‏ Ezekiel 5

1Ә син, адәм углы, сакал кыручының пәкесе кебек үткен кылыч ал, шуның белән башыңны вә сакалыңны кыр, үлчәү белән чәчләреңне тотам-тотам итеп бүл. 2Камалу көннәре беткәч, чәчеңнең өчтән бер өлешен шәһәр уртасында яндыр; тагын бер өлешен шәһәр тирәсендә кылыч белән туракла; өченче өлешен җилгә туздыр, ә Мин, кылычымны кыныннан алып, шул чәчләрне эзәрлекләп китәрмен. 3Әмма чәчеңнең берничә бөртеген алып, киемеңә төреп куй. 4Шулар арасыннан берничәсен утка ыргыт һәм яндыр. Шуннан әлеге ут бөтен Исраил иленә таралыр.

5Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу – Иерусалим. Мин аны бүтән халыклар үзәгенә урнаштырдым, башка илләр Исраил тирәсендә яшәделәр. 6Үзенең явызлыгы аркасында ул Минем канун вә кагыйдәләремә башка халыклардан һәм үз тирәсендәге илләрдән дә ныграк каршы торды, Минем кануннарыма каршы чыгып, кагыйдәләремне үтәмәде».

7Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Тирә-ягыңдагы халыклардан үҗәтрәк булган өчен, кагыйдәләремне үтәмәгән, кануннарым буенча эш итмәгән өчен, – син хәтта тирә-ягыңдагы халыкларның гореф-гадәтләре буенча да гамәл кылмадың, – 8Мин Үзем сиңа каршы чыгачакмын, халыклар алдында сиңа хөкем оештырачакмын. 9Синең барлык әшәкелекләрең өчен моңарчы беркайчан да эшләмәгән һәм алга таба да эшләмәячәк нәрсә кылырмын: 10аталар үз балаларын, ә балалар үз аталарын ашаячак; Мин сиңа хөкем оештырачакмын, исән калганнарны исә төрле тарафларга җилгә таратачакмын.

11Шуңа күрә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: барлык җирәнгеч сыннарың вә әшәкелекләрең белән Минем изге йортымны нәҗесләгән өчен, Мин сине аударачакмын, һич кенә дә кызганып тормаячакмын, ярлыкамаячакмын. 12Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.

13Шул чагында гына халкыма булган ачуым бетәчәк, ярсуым басылачак һәм үчем кайтачак. Ярсуымны алар өстенә түккәч, Мин, Раббы, бу сүзләрне көнчелеккә бирелеп әйткәнне беләчәкләр. 14Мин сине, Иерусалим, бөлгенлеккә төшерәчәкмен, тирә-юнеңдәге халыклар арасында вә үтеп баручы һәркем каршында хурлыкка калдырачакмын. 15Бөтен ярсулы ачуым вә каты җәзалар белән хөкем оештыргач, син тирә-юньдәге халыклар арасында хурлыкка вә көлкегә калачаксың, син алар өчен кисәтүле билге вә шом булачаксың. Моны Мин, Раббы, әйттем. 16Өстеңә ачлыкның рәхимсез укларын җибәреп, алар сине һәлак итә башлагач, Мин тагын да көчлерәк ачлык җибәрермен, ризыгыңны юк итәрмен. 17Өстеңә ачлык вә ерткыч җанварлар ябырылып, сине баласыз калдырачак; шәһәрдә үләт чире вә үлем хакимлек итәчәк; Мин сиңа каршы кылыч җибәрәчәкмен. Моны Мин, Раббы, әйттем».

Copyright information for TatIBT15