‏ Ezekiel 9

Иерусалимгә җәза бирү

1Шуннан соң мин Аның:

– Шәһәрне җәзага тартырга тиешле кешеләрнең һәркайсы кулына җимергеч коралын тотып килсен! – дип, каты итеп кычкырганын ишеттем.

2Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар.

3Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды. 4Раббы аңа:

– Иерусалим буйлап йөр, шәһәрдә кылынган әшәкелекләрдән хәсрәт кичергән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгайларына тамга сал, – диде.
5 6Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем.

Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар.
7Аннары Раббы аларга:

– Изге йортны нәҗесләгез, ишегалларын үлеләр белән тутырыгыз да чыгып китегез, – диде.

Алар, чыгып, шәһәр халкын үтерә башладылар.

8Шәһәр халкы кырылып барганда, мин, берьялгызым калып, йөзем белән җиргә капландым һәм:

– Йа Хуҗа-Раббы! Иерусалимгә ачуыңны яудырып, Исраилдә исән калганнарның һәммәсен дә һәлак итәрсең микәнни?! – дидем.

9Раббы миңа әйтте:

– Исраил белән Яһүдә йортының гөнаһлары бик зур, бу җир кан белән сугарылган, шәһәрдә бер тамчы да дөреслек юк; алар: «Раббы бу җирне ташлады, Раббы берни күрми», – диләр.
10Шуңа күрә Мин аларны кызганмаячакмын да, ярлыкамаячакмын да; Мин бары алар кылган гамәлләрне генә үз башына кайтарачакмын.

11Һәм шунда киндер күлмәкле, билендә язу кирәк-яраклары булган кеше, хәбәр алып кайтып:

– Мин һәммәсен дә Син кушканча эшләдем, – диде.

Copyright information for TatIBT15