‏ Ezekiel 4

Иерусалимнең чолганышта калуы һәм бөлүе турында Яхәзкылның пәйгамбәрлек итүе

1И адәм углы! Кирпеч алып, аны үз алдыңа куй һәм шунда Иерусалимнең рәсемен яса. 2Аны камап ал: ныгытмалар төзе, әйләнә-тирәсенә туфрак өй, дошман гаскәренең чатырларын кор, тирә-ягына дивар җимерүче җайланмалар куй. 3Тимер таба ал да аны тимер дивар кебек итеп шәһәр белән үз араңа куй, йөзең белән шуңа таба борыл. Син аны шулай чолгап ал, һәм шәһәр камалышта калыр. Исраил халкына билге булыр бу.

4Үзең сул ягыңа ят та Исраил халкының гөнаһларын өстеңә куй: ничә көн ятсаң, аның гөнаһлары шул көннәр дәвамында синең өстеңдә булыр. 5Аларның гөнаһ кылган елларын Мин сиңа көннәр саны белән билгеләдем: Исраил халкының гөнаһлары синең өстә өч йөз туксан көн дәвамында булыр. 6Моны үтәгәннең соңында, икенче мәртәбә инде уң ягыңа ятып, Яһүдә йорты гөнаһлары кырык көн буена синең өстә булыр: бер көнне бер ел итеп билгеләдем Мин сиңа.

7Йөзеңне вә ялангач кулыңны чолганыштагы Иерусалимгә юнәлт һәм аңа каршы пәйгамбәрлек кыл. 8Менә, Мин сине бәйләп куйдым, һәм син, чолганышта буласы көннәрне тутырмый торып, бер ягыңнан икенче ягыңа әйләнеп ята алмассың.

9Бодай белән арпа, ногыт, ясмык, тары, борай алып, аларны бер савытка сал да үзеңә икмәк пешер, ул икмәкләр син кырын ятарга тиешле көннәр санынча булсын; өч йөз туксан көн буена ашарсың син аларны. 10Ашыйсы ризыгыңны көнгә егермешәр шәкыл
Шәкыл – 10 гр.
үлчәп аша; билгеләнгән вакытта шуны ашап тор.
11Суыңны да үлчәп эч, һинның
Һин – сыеклык үлчәү берәмлеге, 3,5 л.
алтыдан бер өлешен эч; билгеләнгән вакытта шулай эчкәләп тор.
12Ризыкны арпа көлчәсе ашагандай ашарсың, кеше күз алдында адәм тизәге яндырып пешерерсең син аны.

13Раббы:

– Шулай итеп, исраилиләр үзләренең нәҗес
Нәҗес – яһүд дине буенча, кабул ителми торган шакшы нәрсә.
икмәкләрен Мин куып җибәргән чит халыклар алдында ашарлар, – диде.

14Шунда мин:

– Йа Хуҗа-Раббы, минем җанымның беркайчан да нәҗесләнгәне юк иде, үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен яшь чагымнан алып хәзергә кадәр гомеремдә дә ашаганым юк иде; бернинди дә нәҗесләнгән итне авызыма алганым юк иде, – дидем.

15Һәм Ул миңа:

– Мин сиңа адәм тизәге урынына сыер тизәге алырга рөхсәт итәм, икмәгеңне шулай пешерерсең, – диде.

16Тагын Ул болай диде:

– И адәм углы! Иерусалимгә ризык китерүгә Мин чик куярмын, үлчәп бирелгән икмәкне хәвефләнеп ашаячаклар анда, үлчәп бирелгән суны да куркып эчәчәкләр.
17Чөнки ашарга – икмәкләре, эчәргә сулары җитәрлек булмаячак; алар бер-берсен күреп куркып калачак, алар үз гөнаһларыннан үзләре хәлсезләнәчәк.

Copyright information for TatIBT15