‏ Ezekiel 2

Раббының Яхәзкылны пәйгамбәрлеккә чакыруы

1Ул миңа:

– И адәм углы! Аягүрә торып бас, Минем сиңа әйтер сүзем бар, – диде.

2Ул сөйләгән чагында миңа Рух иңеп, аягыма бастырды, һәм мин Аның әйткәннәрен ишеттем. 3Ул миңа:

– И адәм углы! Мин сине исраилиләр янына, Миңа каршы баш күтәргән буйсынмас халык янына җибәрәм; алар үзләре вә аларның ата-бабалары Минем алдымда бүгенге көнгәчә хыянәтчеләрдер.
4Бу кешеләр үзсүзле, аларның йөрәкләре кире; Мин сине алар янына җибәрәм, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең. 5Сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар фетнәчел йорт), алар арасында пәйгамбәр барлыгын белеп торсыннар. 6Ә син, адәм углы, курыкма алардан, сүзләреннән дә курыкма. Алар синең тирә-ягыңда күгән куагы вә чәнечкеле үлән кебек булса да, чаяннар арасында яшәгән кебек булсаң да, аларның сөйләгән сүзләреннән курыкма һәм аларның йөзләрен күреп каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт; 7сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар киребеткән адәмнәр), аларга Мин әйткән сүзләрне җиткер. 8Ә син исә, адәм углы, Мин сиңа әйткәннәрне тыңла; шул фетнәчел йорт сыман үҗәт булма; авызыңны ач та Мин сиңа бирәчәк ризыкны йот.

9Шулвакыт мин үземә таба сузылган кулны һәм шул кулдагы кулъязма төргәген күрдем. 10Ул аны минем алдымда ачып куйды, төргәкнең эчке ягында да, тышкы ягында да елау, сыкрау вә кайгы турында язылган иде.

Copyright information for TatIBT15