‏ Ezekiel 31

1Унберенче елда, өченче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Мисыр патшасы фиргавенгә вә аның күп санлы халкына әйт:

«Синең кебек үк мәһабәтле тагын кем бар?!
3Ашшурга кара: матур ботаклы,
күләгәле ябалдашы булган, биек Ливан эрбете иде ул;
очы да болытлар арасында иде.
4Аны сулар туендырды,
җир асты чишмәләре өскә үрләтте.
Аның сулары, агачны уратып алып,
ерымнар буйлап кырдагы башка агачларны сугарды.
5Кырдагы барлык агачлардан озынрак булып үсте ул,
мул судан ботаклары озын, куе булып үсте.
6Аның ботаклары арасында төрле кошлар оя корды,
барча кыргый җәнлекләр ябалдашы астында бала чыгарды,
аның күләгәсендә күп санлы халыклар көн күрде.
7Мәһабәт буе, озын ботаклары белән матурланып утырды ул,
чөнки тамырлары зур сулар янында иде.
8Аллаһы бакчасындагы эрбетләр аның белән ярыша,
кипарис, чинар ботаклары аның ботаклары белән тиңләшә алмады –
Аллаһы бакчасындагы бер агач та аның кебек гүзәл түгел иде.
9Мин аны куе ботаклар белән матурладым,
Аллаһы бакчасындагы барча Гадән агачы аңардан көнләште.

10Шунлыктан Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Биек булып үскәнгә, очы да болытларга кадәр ашканга, биеклеге белән масайганга күрә, 11Мин аны халыкларның хөкемдары кулына тапшырдым, хөкемдар аның белән явызлыгы буенча эш кылды. Мин аны Үземнән читкә тибәрдем. 12Рәхимсезлеге белән аерылып торган чит халыклар аны кисеп аударды да ташлап китте. Аның зур ботаклары таулар вә үзәннәр өстенә ауды, тарлавыкларга сынып төште. Җирдәге бар халыклар, аның күләгәсеннән чыгып, аны ташлап киттеләр. 13Барлык күк кошлары ауган агач кәүсәсе өстендә урнашты; барлык кыргый җәнлекләр аның ботаклары арасында үзенә урын тапты. 14Су янындагы башка агачлар моннан ары алай югары күтәрелмәсен һәм очларын болытларга сузмасын өчен, су эчкән бүтән агачлар андый биеклеккә ирешмәсен өчен эшләнде бу. Алар һәммәсе дә упкынга төшкән үлеләр белән бергә үлемгә, түбәнге дөньяга дучар ителгән“.

15Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Ул үлеләр дөньясына төшкән көндә Мин җир асты суларына аны кызганып еларга куштым; Мин ташкын суларны тыйдым, һәм ярсулы сулар тынды. Аның хакына Ливанны Мин моң-зарга күмдем, һәм кырдагы агачлар шиңде. 16Упкынга төшүчеләр белән бергә үлеләр дөньясына аны озатканда, аның ауган тавышыннан Мин халыкларны калтыранырга мәҗбүр иттем. Шуннан түбәнге дөньяда барлык Гадән агачлары – Ливанның иң затлы, иң әйбәт, мул итеп сугарылган агачлары тынычланып калды. 17Аның күләгәсендә яшәгән теләктәш халыклар да, аның белән бергә үлеләр дөньясына күчеп, кылычтан һәлак булганнарга кушылды.

18Гадән агачларыннан кайсысы затлылыгы вә мәһабәтлелеге белән синең белән тиңләшә ала иде?! Ләкин сине дә Гадән агачлары белән бергә түбәнге дөньяга күчерәчәкләр; син сөннәтсез халыклар арасында, кылычтан үлгәннәр белән янәшә ятачаксың. Әлеге сүзләр – фиргавен һәм аның күп санлы халкы турында“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Copyright information for TatIBT15