Ezekiel 27
1Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 2– Син, адәм углы, Сур хакында кайгы җыры җырла, 3диңгез капкасы янында урнашкан, күп кенә утраулардагы халыклар белән сәүдә итүче Сурга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Әй Сур, син: „Мин – тиңсез гүзәл“, – дип әйтәсең.4Ачык диңгез синең йортың булды;
осталарың синең гүзәллекне камил дәрәҗәгә җиткерде;
5такталарың Сенирдәге кипаристандыр;
мачтаң синең Ливан эрбетеннәндер.
6Ишкәкләрең Башан имәненнән ясалды;
кораб идәне, фил сөяге белән бизәлеп,
киттиләр утравында үскән кипарис агачыннан түшәлде.
7Синең җилкәннәрең вә әләмең
Мисырның чигелгән нәфис җитененнәндер;
алар синең әләм кебек булды,
Элиша утравыннан китертелгән зәңгәр, җете кызыл тукымалар
сиңа япма булды.
8Сидун белән Арвад кешеләре синдә ишкәкчеләр иде,
җитез егетләрең, и Сур, корабыңны йөртте;
9Гәбалның тәҗрибәле балта осталары җөйләреңне сүсләде.
Һәртөрле корабларда килгән диңгезчеләр синдә сату-алу иттеләр.
10 Фарсы, Луд, Пут егетләре синең гаскәреңдә сугышчылар булды,
диварыңа калкан вә очлымнар элеп, сиңа мәһабәтлек өстәде.
11Арвад, Хәйлех угыллары – диварларың тирәсендә,
Гәммәд кешеләре манараларың өстендә торды;
диварларга алар үзләренең калканнарын элде;
синең гүзәллекне алар камил дәрәҗәгә җиткерде.
12Син искиткеч бай идең, шуңа күрә Таршиш шәһәре синең белән сату итте, сиңа көмеш, тимер, аккургаш вә кургаш белән түләде. 13Яван ▼
▼ Яван – Грециянең борынгы атамасы.
, Түбәл вә Мешех синең белән сәүдә иттеләр, әйберләреңә алмашка коллар вә бакыр савыт-саба бирделәр. 14Бәйт-Түгәрмәдән синең әйберләрең өчен йөк атлары, сугыш атлары, качырлар китерделәр. 15Синең белән Дедан угыллары сәүдә итте; утраулардагы күп илләр синең белән әйбер алмашты, түләр өчен, сиңа фил сөяге вә кара агач китерде. 16Күп әйберләр җитештергәнгә, синең белән арамиләр алыш-биреш итте; әйберләрең өчен алар фирәзә, җете кызыл тукыма, парча тукыма, нәфис җитен, мәрҗән, якут белән түләде. 17Синең белән Яһүдә, Исраил җире сәүдә итте; әйберең өчен Миннит бодае, татлы ризык, бал, май, бәлзәм бирде алар. 18– 19Күп әйберләр җитештергәнгә, байлыгың бик зур булганга, Дәмәшекъ сиңа Хилбун шәрабы, Сәхәр йоны, Узалның мичкәле шәрабы белән түләде. Алар синең әйберләреңне чүкелгән тимер, кассия ▼▼ Кассия – күпьеллык куак.
вә хуш исле камышка алмаштырды. 20Дедан сиңа ат ябулары сатты. 21Гарәпләр җире һәм Кыдардагы барлык хакимнәр синең белән әйбер алмашты; алар сиңа сарык бәрәннәре, тәкәләр вә кәҗәләр китерде. 22Шеба вә Рагмадан килгән сәүдәгәрләр синең әйберләреңә алмашка хуш исле тәмләткечләр, асылташлар, алтын бирделәр. 23Синең белән Харан, Каннә, Эден, Шеба сәүдәгәрләре, Ашшур вә Килмад сату-алу итте. 24Синдә алар кыйммәтле киемнәр, зәңгәр төстәге һәм парча тукымалар, ишелгән нык бау белән беркетелгән чуар келәмнәрен саттылар. 25Таршиш кораблары синең малыңны йөртүчеләр булды. Диңгез упкыннары өстеннән авыр йөкләр төяп йөрттең син.26Ишкәкчеләрең сине зур суларга алып керде;
көнчыгыш җиле сине диңгезләр арасында җимереп ташлады.
27Синең байлыгың вә сәүдәң, әйберләрең,
диңгезчеләрең вә кораб йөртүчеләрең, балта осталарың,
сәүдәгәрләрең вә барлык сугышчыларың,
корабтагы бар халкың
син ауган көнне диңгезләрнең төпкеленә батачак.
28Кораб йөртүчеләр акыруыннан диңгез буйлары дер селкенәчәк.
29Барлык ишкәкчеләр корабларын ташлап,
барча диңгезчеләр вә кораб йөртүчеләр ярга чыгып басачак
30һәм, сине кызганып, кычкырып елаячак,
башларына көл сибеп, тузанда ауный-ауный әрнеп ыңгырашачак,
31сине кызганып, башларын кырдырачак,
тупас тукымага төренәчәк,
җаннары әрнүдән кайгырып елаячак.
32Кайгы җыры җырлаячак алар:
„Диңгез уртасындагы Сур кебек тагын
кайсы шәһәр шулай һәлакәткә тарыган?!“
33Диңгез буйлап әйберләрең килгәндә,
син күп халыкларның тамагын туйдырдың;
зур байлыгың вә сәүдәң белән җирдәге патшаларны баеттың.
34Диңгез чоңгыллары сине җимергәч,
әйберләрең вә синдәге кешеләр су төбенә китте.
35Моны күреп, утрауларда яшәүчеләрнең котлары алынды,
патшалары тетрәнде, куркудан йөзләре үзгәрде;
36башка халыкларның сәүдәгәрләре таң калып сызгырып куйды.
Синең соңгы сәгатең коточкыч булды,
син мәңгегә юкка чыктың».
Copyright information for
TatIBT15