Ezekiel 39
1Ә син, адәм углы, Гогка каршы пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Гог, и Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме! Мин сиңа каршы чыгам! 2Мин сине, кире борып, ияртеп алып китәрмен, төньяк чикләреннән алып чыгып, Исраил тауларына каршы юнәлтермен, 3сул кулыңдагы җәяңне бәреп төшерермен, уң кулыңдагы укларыңны сибеп җибәрермен. 4Бөтен гаскәрләрең вә янәшәңдәге бар халыклар белән бергә син Исраил тауларында һәлак булырсың; сине һәртөрле ерткыч кошларга вә кыргый җәнлекләргә азык итеп бирермен. 5Син ачык кырда ятып калырсың, чөнки моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 6Магог җиренә вә диңгез утрауларында хәвеф-хәтәрсез яшәүче халыкларга Мин ут җибәрермен. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр. 7Үземнең изге исемемне Исраил халкына белдерермен һәм киләчәктә изге исемемне хур итәргә юл куймам. Халыклар Минем Раббы, Исраилнең изге Заты булуымны белерләр. 8Менә, Мин әйткән көн килер, нәкъ Мин әйткәнчә булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 9Исраил шәһәрләрендә яшәүчеләр, чыгып, ут үрләтерләр, сугыш коралларын – зур вә кечкенә калканнарны, җәя вә укларны, чукмар вә сөңгеләрне яндырырлар, җиде ел буена яндырырлар аларны. 10Аларга кырдан утын алып кайтырга, урманда утын кисәргә кирәк булмас, алар фәкать корал гына яндырыр. Алар үзләрен талаучыларны таларлар, малларын тартып алучыларның малларын алырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 11Ул көнне Мин Гогка кабер өчен урынны Исраилдә, диңгездән көнчыгышта, сәяхәтчеләр үзәнендә бирермен, һәм сәфәр кылучыларның юлларында әлеге кабер киртә булып торыр, чөнки Гогны һәм аның күп санлы халыкларын шунда җирләрләр; шул сәбәпле бу үзәнне „Гогның күп санлы халкы“дип атарлар. 12Исраил халкы, җирне чистартыр өчен, җиде ай дәвамында аларны күмәр. 13Илдәге бөтен халык аларны җирләр, һәм Миңа дан китергән шушы көн алар өчен күренекле көн булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 14Җир өстен чистарту максатыннан, өзлексез тикшереп тору өчен, кешеләр билгеләнер, алар әлегәчә җир өстендә ятып калган баскынчыларны җирләрләр; шушы эзләнүләрне алар җиде ай үткәннән соң башларлар. 15Җир өстен карап-тикшереп йөрүчеләр адәм сөяген күрә калса, күмүчеләр аны „Гогның күп санлы халкы“дип исемләнгән үзәндә җирләсен өчен, сөяк янына билге куеп китәрләр 16(Һәмүнә ▼▼ Һәмүнә – яһүдчә «күп санлы халыклар» мәгънәсендә.
исемле шәһәр шунда булачак). Шул рәвешле алар җирнең өстен чистартып бетерерләр». 17Ә сиңа, адәм углы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәртөрле кошларга вә кыргый җәнлекләргә әйт: „Җыелыгыз, төрле тарафлардан җыелып, Мин сезнең өчен әзерләп куйган корбан, Исраил тауларындагы бөек корбан янына килегез; сез анда ит ашарсыз, кан эчәрсез. 18Гайрәтле ирләрнең итен ашарсыз, җирдәге хакимнәрнең канын эчәрсез, гүя алар – Башан җирендә симертелгән сарык тәкәләре, бәрәннәр, кәҗә тәкәләре вә үгезләр. 19Мин сезнең өчен әзерләгән корбан маен туйганчы ашарсыз, сәрхушләнгәнче, канын эчәрсез. 20Минем табынымнан сез ат вә җайдакларны, гайрәтле ирләрне вә һәртөрле сугышчыларны ашап тамак туйдырырсыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 21Мин халыкларга Үземнең данымны күрсәтермен, һәм бар халыклар Мин җибәргән җәзаны һәм алар өстенә сузылган кулымны күрерләр. 22Шул көннән башлап алга таба да Исраил халкы Минем – Раббы, аларның Алласы икәнемне белер. 23Башка халыкларга да мәгълүм булыр: Мин исраилиләрне кылган гөнаһлары, Миңа тугры булмаганнары өчен сөрдем. Әнә шуның өчен Мин йөземне алардан читкә бордым, аларны дошманнары кулына тапшырдым, һәм алар һәммәсе кылычтан һәлак булды. 24Кылган әшәкелекләренә вә җинаятьләренә карап, Мин шулай эшләдем һәм алардан йөземне читкә бордым“». Исраилнең яңаруы
25Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Хәзер инде Ягъкубны сөргеннән кайтарырмын, Исраилнең бөтен халкына мәрхәмәтемне күрсәтермен. Үземнең изге исемемне Мин фидакарьләрчә яклармын. 26Үз җирләрендә хәвеф-хәтәрсез яши башлагач, аларга беркем дә янамагач, исраилиләр үзләренең хурлыгын вә Миңа тугры булмаганнарын онытырлар; 27Аларны башка халыклар арасыннан кайтарып, дошманнары җиреннән җыеп алгач, Мин шул рәвешле халыклар алдында алар аша Үземнең изгелегемне күрсәтермен. 28Аларны халыклар арасына таратканнан соң берсен дә онытмыйча кире үз җиренә кайтаргач, алар Минем Раббы Аллалары икәнемне белерләр. 29Исраил халкын Үземнең Рухым белән сугаргач, Мин инде алардан йөземне читкә бормам». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Copyright information for
TatIBT15