‏ Ezekiel 11

Иерусалимнең хөкем ителүе

1Рух, мине күтәреп алып, Раббы йортының көнчыгышка караган капкасы янына китереп куйды. Һәм мин капка янында басып торган егерме биш кешене күрдем; алар арасында Аззур углы Яһазанья вә Бенаяһ углы Пелатия – халык башлыклары бар иде. 2Раббы миңа әйтте:

– И адәм углы! Менә, болар явыз ниятле кешеләр, шәһәргә начар киңәш бирәләр:
3«Йортлар салу вакыты әле тиз генә килми; бу шәһәр – казан, ә без – ит», – дип әйтә алар. 4Шуңа күрә пәйгамбәрлек кыл, адәм углы, аларга каршы пәйгамбәрлек кыл!

5Шунда миңа Раббы Рухы иңде һәм болай диде:

– Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкы, синең ни сөйләгәнеңне, уеңа нәрсә килгәнне Мин беләм.
6Бу шәһәрдә сез бик күп кеше үтердегез, урамнарны мәет белән тутырдыгыз». 7Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Шәһәрдә сез үтергән кешеләр – ит, ә бу шәһәр – казан; ләкин Мин сезне аннан куып чыгарачакмын. 8Сез кылычтан куркасыз, һәм Мин сезнең өскә кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 9Мин сезне шәһәрдән куып чыгарачакмын, чит халыклар кулына тапшырачакмын һәм сезгә хөкем оештырачакмын. 10Сез кылычтан һәлак булачаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен, һәм сез Минем Раббы икәнемне беләчәксез. 11Бу шәһәр сезнең өчен казан булмас, сез анда ит булмаячаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен. 12Сез Минем Раббы икәнемне белерсез; чөнки сез Минем кагыйдәләремне үтәмәдегез һәм Минем кануннарымны сакламадыгыз, ә бәлки үзегезне чолгап алган халыклар кануны буенча яшәдегез».

13Мин пәйгамбәрлек иткән чакта, Бенаяһ углы Пелатия үлде. Мин, җиргә йөзтүбән капланып, бөтен тавышыма:

– Йа Хуҗа-Раббым! Исраилнең исән калган халкын бөтенләй юк итәрсең микәнни?! – дип кычкырдым.

Раббының сөрелгән кешеләргә вәгъдәсе

14Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

15– И адәм углы! Иерусалимдә яшәүчеләр синең туганнарың, синең барлык карындаш туганнарың вә бөтен Исраил халкы турында: «Алар Раббыдан еракта яшиләр; бу җир безгә биләмә итеп бирелгән», – диләр. 16Моңа каршы син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Гәрчә Мин аларны еракларга, ят халыклар арасына сипсәм дә, җир буйлап таратсам да, киткән җирләрендә Мин халкым өчен күпмегәдер изге йорт булырмын». 17Шуңа күрә син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезне халыклар арасыннан җыеп алырмын да Үзем таратып-сипкән җирләрдән кире кайтарырмын һәм Исраил җирен сезгә бирермен».

18Кире әйләнеп кайткач, алар ул җирдәге барлык кабахәт нәрсәләрне вә әшәкелекләрне юк итәрләр. 19Мин аларга башка төрле йөрәк бирәчәкмен, яңа рух иңдерәчәкмен, аларның тәннәреннән, таш йөрәкләрен алып, тере йөрәк бирәчәкмен. 20Шуннан алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлар, Минем кануннарымны сакларлар һәм үтәрләр, шул чагында алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын. 21Ә инде йөрәге кабахәт нәрсәләргә вә әшәке потларга береккән кешеләргә Мин, кылган гамәлләренә күрә, җәзаны үз башына төшерермен. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Раббы шөһрәтенең Иерусалимнән китүе

22Шулчак тәгәрмәчләр янындагы керубимнәрнең канатлары күтәрелде; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте шул мәлдә алар өстендә иде. 23Раббының әлеге шөһрәте, шәһәр эченнән күтәрелеп, шәһәрдән көнчыгышта тау өстендә туктап калды. 24Шуннан соң Аллаһы Рухы иңдергән күренештә Рух мине күтәреп алды да килданиләр җиренә, сөрелгәннәр арасына күчереп куйды. Аннары миңа иңгән әлеге күренеш юкка чыкты. 25Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.

Copyright information for TatIBT15