Ezekiel 19
Исраил хакимнәре турындагы кайгы җыры
1Исраил хакимнәре турында син кайгы җыры җырла 2һәм әйт: «Арысланнар арасында нинди арыслан иде синең анаң!Яшь арысланнар арасында яшәп үстерде ул үзенең балаларын.
3Үзенең бер баласын үстерде ул;
һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч,
үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.
4Халыклар аның хакында ишеттеләр,
һәм арыслан алар казыган чокыр-тозакка төште,
аны ыргаклар белән Мисыр җиренә илттеләр.
5Бераз көткәннән соң,
өметенең юкка чыгуын күреп,
ана арыслан икенче баласын яшь арыслан итеп үстерде.
6Яшь арыслан булып җитешкәч,
башка арысланнар белән бергә эзләнеп йөри башлады ул,
үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.
7Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде;
аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды.
8Күрше өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы баш күтәрде
һәм өстенә ятьмә ыргытты – ул аларның тозагына килеп капты.
9Аны, ыргаклар белән эләктереп, читлеккә утырттылар
һәм Бабил патшасына илттеләр;
Исраил тауларында тавышы бүтән ишетелмәсен дип,
аны биктә тоттылар.
10Синең анаң су буена утыртылган йөзем агачы кебек иде:
су мул булганга, җимешне ул күп бирде,
ботаклары да байтак иде.
11Нык ботаклары хөкемдар таягы булырдай иде,
куе яфраклары арасыннан югарыга үрләде;
үзенең биеклеге, ботакларының күплеге белән аерылып торды ул.
12Аны, ярсуланып, тамыры белән йолкып алдылар,
җиргә ыргыттылар;
көнчыгыш җиле аны киптерде,
җимешләре киселде аның;
нык ботаклары корыды – аларны ут яндырды.
13Ә хәзер аны чүлгә,
коры вә сусыз җиргә күчереп утырттылар.
14Һәм аның кәүсәсеннән чыккан ут җимешләрне яндырды,
хөкемдар таягы булырдай нык ботаклар анда калмады».
Кайгы җыры бу һәм кайгы җыры булып җырлансын да.
Copyright information for
TatIBT15