Ezekiel 41
1Аннары теге ир мине Аллаһы йортының алгы бүлмәсенә алып керде һәм ишек янындагы диварларны үлчәде – һәр ике яктан да аларның калынлыгы алты терсәк иде. 2Ишекнең уемы ун терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы бишәр терсәк иде; аннары ул алгы бүлмәне үлчәде – аның озынлыгы кырык терсәк, киңлеге егерме терсәк булды. 3Шуннан ул эчке бүлмәгә үтте, ишек янындагы диварларны үлчәде – аларның калынлыгы ике терсәк иде. Ишекнең уемы алты терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы җиде терсәк иде. 4Аннары озынлыгы вә киңлеге егерме терсәк булган эчке бүлмәне үлчәп алды һәм миңа: – Бу – Иң изге бүлмә, – диде. 5Аллаһы йорты диварының калынлыгы – алты, ә дивар тирәли урнашкан ян бүлмәләрнең киңлеге дүртәр терсәк булды. 6Ян бүлмәләр берсе өстендә берсе өчәр рәт урнашып, һәр рәттә утызар бүлмә иде. Изге йорт дивары буйлап ясалган чыгынтылар ян бүлмәләргә терәк буларак хезмәт итә; шулай итеп, бүлмәләр йорт диварына терәлеп тормый иде. 7Һәр рәттәге ян бүлмәләр аскысыннан киңрәк итеп эшләнгән. Изге йортны әйләндереп алган әлеге бүлмәләр өскә таба киңәя бара. Түбәндәге рәттән өске рәткә урта рәт аша баскыч буйлап менәсе. 8Һәм мин Изге йорт нигезенең күтәртебрәк эшләнгән булуын һәм аның ян бүлмәләр өчен нигез вазифасын башкаруын күрдем. Нигезнең биеклеге бер таякка – тулы алты терсәккә тәңгәл иде. 9– 10– 11Ян бүлмәләрнең тышкы дивар калынлыгы биш терсәк иде. Ян бүлмәләр белән рухани бүлмәләре арасында, Изге йорт тирәли, киңлеге егерме терсәккә тәңгәл ачык урын булып, ян бүлмәләргә төньяктан һәм көньяктан шул ачык урын аша керәсе. Изге йортның нигезе диварлардан биш терсәккә алгарак чыгып тора. 12Изге йортның көнбатышындагы ачык урынга караган бинаның киңлеге – җитмеш, озынлыгы – туксан, ә бина диварларының калынлыгы биш терсәк иде. 13Аннары теге ир Изге йортның озынлыгын үлчәде – ул йөз терсәк булды. Көнбатыштагы ачык урын белән шушы бинаның киңлеге дә диварлары белән бергә шулай ук йөз терсәк иде. 14Изге йорт ишегалдының көнчыгышка караган ягы, шундагы бүлеп алынган ачык урынны да кертеп, йөз терсәк киңлектә иде. 15Ул ир Изге йорт артындагы ачык урынга караган бинаны үлчәде: әлеге бинаның озынлыгы ике яктагы әйваннары ▼▼ Әйван – баганалы ачык терраса, галерея.
белән бергә йөз терсәк булды. Аллаһы йортының эчке бүлмәләре, ишегалдына чыга торган болдыр, 16– 17– 18бусагалар, тар тәрәзәләр, бүлмәләрнең өчесен дә уратып алган ян бүлмәләр – агачтандыр. Идән, Аллаһы йорты диварының тәрәзәгә кадәр өлеше, ишектән югары өлеше, тәрәзәләрнең эчке вә тышкы ягы да агачтан эшләнгән. Эчке һәм алгы бүлмә диварлары тоташтан керубим вә хөрмә агачы сурәтләре белән уеп бизәлгән: хөрмә агачы һәм керубим сурәтләре чиратлашып килә. Һәр керубимнең ике йөзе булып, 19бер яктагы хөрмәгә караган йөзе – кешенеке, ә икенче яктагы хөрмәгә караганы арысланныкы иде. Изге йортның бөтен диварлары шулай эшләнгән иде. 20Керубим вә хөрмә агачы сурәтләре диварларны шулай идәннән алып ишек өстенә кадәр бизәп тора иде. 21Аллаһы йортының ишек яңаклары дүртпочмаклы булып, Иң изге бүлмәнеке дә нәкъ шундый иде. 22Биеклеге өч терсәк, озынлыгы ике терсәк булган мәзбәх – аның мөгезләре, нигезе, ян яклары – агачтан эшләнгән. Теге ир миңа: – Бу – Раббы алдындагы өстәл, – диде. 23Аллаһы йортына, Иң изге бүлмәгә керә торган ишекләр ике ишекчәле иде. 24Һәр ишек икешәр ишекчәдән гыйбарәт, һәр ишектә – күгәнгә эленгән ике ишекчә. 25Аллаһы йорты ишекләренә, диварлардагы кебек үк, керубимнәр вә хөрмә агачы сурәтләре уелган. Болдыр алдындагы түбә такта белән ябылган. 26Болдырның ян-якларында тар тәрәзәләр ясалган булып, аның түшәменә һәм диварларның һәр икесенә, шулай ук йортның ян бүлмәләренә хөрмә агачы сурәтләре уелган иде.
Copyright information for
TatIBT15