Ezekiel 30
1Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «„Нинди бәхетсез көн!“– дип, үкереп елагыз!3Чөнки Раббының караңгы, төксе көне инде бик якын –
халыкларга кайгылы ел җитеп килә.
4Мисыр өстенә кылыч килә;
җаннары кыелганнар егыла башлагач,
Мисырның байлыгы талангач, нигезләре җимерелгәч,
хәбәшиләрнең коты алыначак.
5Хәбәшстан, Пут, Луд, гарәпләрнең бар җирләре, Луб ▼
▼ Луб – ягъни Ливия.
һәм Килешү җирендәге угыллар ▼▼ …Килешү җирендәге угыллар… – ягъни исраилиләр.
мисырлылар белән бергә кылычтан узачак». 6Раббы болай дип әйтә: «Мисырның терәүләре җимереләчәк, аның горур егәре бетәчәк; Мигдолдан алып Севенегә кадәр байтаклар кылычтан үләчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 7Бушап калган җирләр арасында ул да бушап калачак, шәһәрләре дә бушап калган шәһәрләр арасында булачак. 8Мисырга ут салгач, аның бөтен терәүләре җимерелгәч, Минем Раббы икәнемне беләчәкләр. 9Ул көндә, ваемсыз хәбәшиләрне куркытыр өчен, Минем хәбәрчеләрем корабларда юлга чыгачак. Мисырның һәлакәтле көнендә аларның коты алыначак, чөнки ул көн инде килә». 10Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бабил патшасы Нәбухаднессар кулы белән күп санлы Мисыр халкын киметәм. 11Нәбухаднессар үзе һәм башкалар арасында иң рәхимсезе саналган халкы бу җирне һәлак итәр өчен киләчәк, кылычларын Мисырга каршы юнәлтеп, җирне мәет белән тутырачак. 12Елга-култыкларны корытып, Мисыр җирен Мин явызлар кулына бирәм, чит халыклар кулы белән бу җирне, андагы бар нәрсәне тар-мар итәм». Моны Мин, Раббы, әйттем. 13Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Потларны җимерәм, Мемфиста ▼▼ Мемфис – Мисырдагы бу шәһәр яһүд текстында Ноф дип бирелгән.
ялган илаһларны юк итәм, Мисыр җирендә инде хакимнәр булмас, Мин Мисыр җиренең котын алам. 14Патросны бөлдерәм, Соганга ут салам, Фивага ▼▼ Фива – көньяк Мисырда урнашкан бу шәһәр яһүд текстында Но дип бирелгән.
җәза бирәм. 15Ярсуымны Мисыр кальгасы Пелүсимгә ▼▼ Пелүсим – Мисырдагы бу шәһәр яһүд текстында Син дип бирелгән.
түгәм, Фиваның күп санлы халкын юк итәм. 16Мисырга ут салам; Пелүсимне газапка дучар итәм. Дошманнары Фивага һөҗүм итәр, көндезен Мемфиска ябырылыр. 17Он ▼▼ Он – Мисырдагы шәһәр (карагыз: «Яратылыш», 41:45).
белән Пи-Бәсетнең яшь егетләре кылычтан һәлак булыр, шәһәр халкы әсир төшәр. 18Мисырның камыты сынып, аның горур егәре беткәч, Тахпанхеста көн сүрелеп калыр. Аны болыт каплап алыр, кызлары әсир ителер. 19Мисырга җәзам шул булыр, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр». 20Унберенче елда, беренче айның җиденче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 21– И адәм углы! Мин Мисыр патшасы фиргавенне җиңдем; савыксын өчен, аны дәваламадылар, тернәкләнеп, кулына кылыч тотарлык булсын өчен, яраларын бәйләмәделәр. 22Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам, аның җәрәхәтле һәм дә таза кулын да яралыйм, кулыннан кылычын сугып төшерәм. 23Мисырлыларны төрле халыклар арасына сибеп, чит-ят җирләргә таратам. 24Ә Бабил патшасының кулын нык итәм, аның кулына кылыч салам, фиргавеннең кулын исә яралыйм, һәм ул авыр җәрәхәтләрдән Бабил патшасы алдында ыңгырашып торыр. 25Бабил патшасының кулын ныгытам, фиргавеннең кулы исә көчсезләнәчәк. Бабил патшасының кулына Мин кылыч салып, Мисыр җиренә ул яу белән килгәч, Минем Раббы икәнемне белерләр. 26Мисырлыларны Мин төрле халыклар арасына сибәм, чит-ят җирләргә таратам; шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Copyright information for
TatIBT15