Ezekiel 7
Исраилнең ахыры якынлашу
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– Син, адәм углы, Хуҗа-Раббы Исраил җиренә болай дип әйтә, диген: «Һәлакәт! Җирнең дүрт почмагына һәлакәт килде. 3Инде менә соңгы сәгатең сукты, синең өскә ачуымны яудырачакмын, йөргән юлларыңа карап хөкем итәчәкмен, барлык әшәкелекләрең өчен җавап бирергә мәҗбүр итәчәкмен. 4Мин сине кызганып тормам, ярлыкамам, йөргән юлларың һәм барлык әшәкелекләрең өчен җәзалармын. Шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең». 5Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, бәла артыннан бәла килә. 6– 7Соңгы сәгать җитте, килеп җитте ул, сиңа якынлашты. Менә ул килә! Ябырылып, һәлакәт килә сиңа, ошбу җирдә яшәүче! Шул вакыт килеп җитте. Ул көн инде бик якын. Тауларда күңел ачу авазлары түгел, курку тавышлары яңгырый торган вакыт җитә. 8Тиздән өстеңә ярсуымны түгәрмен, ачуымны алырмын синнән, йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен, барлык әшәкелекләрең өчен хисап тотарсың! 9Кызганып тормам Мин сине, ярлыкамам, йөргән юлларың вә әшәкелекләрең өчен җәзасын бирермен. Шул чагында Минем – Раббы, җәза бирүче Зат икәнемне белерсең. 10Менә ул көн, менә ул килеп җитте! Бәла килде. Таяк чәчәк атты, тәкәбберлек бөреләнде. 11Җәбер-золым явызлык таягына әверелде. Алардан бернәрсә дә калмаячак: бик күп кешеләре дә, байлыклары да, муллыклары да, өстенлекләре дә юкка чыгачак. 12Шул вакыт килеп җитте, ул көн килеп иреште; җир сатып алган кеше куанмасын, сатарга мәҗбүр булган кеше кайгырмасын, чөнки барысына бик нык ачуым чыкты. 13Чөнки җирен саткан кеше үзе исән чакта кабат анда әйләнеп кайтмаячак; алар хакында Аллаһыдан иңгән күренеш кире алынмаячак; гөнаһлары аркасында беркем дә үзенең тормышын саклап кала алмаячак. 14Быргы кычкыртуга һәммәсе әзер булып торса да, беркем сугышка бармас, чөнки аларның бөтен өеренә бик нык ачуым чыкты. 15Дошман кылыч белән шәһәрнең тышкы ягында тора, ә шәһәр эчендә ачлык вә үләт чире генә. Кырдагы кеше кылычтан һәлак булыр, ә шәһәр эчендәгеләрне ачлык вә үләт чире кырыр. 16Исән калганнар тауларга качып китәр, һәм үзәнлектәге күгәрченнәр кебек һәркайсы үзенең гөнаһлары өчен сыкрар. 17Һәркайсының кулы салыныр,тезләре су өсте сыман дерелдәп торыр.
18Шул чагында алар тупас тукымага төренәчәк,
дәһшәткә күмеләчәк,
йөзләре оялудан кызарачак,
башларын кырачак алар.
19Үзләренең көмешләрен урамга чыгарып атачак алар,
алтыннары хәрәм әйбер кебек булачак.
Көмешләре дә, алтыннары да
Раббының ачу көнендә коткара алмас аларны.
Алтын вә көмешләре тамакларын туйдырмаячак,
корсакларын да тутырмаячак,
чөнки болар аларның гөнаһына сәбәпче булды.
20Кешеләр, үзләренең матур әйберләре белән горурланып,
шулардан әшәке, җирәнгеч сыннар ясадылар.
Шуңа күрә Мин әлеге әйберләрне
кешеләр өчен хәрәм нәрсәгә әверелдерәм.
21Мин аларны чит кешеләргә ганимәт ▼
▼ Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
итеп вәҗир йөзендәге явыз бәндәләргә табыш итеп бирәм;
шул кешеләр аларны нәҗесләячәк.
22Мин алардан йөземне читкә борырмын,
һәм алар Минем кадерле йортымны нәҗесләячәк –
юлбасарлар, анда кереп, аны нәҗесләячәк.
23Зынҗырлар ясагыз,
чөнки бу җир канлы җинаятьләр белән сугарылган,
шәһәр җәбер-золым белән тулган.
24Мин бирегә иң явыз халыкларны китерәчәкмен,
һәм алар биредәге йортларны үз кулына төшерәчәк.
Мин көчлеләрнең тәкәбберлеген бетерәчәкмен,
аларның изге урыннары нәҗесләнәчәк.
25Дәһшәт килгәч, алар тынычлык эзләр,
ләкин таба алмас.
26Бәла артыннан бәла килер,
бер имеш-мимеш икенчесен тудырыр,
пәйгамбәрләрдән илаһи күренешләр сорарлар,
руханилар канун өйрәтүдән туктар,
өлкәннәр киңәш бирә алмас.
27Патша хәсрәтләнер,
түрәләр өметен өзәр,
халыкның куллары калтырар.
Мин аларның кылган гамәлләренә карап җәзасын бирермен,
үз кагыйдәләре буенча хөкем итәрмен,
һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Copyright information for
TatIBT15