Ezekiel 34
Исраилнең начар көтүчеләре. Раббы – яхшы көтүче
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Исраил халкының көтүчеләренә каршы пәйгамбәрлек сүзләреңне әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Үзләрен генә кайгырткан Исраил көтүчеләренә кайгы! Көтүчеләр үзләренең сарыкларын көтәргә тиеш түгелмени?! 3Сез куй мае ашыйсыз, йон киемнәргә төренәсез, симез сарыкларны суясыз, ә көтүегезне кайгыртмыйсыз. 4Сарыкларның хәлсезләрен сез карамадыгыз, чирлеләрен дәваламадыгыз, яралысының җәрәхәтен бәйләмәдегез, адашып йөргәнен кире кайтармадыгыз, югалганын эзләмәдегез, алар белән тупас вә рәхимсез булдыгыз. 5Көтүчесез калгач, алар төрле якка таралыштылар, кыргый җәнлекләргә азык булдылар. 6Минем сарыкларым тауларда вә биек калкулыкларда каңгырып йөрде, бөтен җир йөзенә таралды, аларны һичкем эзләмәде һәм эзләргә тырышмады да». 7Шуңа күрә, көтүчеләр, Раббы сүзен тыңлагыз: 8«Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сарыкларым, көтүчесез калып, табышка әйләнгән, кыргый җәнлекләргә азык булган, ә көтүчеләрем аларны эзләмәгән, бары үзләрен генә кайгыртып, көтү турында уйламаган». 9Раббы сүзен тыңлагыз, әй көтүчеләр; 10Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин көтүчеләргә каршы чыгам һәм сарыкларым өчен аларны җавапка тартам, моннан ары көтүчеләр үзләрен генә кайгыртмасын өчен, сарыкларымны Мин аларга көтәргә бүтән бирмим, көтүемне алар авызыннан тартып алам, сарыкларым аларга азык булмас инде». 11Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, сарыкларымны Мин Үзем эзләп табармын һәм аларга күз-колак булырмын. 12Төрле якка таралышкан көтүен кайгырткан көтүче кебек, Мин дә Үземнең сарыкларымны карап-күзәтеп торырмын һәм болытлы, караңгы көнне таралган барлык урыннарыннан коткарырмын. 13Аларны халыклар арасыннан чыгарып, төрле илләрдән бергә җыеп, үз җирләренә кайтарырмын, шуннан соң Мин аларны Исраил тауларында, тарлавыкларда һәм кеше яши торган бар җирдә көтәрмен. 14Мин аларны яхшы көтүлек җирләрдә көтәрмен, утлаулары Исраилнең тау башларында булыр; алар анда әйбәт утлауларда ятарлар һәм Исраил тауларындагы мул үләнле көтүлектә утлап йөрерләр. 15Мин Үз сарыкларымны Үзем көтәрмен һәм Үзем аларны ял иттерермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 16Югалган сарыкны табармын, адашып йөргәнен кире кайтарырмын, яралысының җәрәхәтен бәйләрмен, хәлсезләрен савыктырырмын, ә симергәннәрен һәм тазаларын юк итәрмен. Көтүемне Мин гаделлек белән көтәрмен». 17Ә сиңа, көтүем, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сарык белән сарык арасында, сарык тәкәсе белән кәҗә тәкәсе арасында Мин хөкемемне чыгарырмын. 18Әйбәт көтүлектә утлап йөрү азмыни сезгә?! Нигә сез калган үләнне аягыгыз белән таптыйсыз?! Чиста су эчү азмыни сезгә?! Нигә сез калган суны аякларыгыз белән болгатып пычратасыз?! 19Минем сарыкларым сезнең аякларыгыз таптаган җирдә утлап йөрергә, сез болгаткан суны эчәргә тиешмени?!» 20Шуңа күрә Хуҗа-Раббы аларга болай дип әйтә: «Карагыз аны, симез сарык белән арыгы арасында хөкемне Мин Үзем оештырам. 21Хәлсез сарыкларны сөзеп, янбашыгыз, җилкәгез белән төрткәләп, сез аларны читкә куасыз. 22Ләкин Мин Үз көтүемне коткарам – ул инде бүтәннәргә табыш булмас. Сарык белән сарык арасында Үзем хөкемче булырмын. 23Мин алар өстеннән көтүче итеп Үземнең колым Давытны куярмын; ул, аларга көтүче булып, сарыкларымны көтәчәк. 24Мин, Раббы, аларның Алласы булырмын, ә колым Давыт аларның җитәкчесе булачак. Моны Мин, Раббы, әйттем. 25Сарыклар кыргый далаларда хәвеф-хәтәрсез яши, урманнарда тыныч йоклый алсын өчен, Мин, алар белән тынычлык турында килешү төзеп, кыргый җәнлекләрне ул җирдән куып җибәрермен. 26Мин аларга һәм тавымның әйләнә-тирәсенә хәер-фатихамны бирәм; үз вакытында яңгырын җибәрәм, һәм ул хәер-фатиха яңгыры булыр. 27Кырдагы агачлар – үзенең җимешен, җир үзенең нигъмәтләрен бирер. Халык үз җирендә хәвеф-хәтәрсез яшәр. Үзләрен кол иткәннәрнең кулыннан йолып алып, камыт бикләрен ваткач, алар Минем Раббы икәнемне белерләр. 28Алар инде башка халыклар өчен табыш булмас, кыргый җәнлекләр дә аларны ашамас; иминлектә яшәрләр – аларга инде беркем янамас. 29Мин аларга уңдырышлылыгы белән танылган җирләр бирермен – алар инде ачтан үлмәсләр һәм башка халыклар арасында хур булмаслар. 30Алар Минем – Раббы, Үз Аллалары икәнемне, алар белән булуымны, Исраилнең Минем халкым булуын белерләр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 31Сез – Минем сарыкларым, ошбу халык – Минем көтүлегемдәге сарыклар, ә Мин – сезнең Аллагыз». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Copyright information for
TatIBT15