Ezekiel 23
Уйнашчы кыз кардәшләр
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Бер ананың ике кызы бар иде. 3Алар яшьли үк Мисырда фәхешлек иттеләр; анда аларның күкрәкләрен иркәләделәр, гыйффәтле имиләрен изделәр. 4Кызларның олысын Оһола, кечесен Оһолиба дип йөрттеләр. Алар Минеке иделәр, угыл вә кызлар тудырдылар. Оһоланы – Самарея, Оһолибаны Иерусалим дип атыйлар иде. 5– 6Минеке булуга карамастан, Оһола фәхешлек итте, үзенең сөяркәләренә, ашшурлы сугышчыларга – зәңгәр төстәге киемнәр киеп йөрүче башлык вә хакимнәргә нәфесе төште. Алар барысы да – чибәр егетләр вә атлы җайдаклар. 7Ашшурның барлык күренекле угылларына фахишә булды, сөяркәләренең потлары белән үзен нәҗесләде ул. 8Яшь чагыннан ул Мисыр сөяркәләре белән йоклады, алар аның гыйффәтле имиләрен изде, үз шәһвәтләрен канәгатьләндерде. Шуннан бирле ул фәхешлек итүне ташламады. 9Шуның өчен Мин аны сөяркәләре – үзе яраткан Ашшур угыллары кулына бирдем. 10Алар, аны чишендереп, угыл вә кызларын тартып алдылар, ә үзен кылыч белән чабып үтерделәр. Аңа җәза бирделәр, һәм хатын-кыз арасында ул йөз карасына әйләнде. 11Ә аның сеңлесе Оһолиба боларны күреп торды, апасыннан ул азгынрак булып чыкты һәм күбрәк фәхешлек кылды. 12Ашшур угылларына – башлыкларга, хакимнәргә, баштанаяк коралланган сугышчыларга, атка атланып йөрүче җайдакларга аның нәфесе төште – алар барысы да чибәр егетләр иде. 13Мин аның үзен нәҗесләвен, икесенең дә йөргән юллары бер булуын күрдем. 14Кызларның монысы тагын да күбрәк фәхешлек кылды. Диварда кызыл буяулар белән ясалган килдани ирләрнең сурәтләрен, 15билләренә пута буган, зиннәтле баш киемнәре кигән, килданиләр җирендә, Бабилдә туып үскән гаскәр башлыкларын хәтерләткән сурәтләрне күрде ул. 16Бер карауда ук аның нәфесе төште һәм килданиләр җиренә ул илчеләрен җибәрде. 17Шуннан соң Бабил угыллары аның ятагына килделәр, аның белән уйнашлык кылып, аны нәҗесләделәр. Нәҗесләнгәннән соң, үзенең үк алардан гайрәте чикте. 18Ул ачыктан-ачык фәхешлек итә һәм аның шәрәлеге ачыла башлагач, бертуган апасыннан гайрәтем чиккән кебек, сеңлесеннән дә гайрәтем чикте Минем. 19Һәм ул, яшь чагында Мисыр җирендәге фәхешлеген искә төшереп, тагын да күбрәк азына башлады. 20Әгъзалары ишәкнеке, ә дәртләре атныкы кебек булган сөяркәләрне яратты ул анда. 21Шулай итеп, яшь чагыңда мисырлылар синең имиләреңне иркәләгәнне һәм яшь күкрәгеңне изгәнне – шул уйнашлык итүеңне сагынып искә төшерә идең. 22– 23Шуңа күрә, Оһолиба, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Синең гайрәтең чиккән сөяркәләреңне Мин сиңа каршы котыртам һәм Бабил угылларын вә барлык килданиләрне, Пыкод, Шоа вә Коа угылларын, алар белән бергә чибәр Ашшур егетләрен төрле яктан синең каршыңа китерәм. Алар барысы да – башлыклар вә хакимнәр, күренекле гаскәр башлыклары, оста җайдаклар. 24Алар сиңа каршы корал, сугыш арбалары һәм олаулар белән, күп санлы халкын ияртеп киләчәкләр, зур вә кечкенә калканнар тотып, очлымнар киеп, сине уратып алачаклар; сине алар хөкеменә тапшырам, алар сиңа үз хөкемнәрен чыгарачак. 25Көнче ир кебек ачуымны сиңа юнәлтәм, һәм алар сине аяп тормаячак: борының белән колакларыңны кисеп алачак, калган кешеләрең исә кылычтан һәлак булачак; угылларың белән кызларыңны алып китәчәкләр, исән калганнарны ялкын ашаячак; 26өстеңнән киемеңне, бизәнү әйберләреңне салдырып алачаклар. 