Ezekiel 13
Ялган пәйгамбәрләргә гаеп ташлау
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Исраилнең пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләренә, үз фаразларына нигезләнеп сөйләүче пәйгамбәрләргә, Раббы сүзен тыңлагыз, диген, 3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Үз-үзен рухландыручы һәм башка берни күрмәүче акылсыз пәйгамбәрләргә кайгы! 4Синең пәйгамбәрләрең, Исраил, хәрабәләр арасында посып яткан төлкеләр кебек. 5Раббы көнендә булачак сугышта нык торыр өчен, сез, дивардагы җимерекләр янына барып, Исраил хакына диварны төзекләндермисез. 6Алар күргән нәрсәләр буш һәм күрәзәлекләре ялган. Раббы шулай белдерә, ди алар, гәрчә аларны Раббы җибәрмәсә дә; шул сүзләре чынга ашачак дип өметләнә алар. 7Сез буш күренешләр күрмәдегезмени?! Ялган күрәзәлек итмәдегезмени?! Мин әйтмәсәм дә, Раббы шулай дип белдерә, димәдегезмени?!» 8Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сез ялган күрәзәлек иткәнгә һәм буш күренешләр күргәнгә, Мин сезгә каршы чыгам, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 9Буш күренешләр күргән һәм ялган күрәзәлек иткән пәйгамбәрләргә каршы юнәләчәк Минем кулым; халкым киңәшмәсендә алар булмаячак, Исраил халкы исемлегенә кертелмәячәк һәм Исраил җиренә аяк басмаячак; һәм сез Минем Хуҗа-Раббы булуымны белерсез. 10Тынычлык юк чагында: «Тынычлык бар», – дип әйтеп, Минем халкымны юлдан яздырган өчен, халык какшап торган дивар корганда, аны агартып сылаган өчен, 11диварны агартып сылаучыларга әйт, ул авачак, диген. Коеп яңгыр һәм эре боз бөртекләре явачак, көчле җил күтәрелеп, диварны аударачак. 12Менә, дивар авар; шул чагында сездән: „Диварның сез сылаган акшары кайда соң?“– дип сорамаслармы?» 13Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ачудан ярсыган чагымда, Мин, көчле җил кузгатып, ярсуымнан коеп яңгыр һәм ачуымнан һәлакәтле боз явар. 14Сез агартып сылаган диварны нигезенә кадәр җимереп җиргә егармын, аның белән бергә үзегез дә һәлак булырсыз; һәм Минем Раббы булуымны белерсез. 15– 16Ачуымны дивардан һәм аны агартып сылаган кешеләрдән алгач, сезгә: „Дивар да, аны сылаучылар да, тынычлык юк чагында тынычлык турында Иерусалимгә пәйгамбәрлек иткән Исраил пәйгамбәрләре дә юк“, – диярмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 17Ә син, адәм углы, йөзеңне үз халкың кызларына, үз фаразларына нигезләнеп пәйгамбәрлек иткән кызларына бор һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит. 18Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кешенең җанын аулау өчен, һәр кул беләзегенә сихер бәйләвече тегүчеләргә һәм башларына төрле озынлыктагы бөркәнчек әзерләүчеләргә кайгы! Минем халкымның җаннарын аулап, үз җаннарыгызны коткарып кала алырсызмы сез?! 19Берничә уч арпа, берничә икмәк телеме хакына сез, үләргә тиеш булмаганнарның җаннарын кыеп һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырып, ялган сөйләгәнне тыңлаучы халыкны алдалап, халкым алдында Мине хур итәсез». 20Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кош аулаган сыман, җан аулау өчен теккән сихер бәйләвечләрегезгә каршы чыгып, аларны кулыгыздан йолкып алам һәм, сез кош аулаган сыман, аулаган җаннарны иреккә җибәрәм. 21Бөркәнчекләрегезне ертып ташлап, халкымны сезнең кулдан йолып алам, алар инде сезнең табыш булмас; һәм Минем Раббы икәнемне белерсез. 22Мин тәкъва кешене кайгыга салырга теләмәгәндә, сез, ялган сүз әйтеп, аны кайгыга салган өчен һәм тормышларын саклап калмасын дип яман кешеләрне яман юлларыннан бормаган өчен, 23сез инде ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез; Мин Үз халкымны сезнең кулдан йолып алам; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».
Copyright information for
TatIBT15