Ezekiel 46
1Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Эчке ишегалдындагы, көнчыгышка караган капка алты эш көне буена бикле, ә шимбә көнне һәм Яңа ай бәйрәмендә ачык булырга тиеш. 2Хаким, капканың болдыры аша кереп, капка баганасы янында басып торыр; руханилар аның тулаем яндыру корбанын вә татулык корбанын тәкъдим итәрләр; хаким, капка бусагасыннан Раббыга сәҗдә кылып, капкадан чыгар, капка үзе исә кичкә кадәр бикләнмәс. 3Халык шул капка янында шимбә көннәрендә, Яңа ай бәйрәмендә Раббы алдында сәҗдә кылыр. 4Шимбә көнне хаким, Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез алты тәкә бәрән белән сарык тәкәсен китерергә тиеш. 5Әлеге тәкә белән бергә ул – бер эфа, ә бәрәннәр белән бергә үзе теләгән күләмдә икмәк бүләге китерсен; һәр эфа икмәк бүләгенә берәр һин зәйтүн мае кушылырга тиеш. 6Яңа ай бәйрәмендә үгез көтүеннән бер бозау, алты бәрән вә бер сарык тәкәсе китерсен, аларның барысы да кимчелексез булырга тиеш. 7Бозау һәм тәкә белән бергә ул – берәр эфа, ә бәрәннәр белән бергә үзе теләгән күләмдә икмәк бүләге китерсен; һәр эфа икмәк бүләгенә берәр һин зәйтүн мае кушылырга тиеш. 8Килгән чакта, хаким кеше капка болдыры аша керер һәм шуннан ук чыгар да. 9Илнең халкы бәйрәм көннәрендә Раббы алдында сәҗдә кылыр өчен килгәндә, төньяк капкадан керүчеләр – көньяк капкадан, ә көньяк капкадан керүчеләр төньяк капкадан чыгарга тиеш; кергән капкаларыннан түгел, ә бәлки каршы як капкадан чыксыннар. 10Хаким алар арасында булырга тиеш; алар кергәндә, ул да керсен, алар чыкканда, ул да чыксын. 11Тантаналы көннәрдә һәм билгеләнгән бәйрәмнәрдә бер үгез вә бер тәкә белән бергә – берәр эфа, ә бәрәннәр белән бергә теләгән кадәр икмәк бүләге китерсеннәр; һәр эфа икмәк бүләгенә бер һин зәйтүн мае кушылырга тиеш. 12Әгәр дә хаким үз ихтыяры белән Раббыга тулаем яндыру корбаны яки татулык корбаны китерергә теләсә, аңа көнчыгыш капканы ачарга тиешләр, һәм ул үзенең тулаем яндыру корбанын яки татулык корбанын шимбә көнендәге кебек тәкъдим итәр, шуннан соң ул чыгып китәр һәм, ул чыккач, капканы бикләрләр. 13Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп, һәр көнне иртән бер яшьлек кимчелексез бәрән тәкъдим итегез. 14Бәрән белән бергә һәр көн иртән эфаның алтыдан бер өлеше кадәр икмәк бүләге һәм, сыйфатлы бодай онына кушу өчен, һиннең өчтән бер өлеше кадәр зәйтүн мае китерегез. Раббыга биреләсе икмәк бүләге турындагы кагыйдә мәңгелек булсын. 15Бәрән белән икмәк бүләге вә зәйтүн мае, тулаем яндыру корбаны итеп, даими рәвештә һәр иртәдә китерелсен». 16Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әгәр дә берәр хаким үз милкеннән угылларының берсенә биләмәгә җир бүләк итсә, әлеге җир углының угылларына да мирас булып калырга тиеш. Бу – аларның мирасы. 17Ә инде хаким үз милкеннән колларының берәрсенә биләмәгә җир бүләк итсә, ул вакытта кол әлеге җирдән азат итү елына ▼▼ Азат итү елы – коллыкка сатылган кеше һәр илленче елда, азат ителеп, үз гаиләсенең биләмәсенә кайта алган, сатылган җир кабат сатучысына кайтарылган (карагыз: «Левиләр», 25:10-16).
кадәр генә файдалана алачак, соңыннан бу җир хакимгә кире кайтарылачак. Аның мирасы угылларына гына күчәргә тиеш. 18Хаким кеше халыкны үз биләмәләреннән кысып чыгарып, аларның җирләрен үзенә ала алмый; балаларына ул үз биләмәсен генә мирас итеп калдыра ала; Минем халкымнан беркем дә үз биләмәсеннән куылырга тиеш түгел». 19Аннары теге ир мине капка янындагы юлдан руханиларның төньякка караган изге бүлмәләренә алып килде, шунда, көнбатыш якта, бер урынны күрсәтте. 20Ул миңа: – Руханилар гаеп йолу корбанының, гөнаһ йолу корбанының итен һәм икмәк бүләге пешерергә тиешле урын бу. Кешеләр әлеге изге ризыкка орынмасын өчен ▼▼ Кешеләр әлеге изге ризыкка орынмасын өчен… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: кешеләрне изгеләндерү өчен. Яһүд телендә әлеге гыйбарә «үтерелергә тиеш» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
бу ризык тышкы ишегалдына чыгарылырга тиеш түгел, – диде. 21Шуннан соң ул мине, тышкы ишегалдына алып чыгып, бер-бер артлы аның һәр дүрт почмагына алып килде; ишегалдының һәр почмагында мин тагын берәр ишегалды күрдем. 22Тышкы ишегалдының һәр дүрт почмагында кырык терсәк озынлыкта вә утыз терсәк киңлектә өсте ябулы ишегалды булып, аларның һәркайсы бер зурлыкта иде. 23Әлеге дүрт ишегалды һәммәсе дә таш койма белән әйләндереп алынган, ә коймада буеннан-буена мичләр ясалган иде. 24Һәм ул миңа: – Биредә Изге йорт хезмәтчеләре халык китергән корбан итен пешерәчәк, – диде.
Copyright information for
TatIBT15