Ezekiel 45
Изге җир һәм Исраил хакименең җире
1Җирәбә салып җирегезне биләмәләргә бүлгән чакта, Раббыга егерме биш мең терсәк озынлыкта вә егерме мең терсәк киңлектә изге җир бүлеп бирегез; әлеге җир изгедер. 2Шул җирдән Изге йорт өчен һәр ягы биш йөз терсәккә тәңгәл дүртпочмаклы җир бүлеп алынсын, аның әйләнәсендә илле терсәккә тиң буш урын калсын. 3Әлеге изге җирдә егерме биш мең терсәк озынлыкта вә ун мең терсәк киңлектә җир бүлеп алынсын: анда Изге йорт, иң изге урын булыр. 4Бу изге җир Изге йортта Раббы хозурында хезмәт итүче руханиларныкы булыр: аларның йортлары да, Изге йорт өчен изге урын да шушында булыр. 5Егерме биш мең терсәк озынлыктагы вә ун мең терсәк киңлектәге икенче бер биләмә Изге йортта хезмәт итүче левиләр яшәячәк шәһәрләр өчен бирелсен. 6Изге җир янәшәсендә биш мең терсәк киңлектәге вә егерме биш мең терсәк озынлыктагы җирне шәһәр өчен калдырыгыз, бусы бөтен Исраил халкыныкы булыр. 7Изге җир һәм шәһәр өчен бүленгән биләмәгә ике яктан да чиктәш җирне хакимгә бирегез. Әлеге җир изге җирнең көнбатыш чигеннән көнбатышка таба вә көнчыгыш чигеннән көнчыгышка таба – илнең көнбатыш чигеннән көнчыгыш чигенә кадәр сузылып, озынлыгы белән бер ыругның биләмәсенә тәңгәл булыр. 8Бу җир аның Исраилдәге биләмәсе булыр. Минем хакимнәрем моннан ары Минем халкымны җәберләмәс, Исраил ил-йортындагы ыругларга калган җирдән файдаланырга мөмкинлек бирер.Хакимнең вазифасы
9Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Җитте сезгә, Исраил хакимнәре! Җәбер-золымны бетерегез, дөрес вә гадел гамәлләр кылыгыз, Минем халкымны үз биләмәләреннән кысып чыгарудан туктагыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 10Үлчәүләрегез дөрес, эфа ▼▼ Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
һәм бат ▼▼ Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
та сездә төгәл булсын. 11Эфа белән бат бертөрле үлчәмдә булырга, батка да, эфага да хомерның ▼▼ Хомер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 220 л.
уннан бер өлеше керергә тиеш; аларның үлчәме хомер буенча билгеләнсен. 12Шәкыл егерме герага ▼▼ Гера – 0,5 гр.
тиңләшсен; ә егерме, егерме биш вә унбиш шәкыл җәмгысы сездә бер мина ▼▼ Мина – 500 гр.
тәшкил итәргә тиеш. 13Сез китерергә тиешле бүләк әнә шундый: бер хомер бодайдан да, бер хомер арпадан да – эфаның алтыдан бер өлеше. 14Зәйтүн мае турындагы карар түбәндәгечә: бер кор ▼▼ Кор – сыеклык үлчәү берәмлеге, 220 л.
майдан – батның уннан бер өлеше (бер кор ун батка яки бер хомерга тәңгәл, чөнки ун бат бер хомерны тәшкил итә). 15Ике йөз сарыгы булган, Исраил җирендәге мул сулы көтүлектән – бер сарык. Халыкны гөнаһлардан арындыру өчен, сез икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 16Илдәге бөтен халык Исраил хакиме белән бергә шушы бүләкләрне тәкъдим итсен. 17Ә хакимнең вазифасы – Яңа ай бәйрәмендә, шимбә көннәрендә, Исраил халкының барлык билгеләнгән бәйрәмнәрендә – тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге вә шәраб бүләге китерүне тәэмин итү. Исраил ил-йортының гөнаһлары кичерелсен өчен, хаким гөнаһ йолу корбаны, икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерергә тиеш булыр». 18Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Беренче айның беренче көнендә кимчелексез бер үгез бозау алыгыз да Изге йортны чистартыгыз. 19Рухани гөнаһ йолу корбанының канын Изге йортның ишек яңагына, мәзбәхтәге өске чыгынтының дүрт почмагына вә эчке ишегалдындагы капка баганаларына сөртеп чыксын. 20Ялгышлык белән яисә белмичә гөнаһ кылучылар өчен айның җиденче көнендә шуны ук кабатлагыз; Изге йортны шушылай итеп чистартыгыз. 21Беренче айның ундүртенче көнендә, җиде көн буена төче күмәч ашап, Котылу бәйрәмен билгеләп үтегез. 22Бу көнне хаким үзе һәм илнең бөтен халкы өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, үгез бозау китерсен. 23Шушы җиде көнлек бәйрәмдә ул, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга һәр көнне кимчелексез җидешәр үгез бозау вә кимчелексез җидешәр сарык һәм, гөнаһ йолу корбаны итеп, кәҗә көтүеннән берәр кәҗә тәкәсе китерергә тиеш. 24Һәр үгез, һәр сарык тәкәсе белән ул берәр эфа икмәк бүләге һәм берәр һин зәйтүн мае китерергә тиеш. 25Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, бәйрәм ▼▼ …бәйрәм… – «Чатырлар бәйрәме» турында сүз бара (карагыз: «Левиләр», 23:33).
барган җиде көн буена хаким кеше гөнаһ йолу корбаны, тулаем яндыру корбаны вә икмәк бүләге өчен шул ук күләмдә зәйтүн мае китерергә тиеш».
Copyright information for
TatIBT15