‏ Ezekiel 17

Бөркет вә йөзем агачы турындагы кинаяле хикәя

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Исраил халкына бер табышмак әйт һәм бер гыйбрәтле хикәя сөйлә әле. 3Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Киң канатлы, озын каурыйлы, йонлач, чуар зур бер бөркет Ливанга очып килде, бер эрбет агачының очын эләктереп алып, 4аның өске яшь ботагын өзде дә сәүдәгәрләр җиренә алып китте һәм сату-алучылар шәһәренә китереп утыртты. 5Шушы җирдә үсә торган үсемлекнең орлыгын алып, тал агачы утырткан кебек, уңдырышлы кырга зур су янына утыртып куйды. 6Ул, үсеп, киң ябалдашлы, тәбәнәк буйлы йөзем агачына әйләнде, ботаклары бөркеткә таба сузылган булып, тамырлары исә тирәндә иде. Әлеге йөзем агачы яңа ботаклар чыгарды, яфракка төренде.

7Киң канатлы, йөнтәс тагын бер зур бөркет бар иде. Һәм әлеге йөзем агачы тамырларын аңа таба сузды, су сорап, утыртылган җиреннән ботаклары белән аңа таба үрелде. 8Ул әйбәт туфракка, зур су янына утыртылган иде, шуңа күрә ботаклар җибәреп җимеш бирә, мәһабәт йөзем агачы була ала иде».

9Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Тернәкләнеп, үсеп китә алыр микән ул? Тамырлары белән йолкып алмаслармы аны, җимешләрен өзмәсләрме, корымасмы ул? Аңардан үсеп чыккан барлык яшь ботаклар корыячак, һәм аны инде төбе-тамыры белән кубарып алыр өчен, егәрле кул да, күп санлы халык та кирәк булмаячак. 10Күчереп утыртылган булса да мантып китә алыр микән ул? Көнчыгыш җилләрендә корып бетмәсме? Үзенең үсеп утырган урынында корымасмы?»

11Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

12– Әйтче фетнәчел йортка: «Моның нәрсә белдергәнен аңламыйсызмы?» Әйт аңа: «Менә, Бабил патшасы, Иерусалимгә килеп, аның патшасын вә башлыкларын Бабилгә алып китте, – диген. – 13 14Патшалык буйсынучан булсын, кабат күтәрелә алмасын, килешүгә тугрылыгын саклап көн күрсен өчен, ул, Иерусалим патшасының нәселеннән бер кешене алып, аның белән антлы килешү төзеде һәм әлеге җирнең башлыкларын үзе белән алып китте. 15Ләкин Иерусалим патшасы, Бабил патшасына каршы күтәрелеп, атлар вә күп гаскәр сорар өчен, илчеләрен Мисырга озатты. Эше уңышлы чыгармы аның?! Моны эшләгән кеше исән калырмы?! Килешүне бозып, исән калырмы ул?!

16Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Бабил патшасына биргән антына тугры булмаган, аның белән төзегән килешүне бозган өчен, Бабил җирендә, аны тәхеткә утырткан патша илендә үлемен табачак ул. 17Байтак җаннарны һәлак итәр өчен туфрак өелгәч һәм камау ныгытмалары корылгач, гаскәре көчле, җыелган халкы күп санлы булса да, фиргавен бу сугышта аңа ярдәм итә алмаячак. 18Антын санга сукмыйча, ул килешүне бозды, кул биреп ант итсә дә, шушыларны эшләде, әнә шуның өчен ул качып котыла алмаячак».

19Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин Иерусалим патшасын җәзалаячакмын, чөнки ул Минем антымны санга сукмады һәм килешүемне бозды. 20Мин аның өстенә ятьмәмне ыргытам, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; аны Бабилгә китерәм, Миңа тугры булмаган өчен җәзага тартам. 21Аның гаярь сугышчылары кылычтан һәлак булачак, исән калганнары исә төрле тарафка таралачак. Шул чагында сез моны Мин, Раббы, әйткәнне белерсез».

22Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мин, биек эрбет агачының очыннан бер ботакны алып, аны Үзем утыртырмын; агачның очыннан яшь бер үсентене сындырып алып, биек, мәһабәт тау башына утыртырмын. 23Исраилнең тау башына утыртырмын Мин аны, һәм ул, ботак җибәреп, җимеш үстерәчәк, мәһабәт эрбет агачына әйләнәчәк. Ул агачта төрле-төрле кошлар оя корачак, күләгәле ботаклары арасында үзенә сыену урыны табачак. 24Урмандагы барлык агачлар шуны беләчәк: Мин, Раббы, биек агачны тәбәнәгәйтәм, тәбәнәк агачны биегәйтәм, яшел агачны корытам, ә корыган агачны чәчәк ата торган итәм».

Боларны Мин, Раббы, әйттем һәм шулай эшләячәкмен дә.

Copyright information for TatIBT15