‏ Ezekiel 33

Раббының һәркемне кылган эшләренә карап хөкем итүе

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Халкыңа болай дип әйт: «Әгәр Мин нинди дә булса берәр җиргә кылыч юнәлтсәм, ә ул җирнең халкы, үз арасыннан бер-бер кешене сайлап, аны үзенә сакчы итеп куйса, 3һәм әлеге сакчы, җиргә килүче кылычны күреп, мөгез быргы кычкыртса һәм халыкны кисәтсә, 4ә кемдер быргы тавышын ишетеп тә сакланмаса – кылыч аны үтерсә, әлеге кеше үз үлемендә үзе гаепле булачак. 5Быргы тавышын ишетсә дә, ул сакланмады, шуңа күрә үз үлемендә үзе гаепле; сакланган булса, исән калыр иде. 6Ә инде сакчы, кылычны күреп тә, быргысын кычкыртмаса, шулай итеп халыкны кисәтмәсә, һәм кылыч, килеп, берәрсенең гомерен өзсә, ул кеше үзенең гөнаһлары өчен үтереләчәк, ә аның каны өчен Мин сакчыны җаваплы итәчәкмен».

7Мин сине, адәм углы, Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне ишетеп торырсың, аларны Минем исемемнән кисәтерсең. 8Явыз кешегә Мин: «И явыз кеше, син һичшиксез үләчәксең!» – дисәм, ә син аны, явызлык юлына кермәсен дип, алдан кисәтеп куймасаң, явыз кеше үзенең гөнаһы өчен үләчәк, ләкин аның каны өчен җавапны Мин синнән сораячакмын. 9Ә инде син явыз кешене, йөргән юлыннан ваз кичсен өчен, алдан кисәтеп куйсаң, ләкин ул явызлык кылудан туктамаса, үз гөнаһы өчен ул үләр, ә син җаныңны коткарып калырсың.

10Син, адәм углы, Исраил халкына болай дип әйт: «Сез: „Җинаятьләребез вә гөнаһларыбыз безгә тынгы бирми, шулар аркасында инде сүнеп барабыз, ничек яшәргә безгә?!“– дисез». 11Әйт аларга: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин явыз кешенең үлемен түгел, ә бәлки аның яман юлдан чыгып исән калуын телим. Кире борылыгыз, яман юлыгыздан кире борылыгыз! Нигә үләргә сезгә, Исраил халкы?!»

12Син, адәм углы, үз халкыңа әйт: «Тәкъва кешене, җинаять кылса, тәкъвалыгы коткарып калмас; явыз кеше исә, яман юлын ташласа, җинаяте өчен җәзаланмас. Тәкъва кеше гөнаһ кылса, әүвәлге тәкъвалыгы хакына исән кала алмас. 13Тәкъва кешегә Мин, һичшиксез исән калырсың, дип әйтсәм, һәм ул үзенең тәкъвалыгына өметләнеп явызлык кылса, аның барлык игелекле эшләре искә алынмас, һәм ул кылган явыз гамәле өчен үлем җәзасы алыр. 14Явыз кешегә исә, һичшиксез үләчәксең, дип әйтсәм, һәм ул, гөнаһларыннан ваз кичеп, гаделлек, дөреслек белән яши башласа – 15бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтарса, урлаган әйберне кире кайтарса, тормыш кагыйдәләре буенча яшәсә, бернинди яман эш кылмаса, һичшиксез исән калачак, үлмәячәк. 16Ул кылган гөнаһларның берсе дә искә алынмаячак; дөрес вә тәкъва гамәлләр кылса, ул һичшиксез исән калачак».

17Синең халкың: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел», – ди. Ә бит аларның үз юллары дөрес түгел! 18Тәкъва кеше, үзенең тәкъвалыгын ташлап, гөнаһ кыла башласа, ул үләчәк. 19Явыз кеше, үзенең явызлыгын ташлап, дөреслек вә тәкъвалык белән яши башласа исән калачак. 20Ә сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Мин сезнең һәркайсыгызны кылган эшләренә карап хөкем итәчәкмен, Исраил халкы.

Иерусалимнең җимерелүе һәм Исраил җиренең бушап калуы

21Сөргенгә китүебезнең уникенче елында, унынчы айның бишенче көнендә Минем янга Иерусалимнән качкан бер кеше килде һәм: «Шәһәр җимерелде!» – диде. 22Ләкин кичен, бу кеше килергә бер көн кала, мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы минем авызымны ачты; бу хәл иртәгесен теге кеше килгәнче булды. Авызым ачылгач, мин инде дәшми тормадым.

23Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:

24– И адәм углы! Исраилнең бушап калган урыннарында яшәүчеләр: «Ибраһим берьялгызы булып та, шушы җирне биләгән, ә без күбәү – бу җир, әлбәттә, безгә биләмә итеп бирелгән», – ди.

25Әйт син аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез каны качмаган ит ашыйсыз, потларга табынасыз, кеше канын коясыз. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?! 26Сез үзегезнең кылычыгызга таянасыз, әшәкелекләр эшлисез, бер-берегезнең хатынын нәҗеслисез. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!»

27Син аларга менә нәрсә дип әйт: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: бушап калган җирләрдә яшәүчеләр кылычтан үләр, ачык кырда булганнарны җәнлекләргә ризык итеп бирермен; ә ныгытмаларда вә мәгарәләрдә яшәүчеләр үләт чиреннән һәлак булыр. 28Бу җирне Мин коры чүлгә әйләндерермен, аның горур егәре юкка чыгар, Исраил таулары бушап калыр – алар аша үтеп йөрүчеләр булмас. 29Кылган барлык әшәкелекләре өчен бу җирне чүл вә бушлык иткәннең соңында алар Минем Раббы икәнемне белерләр“».

30Ә синең хакта, адәм углы, диварлар янында, өйләренең ишек төбендә синең халкыңның угыллары бер-берсенә: «Әйдәгез, Раббыдан булган хәбәрне тыңлыйк», – диләр. 31Минем халкым, гадәттәгечә, синең каршыңа утырып, сүзләреңне тыңлый, әмма аларны үтәми. Аларның телендә ялагайлану, ә йөрәкләре хәрәм малга тартыла. 32Алар өчен син сөю турында матур тавыш белән җырлаучы, уен коралында әйбәт уйнаучы бер җырчы гына: алар синең сүзләреңне ишетәләр, ләкин аларны үтәмиләр. 33Әмма шушы әйтелгәннәрнең барысы да чынга ашкач, – ә болар инде чынга әйләнеп бара, – араларында пәйгамбәр яшәгәнне белерләр.

Copyright information for TatIBT15