‏ Ezekiel 37

Коры сөякләрнең җанлануы турындагы күренеш

1Мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы Рухы мине, шәһәрдән чыгарып, үзән уртасына китереп бастырды. Әлеге үзән сөякләр белән тулы иде. 2Ул мине үзән буйлап алып китте, һәм мин анда бик күп коры сөякләр ятканын күрдем. 3Раббы миңа әйтте:

– И адәм углы! Бу сөякләргә җан өреп буламы? – диде.

Мин:

– Йа Хуҗа-Раббым! Моны Син генә беләсең, – дидем.

4Раббы миңа:

– Бу сөякләргә пәйгамбәрлек итеп әйт: «И коры сөякләр! Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. –
5Хуҗа-Раббы бу сөякләргә болай дип әйтә: „Менә, Мин сезгә сулыш өрәм, һәм сез җанланырсыз. 6Сезгә сеңерләр бирәм, ит үстерәм, тире белән каплыйм, сулыш өрәм – һәм сез җанланырсыз. Шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез“».

7Миңа әмер ителгәнчә пәйгамбәрлек итә башладым; мин сөйләгәндә, шак-шок иткән тавыш ишетелде – сөякләр бер-берсенә якыная башлады. 8Шулвакыт мин сөякләргә сеңер вә ит үскәнен, аларның тире белән каплаганын күрдем, ләкин аларда әле сулыш юк иде. 9Шунда Ул миңа әйтте:

– И адәм углы, сулышка сүз катып пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Дүрт тарафтан җил белән кил, и сулыш, һәм, мәетләргә җан керсен өчен, аларга өр».

10Мин Ул кушканча пәйгамбәрлек иттем – аларга сулыш килде, җан керде, һәм алар, күп санлы гаскәр булып, аякларына торып басты. 11Раббы миңа:

– И адәм углы! Ошбу сөякләр – бөтен Исраил халкы. Менә, алар: «Сөякләребез кибеп бетте, өметебез үлде, киләчәгебез юк», – ди.
12Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сезнең каберләрегезне ачам һәм сезне, Үземнең халкымны, каберләрегездән кубарып, Исраил җиренә кайтарам. 13Каберләрегезне ачып, сезне шуннан чыгаргач, и халкым, сез Минем Раббы икәнемне белерсез. 14Сезгә Үземнең Рухымны салгач, сезгә җан керер, һәм сезне үз җирегезгә урнаштырырмын, шуннан Минем Раббы икәнемне белерсез. Мин моны әйттем һәм шулай эшләячәкмен». Бу – Раббы сүзе.

Ике таякның берләшүе

15Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

16– Ә син, адәм углы, үзеңә бер таяк ал да аның өстенә «Яһүдә вә аңа теләктәш исраилиләрнеке» дип язып куй; тагын бер таяк ал һәм аның өстенә «Йосыф вә аңа теләктәш бөтен Исраил халкы – Эфраим таягы» дип яз. 17Аларны бербөтен булырдай итеп кулыңа тот. 18Халкыңның угыллары: «Моның нәрсә аңлатуын әйтмәссеңме?» – дип сорасалар, 19аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин, Эфраим кулындагы Йосыф вә аңа теләктәш Исраил ыругларының таягын алып, Яһүдә таягына кушам һәм аларны бер таяк итәм – алар Минем кулымда бербөтен булачак». 20Син язган шушы ике таякны аларның күз алдында тотып, 21аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, исраилиләрне Мин төрле җирләрдән, үзләре яшәгән халыклар арасыннан җыеп, үз җирләренә кайтарам. 22Шушы җирдә, Исраил тауларында, Мин аларны бер халык итәм, икесенә бер патша куям, моннан соң ике төрле халыкка, ике патшалыкка бүленмәсләр. 23Инде алар потларга, җирәнгеч сыннарга табынып, гөнаһ кылып үзләрен пычратмаслар. Мин аларны гөнаһлы юлларыннан коткарам, пакьләндерәм, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын. 24Колым Давыт исә – аларның патшасы, алар өчен көтүче булыр. Алар Минем кануннарым буенча гамәл кылырлар, кагыйдәләремне сакларлар һәм аларны үтәрләр. 25Алар колым Ягъкубка Мин биргән, ата-бабалары яшәгән җирдә яшәр, балалары, балаларының балалары да гомергә шунда яшәр; колым Давыт мәңге аларның хакиме булыр. 26Алар белән тынычлык килешүе төзермен, ул килешү алар белән мәңгегә беркетелер. Мин аларны үз җирләрендә урнаштырырмын, саннарын ишәйтермен, Үземнең изге урынымны мәңгегә алар арасына куярмын – 27Минем торагым шунда булыр. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр. 28Изге урынымны мәңгегә алар арасында урнаштыргач, башка халыклар Мин Раббының Исраилне изгеләндерүен белерләр».

Copyright information for TatIBT15