‏ Ezekiel 8

Иерусалимнең потлары

1Мин өйдә утыра идем. Яһүдә өлкәннәре да минем янда иде. Бу хәл алтынчы елның
…алтынчы елның… – Яһояхин патша куылганнан соң алтынчы елда дигән мәгънәдә; 1:2 не карагыз. 20:1; 24:1; 26:1; 29:1, 17; 30:20; 31:1; 32:1, 17 дә шул мәгънәне аңлата.
алтынчы аенда, айның бишенче көнендә булды. Анда миңа Хуҗа-Раббы кулы иреште.
2Ир-ат кыяфәтле затны күрдем мин; аның билдән түбән өлеше ут кебек булып, билдән югары өлеше исә ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман иде. 3Кулга охшаган нәрсә сузып, әлеге зат мине чәчләремнән эләктерде. Рух мине җир белән күк арасына күтәрде һәм Аллаһыдан булган күренештә Иерусалимгә, эчке ишегалдының төньяк капкасы төбенә китереп бастырды. Анда Раббының ачуын кузгаткан пот тора иде. 4Теге чакта миңа тигез җирдә Аллаһыдан иңгән күренештәге сыман, минем каршымда Исраил Алласының балкып торган шөһрәте пәйдә булды. 5Шунда Аллаһы миңа:

– И адәм углы! Күзләреңне төньякка таба күтәреп кара, – диде.

Мин күзләремне төньякка юнәлттем: анда, мәзбәх капкасының төньяк ягында, Раббының ачуын кузгаткан теге пот тора иде.
6Раббы миңа әйтте:

– И адәм углы! Син күрәсеңме аларның нәрсә эшләгәнен? Мине Үземнең изге йортымнан ераклаштырыр өчен, Исраил халкының нинди әшәкелекләр эшләгәнен күрәсеңме? Син әле тагын да җирәнгечрәк нәрсәләр күрерсең.

7Шуннан соң Ул мине ишегалдына керә торган капка төбенә алып килде. Карыйм – диварда бер тишек бар. 8Ул миңа әйтте:

– И адәм углы! Диварны тишеп чык.

Мин диварны тишеп чыктым һәм бер ишек күрдем.
9Аллаһы миңа:

– Кер дә алар монда кылган җирәнгеч әшәкелекне күр, – диде.

10Шуннан соң мин кердем дә бөтен диварларга ясалган төрледән-төрле сөйрәлүче вә хәрәм хайван сурәтләрен, Исраил халкының төрле потларын күрдем. 11Сыннар алдында Исраилнең өлкәннәреннән җитмеш ир заты, шулар арасында Шапан углы Яһазанья да басып тора иде; һәркайсы кулына сумала-майлар көйрәтү савыты тоткан, хуш исле сумала-майлардан куе болыт күтәрелә иде. 12Раббы миңа әйтте:

– Күрәсеңме, адәм углы: Исраил халкының өлкәннәре караңгыда, үзләренең сыннары куелган бүлмәләрдә нәрсә эшли? Чөнки алар: «Безне Раббы күрми, Раббы бу җирне ташлады», – диләр.

13Аннары Ул миңа:

– Аларның тагын да яманрак әшәкелекләрен күрерсең, – диде.

14Ул мине Раббы йортының төньяк капкасы төбенә алып килде. Анда хатын-кызлар Таммуз илаһын кызганып елап утыралар иде. 15Раббы миңа:

– Боларны күрәсеңме, адәм углы? Тагын да зуррак әшәкелекләр күрерсең, – диде.

16Шуннан соң Ул мине Раббы йортының эчке ишегалдына алып керде; Раббының Изге йортының капкасы янында, болдыр белән мәзбәх арасында, егерме бишләп ир заты, аркаларын Раббы йортына, йөзләрен көнчыгышка таба борып, кояшка сәҗдә кылалар иде. 17Ул миңа:

– Күрәсеңме, адәм углы: Яһүдә йорты биредә кылган әшәкелекләр азмы әллә?! Алар җирне җәбер-золым белән тутыралар, Минем ачуымны арттыралар. Кара: алар агач ботагын Минем борын төбенә китерәләр
…алар агач ботагын Минем борын төбенә китерәләр. – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: алар агач ботагын үзләренең борын төбенә китерәләр.
.
18Шуңа күрә Мин аларга ярсуымны түгәчәкмен, аларны кызганмаячакмын һәм ярлыкамаячакмын, колагыма каты итеп кычкырганда да, аларны ишетмәячәкмен.

Copyright information for TatIBT15