27Мисыр җирендә башланган азгынлыгыңа, фәхешлегеңә Мин чик куячакмын, шул гадәтләреңә бүтән күтәрелеп тә карамассың, Мисырны искә дә алмассың». 28Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сине үзең күрәлмаган, гайрәтең чиккән кешеләр кулына бирәм. 29Сине аямаслар, хезмәт итеп тапкан малыңны алар тартып алырлар, сине шәрә, ялангач калдырырлар, һәм, фәхешлегең ачылып, син хур булырсың. Азгынлыгың, фәхешлегең 30сине шушы хәлгә төшерде, чөнки син чит халыклар белән уйнашлык иттең һәм аларның потлары белән үзеңне нәҗесләдең. 31Син апаң юлыннан киттең, шуңа күрә кулыңа аның касәсен тоттырам». 32Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Син апаң эчкән зур, тирән касәдән эчәрсең,мәсхәрә булырсың, көлкегә калырсың,
чөнки касәң тирән.
33Исерерсең һәм кайгыга батарсың;
һәлакәт вә бөлгенлек – апаң Самарея касәсе ул!
34Син касәңне төбенә кадәр эчәрсең
һәм чәлпәрәмә китереп ватарсың;
кайгыдан күкрәгеңне төярсең.
Моны Мин әйттем», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
35Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мине онытканга, Миннән ваз кичкәнгә күрә, азгынлыгың һәм фәхешлегең өчен тиешле җәзасын ал!» 36Раббы миңа тагын болай диде: – И адәм углы! Оһола белән Оһолибаны хөкем итәсең килсә, аларга эшләгән әшәкелекләрен белдер. 37Алар бит зина кылдылар, һәм куллары канга батты. Алар үзләренең потлары белән зина кылдылар, Минем өчен тудырган угылларын, потларга азык итәр өчен, ут аша үткәрделәр. 38Алар миңа каршы бер үк көндә менә нәрсә эшләделәр: Минем изге йортымны нәҗесләделәр һәм шимбә көннәремне боздылар. 39Балаларын потларга корбан иткән көндә алар, Минем изге йортыма кереп, аны нәҗесләделәр; менә нәрсә эшләделәр алар Минем өемдә! 40Алар хәтта, үзләренең илчеләрен җибәреп, еракларда яшәгән кешеләрне чакыртып китерделәр, юынып, күзләренә сөрмә тартып, бизәнү әйберләрен тагып, аларны каршы алдылар, 41өстәл янына куелган матур кәнәфигә утырып, табынга Минем хуш исле сумала-майларымны куйдылар. 42Әйләнә-тирәдә кәеф-сафа коручыларның тавышлары яңгырап торды, чүлдән алар янына эчкечеләр белән бергә байтак кеше килеп, апалы-сеңелле икесенең дә кулларына беләзекләр, башларына матур таҗлар кидерделәр. 43Шуннан Мин азгынлыктан арыган сеңелләрнең берсе турында: «Алар аның белән фахишә белән эш иткәндәй мөгамәлә кылсыннар!» – дидем. 44Һәм алар аның белән уйнашлык иттеләр, фахишәләр белән йоклагандай, азгын Оһола һәм Оһолиба белән йокладылар. 45Тәкъва ирләр аларга хөкем оештырыр; аларны зина кылучы һәм кан коючыларны хөкем иткән кебек хөкем итәрләр, чөнки алар зиначылар, һәм куллары да канлы. 46Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Котларын алып таласыннар өчен, аларга каршы халыкны җыеп китер. 47Гавам аларны таш атып тукмар, кылыч белән тураклар, угыл вә кызларын үтерер, йортларын яндырыр. 48Бу җирдә Мин азгынлыкка шушылай итеп чик куярмын, бар хатыннар моннан сабак алыр, сезнең кебек йөгәнсез гамәлләр кылмас. 49Азгынлык өчен тиешле җәзасын алырсыз, потларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен дә җәзасыз калмассыз, һәм шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».
Copyright information for
TatIBT15