Ezekiel 44
Изге йортка керү кагыйдәләре
1Аннары теге ир мине яңадан Изге йортның көнчыгышка караган тышкы капкасы янына алып килде. Капка ябык иде. 2Раббы миңа: – Бу капка ябык килеш торачак, ул ачылырга тиеш түгел, аннан беркем дә үтеп йөрмәячәк, чөнки бу капкадан Раббы, Исраил Алласы керде, һәм ул ябык килеш калырга тиеш, – диде. – 3Анда, Раббы алдында ризык ашар өчен, бары хаким генә утырачак; ул, капка болдыры аша кереп, шуннан чыгар да. 4Аннары ул мине төньяк капка аша Изге йорт янына алып керде. Шунда мин Раббы шөһрәтенең балкышын күрдем, ул Раббы йортын тутырган иде, һәм мин җиргә йөзтүбән капландым. 5Раббы миңа: – И адәм углы! Мин сиңа Раббы йортының барлык кагыйдәләре вә кануннары турында сөйлим – игътибарлы бул, әйбәтләп тыңла, күзләрең белән әйбәтләп кара; Изге йортка керә торган һәм аннан чыга торган юлларга аеруча игътибар ит. 6Исраилнең фетнәчел халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Җитте сезгә, Исраил халкы, әшәкелек эшләүдән туктагыз! 7Минем ризыгымны – эч маен һәм канны китергән чакта, сез, Минем Изге йортыма тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән ▼▼ …йөрәге сөннәтләнмәгән… – Раббыга буйсынмаучы кешеләрне белдерә торган гыйбарә.
чит халыкларны алып кереп, Минем Изге йортымны нәҗесләдегез. Сез үзегезнең әшәкелегегез белән Минем Килешүемне боздыгыз. 8Минем изге әйберләремне сакламыйча сез, Изге йортымда Миңа хезмәт итәр өчен, үз урыныгызга чит халыкларны билгеләдегез». 9Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраилиләр арасында яшәсә дә, тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халык углы Минем Изге йортыма керергә тиеш түгел». Левиләр вә руханилар турындагы кагыйдәләр
10Исраил Миннән читләшкән чакта, Мине калдырып киткән һәм потларга табынган левиләр үз гөнаһлары өчен тиешле җәзаны алачак. 11Алар Минем Изге йортымда капка янындагы сакчылар һәм Изге йорт хезмәтчеләре булып хезмәт итә алалар; алар, халык өчен тулаем яндыру корбаннары вә башка корбаннар чалып, кешеләргә хезмәт күрсәтә алалар. 12Әмма алар, Минем халкымны потларга хезмәт итәргә өндәп, Исраил халкын гөнаһка этәргән иделәр, шуңа күрә Мин кулымны күтәреп ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – гөнаһлары өчен алар җәза алачак. 13Алар Минем руханиларым булмасыннар, Миңа якынаймасыннар, Минем изге әйберләремә, иң изге әйберләремә дә якынаймасыннар – кылган әшәкелекләре өчен шулай хурлыкка калсыннар. 14Мин аларга Изге йортны саклауны, андагы көндәлек эшләрне генә йөклим. 15Исраил Миннән читләшкән чакта, Минем Изге йортымда тугры хезмәт иткән Садыйкның нәсел варислары – левиләрдән булган руханилар – Миңа хезмәт итәр өчен, хозурыма килсеннәр. Терлекләрнең эч маен вә канын Миңа китерер өчен, алдымда алар басып торырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 16Бары тик алар гына Минем Изге бүлмәмә керерләр һәм, Миңа хезмәт итәр өчен, эшләремне башкарыр өчен, өстәлем янына якынаерлар. 17Эчке ишегалдындагы капкадан кергәндә, алар җитен кием кигән булыр, эчке ишегалдына керә торган капкада һәм Изге йортта хезмәт иткәндә, өсләренә йоннан тегелгән кием кимәсеннәр. 18Башларындагы баш киемнәре дә, билләрендәге эчке киемнәре дә җитеннән булсын. Тирләтә торган кием кимәсеннәр. 19Тышкы ишегалдына халык янына чыкканда, изге киемнәре белән халыкка орынмас өчен ▼▼ …Изге киемнәре белән халыкка орынмас өчен… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: изге киемнәре белән орынып, халыкны изгеләндермәс өчен.
, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен изге бүлмәләрдә салып калдырсыннар һәм икенче кием кисеннәр. 20Руханилар башларын кырмасын, озын чәч тә үстермәсен, чәчләрен кистереп йөртә торган булсыннар. 21Эчке ишегалдына керәсе булса, бер генә рухани да шәраб эчәргә тиеш түгел. 22Аларга тол хатынга, иреннән аерылган хатынга өйләнергә ярамый, аларга Исраил халкыннан гыйффәтле кыз яки руханидан тол калган хатынны гына алырга мөмкин. 23Минем халкымны алар изгене – гадәти нәрсәдән, чистаны нәҗестан аерырга өйрәтсеннәр. 24Алар дәгъваларны хәл итәргә, кануннарыма нигезләнеп хөкем чыгарырга, Мин билгеләгән бәйрәмнәр турындагы канун вә кагыйдәләремне үтәргә, шимбә көннәремне изге итеп сакларга тиешләр. 25Пычранмас өчен, руханиларның берсе дә үлгән кеше янына якын килергә тиеш түгел; фәкать әтисе яки әнисе, углы яки кызы, ир туганы яки кияүгә чыкмаган кыз туганының мәетенә якын килергә ярый. 26Чистарынганнан соң рухани тагын җиде көн көтәргә тиеш. 27Изге йортта хезмәт итәр өчен йортның эчке ишегалдына кергәндә, ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 28Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын. 29Алар икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны вә гаеп йолу корбаныннан тукланырлар; Исраил җирендә Аллаһыга багышланган бар нәрсә аларныкы булыр. 30Беренче уңышыгызның иң яхшы өлеше, шулай ук башка төрле бүләкләрегез дә руханиларныкы булыр. Йортыгызга бәрәкәт иңсен өчен, беренче тарттырган онны да руханига бирегез. 31Руханиларга кош яки хайван үләксәсен, шулай ук кыргый җәнлек ботарлаган үләксәне ашарга ярамый.
Copyright information for
TatIBT15