякта яши. 47Син, алар юлыннан барып, аларның әшәкелекләрен кабатлап кына калмадың, син бар яктан да алардан азгынрак булып чыктың. 48Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – синең сеңлең Сәдүм вә аның кызлары син һәм синең кызларың эшләгәнне эшләмәде.

49Сеңлең Сәдүмнең вә аның кызларының гөнаһы менә нәрсәдә иде: алар тәкәббер, ваемсыз-тук булдылар һәм кайгысыз яшәделәр, ә ярлыларга вә мохтаҗларга исә ярдәм итәргә теләмәделәр. 50Алар, һаваланып, Минем күз алдымда әшәкелекләр эшләделәр, шуңа күрә, күргәнеңчә, Мин аларны һәлак иттем. 51Самарея син кылган гөнаһларның яртысын да кылмады – әшәкелек эшләү ягыннан син аңардан уздырып җибәрдең; син кылганнар белән чагыштырганда, апаң вә сеңлеңне тәкъва дип санарга мөмкин. 52Туганнарыңны шулай итеп аклагач, хәзер инде хурлык тамгасын үзеңдә йөрт. Син кылган гөнаһлар алар гөнаһыннан җирәнгечрәк булганга, алар синнән тәкъварак күренә. Оятыңнан кызарып, хурлык тамгасын йөрт, чөнки синең янда апаң белән сеңлең тәкъварак күренә.

53Шуңа да карамастан Мин Сәдүмгә вә аның кызларына, Самареягә вә аның кызларына һәм алар белән бергә сиңа да имин тормыш кайтарырмын. 54Кылган гамәлләрең өчен оятыңнан кызарып, үзеңдә хурлык тамгасын йөртсен һәм шуның белән аларга юаныч булсын өчен, шулай эшлим Мин моны. 55Синең туганнарың Сәдүм вә Самарея үзләренең кызлары белән элекке хәленә кайтачак; син дә үз кызларың белән элекке хәлеңә кайтачаксың. 56 57Явызлыгың ачылганга кадәр һаваланып йөргән көннәреңдә туганың Сәдүмне мыскыллап телгә алмадыңмыни?! Ә хәзер син үзең Арам кызлары вә аның күршеләре, пелешти кызлары, сиңа җирәнеп караган бөтен тирә-яктагылар алдында адәм көлкесенә калдың. 58Үзеңнең азгынлыгың, әшәкелекләрең өчен хәзер газап чик», – дип белдерә Раббы.

59Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Килешүне бозып антыңны үтәмәгән өчен, кылган гамәлләреңә карап, Мин синең белән шулай эшлим. 60Алай да Мин, яшь чагыңда синең белән беркеткән килешүне искә төшереп, синең белән мәңгелек килешү төзим. 61Син үзеңнең йөргән юлларыңны исеңә төшерәчәксең, һәм, апа-сеңелләреңне үзеңдә кабул иткәндә, сиңа оят булачак. Мин аларны сиңа кызларың итеп бирәчәкмен, әмма Мин моны синең белән төзегән килешүем хакына эшләмим. 62Синең белән килешүне кабат төзим Мин, һәм шунда син Минем Раббы икәнемне белерсең. 63Мин гафу иткәннең соңында кылган гамәлләреңнең һәммәсен син исеңдә тотсын, оятыңнан кызарсын һәм моннан ары хурлыгыңнан авызыңны да ачарга кыймасын өчен эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Copyright information for TatIBT15