‏ Ezekiel 42

1Теге ир мине төньяк юл белән тышкы ишегалдына алып чыгып, бүлеп алынган мәйданчыкка һәм төньяктагы бина янәшәсендәге бүлмәләргә алып килде. 2Ишеге төньякка чыккан бина йөз терсәк озынлыкта, илле терсәк киңлектә иде. 3Эчке ишегалдында урнашкан егерме терсәк киңлектәге ачык урын белән тышкы ишегалдындагы басма арасында кара-каршы өч катлы ике әйван бар иде. 4Ә бүлмәләр алдында эчке яктан керү юлы бар: аның киңлеге – ун терсәк, ә озынлыгы – йөз терсәк; бүлмәләрнең ишекләре төньякка карый. 5Өске бүлмәләр таррак, чөнки алар алдындагы әйваннар түбәнге вә урта бүлмәләрнекенә караганда киңрәк урын алып тора иде. 6Өченче каттагы бүлмәләрнең, ишегалдындагы сыман, баганалары юк, шуңа күрә аларның идәне түбәнге вә урта кат бүлмәләрнекеннән азрак урын алып тора. 7Тышкы ишегалды вә әлеге бүлмәләргә параллель тышкы дивар – илле терсәк озынлыкта; 8шулай итеп, тышкы ишегалдына караган бүлмәләрнең озынлыгы фәкать илле терсәк булып, Аллаһы йортына караган бүлмәләрнеке исә йөз терсәк иде. 9Бу бүлмәләргә астан, тышкы ишегалдыннан керер өчен, көнчыгыш якта капка ясалган.

10Көньякта, тышкы ишегалды диварының буеннан-буена, бүлеп алынган ачык урын янәшәсендә бүлмәләр урнашкан. 11Алар алдында керү юлы бар; бүлмәләр төньяктагылар кебек үк: аларның озынлыгы да, киңлеге дә, чыгу юлы да, урнашу тәртибе дә, ишекләре дә теге бүлмәләрнекенә охшаш иде. 12Көньяктагы бүлмәләргә көнчыгыштан, тышкы диварга параллель булган керү юлының башында урнашкан капкадан узасы.

13Ир кеше миңа:

– Бүлеп алынган ачык урын каршындагы төньяк һәм көньяк бүлмәләр – изге бүлмәләрдер. Раббы алдында хезмәт итүче руханилар корбан итеп китерелгән иң изге ризыкларны шунда ашарлар; иң изге корбаннарны – икмәк бүләген, гөнаһ йолу корбанын һәм гаеп йолу корбанын шунда куярлар, чөнки бу – изге урын, – диде. –
14Изге урында гыйбадәт кылган чакта, кигән киемнәрен салмыйча руханилар тышкы ишегалдына чыгарга тиеш түгелләр, чөнки ул киемнәр изге; халык янына чыкканчы, алар өсләренә икенче кием кияргә тиеш.

15Изге йортның эчен үлчәп бетергәч, ул мине көнчыгышка караган капкадан алып чыгып, Изге йортны тышкы яктан үлчи башлады. 16Көнчыгыш якны үлчәү таягы белән үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды; 17аннары таягы белән төньяк тарафка караган якны үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды; 18шулай ук таягы белән көньяк тарафка караган якны үлчәде – биш йөз терсәк булды. 19Шуннан ул көнбатышка караган якка борылды һәм таягы белән аны үлчәде – биш йөз терсәк булды. 20Шул рәвешле, Изге йортны ул һәр дүрт яктан үлчәп чыкты; изге урынны изге булмаган урыннан аеру өчен, ишегалды тирәли корылган диварның озынлыгы һәм киңлеге бишәр йөз терсәк иде.

Copyright information for TatIBT15