‏ Ezekiel 18

Раббының гаделлеге

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– Исраил җире турында «Аталары әче йөзем ашаган, ә балаларының тешләре камаша» дигән мәкальне әйткәндә, сез нәрсәне күздә тотасыз? 3Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Исраилдә сез бу мәкальне бүтән әйтмәячәксез. 4Менә, барлык җаннар да Минеке: атасының да, углының да җаны Минеке; гөнаһ кылган җан үләчәк.

5Тәкъва кеше исә дөрес вә гадел гамәлләр кылса, 6таулардагы сыннарга китергән корбан итен ашамаса һәм Исраил халкы потларына табынмаса, якынының хатынын нәҗесләмәсә һәм күрем вакытында хатынына якын килмәсә, 7беркемне дә рәнҗетмәсә, бурычка алган кешегә үз рәһенен
Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
кайтарса, кешене таламаса, икмәген ач кешегә бирсә һәм шәрә кешене киендерсә,
8әҗәткә биргән акчасын арттырып алмаса, рибачы
Рибачы – процентка акча биреп торучы.
булмаса, гаделсез эш кылмаса, кешегә хөкемне гадел оештырса,
9Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылса һәм кануннарымны ихластан сакласа, ул, димәк, тәкъва кеше, һәм ул һичшиксез яшәячәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

10 11Әгәр аның рәхимсез углы кеше канын түксә һәм атасы кылмаган эшләрне кылса: таулардагы сыннарга китергән корбан итен ашаса, якынының хатынын нәҗесләсә, 12ярлы вә мохтаҗларны рәнҗетсә, кешене таласа, бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтармаса, потларга табынса, әшәкелекләр эшләсә, 13табыш алыр өчен, әҗәткә акча бирсә, аны арттырып алса, ул исән кала аламы?! Юк, ул исән кала алмый. Андый әшәкелекләр эшләгән кеше һичшиксез үлемгә тапшырылачак, үз үлемендә ул үзе гаепле булачак.

14Әгәр андый кешенең үз углы туып, атасының гөнаһларын күрә торып, аларны кабатламаса, 15таулардагы сыннарга китерелгән корбан итен ашамаса, Исраил халкының потларына табынмаса, якынының хатынын нәҗесләмәсә, 16кешене рәнҗетмәсә, бурычка алган кешедән рәһенен алмаса, беркемне таламаса, ачларга ризык бирсә, шәрәләрне киендерсә, 17ярлы кешегә начарлык эшләмәсә, бурычка акча биреп, аны арттырып түләтмәсә, Минем кануннарымны сакласа, кагыйдәләрем буенча гамәл кылса, атасы кылган гөнаһлар өчен үлмәс, һичшиксез яшәр. 18Ә аның атасы үзенең гөнаһлары – кешеләрне рәхимсез төстә изгәне, туганын талаганы һәм халкы арасында начарлык эшләгәне өчен үләчәк.

19Сез: «Ни өчен угыл атасының гөнаһлары өчен җавап бирми?» – дип сорыйсыз. Чөнки углы дөрес вә гадел гамәлләр кыла, Минем барлык кагыйдәләремне саклап, аларны үти; шуңа күрә ул һичшиксез яшәячәк. 20Гөнаһ кылган җан үләчәк; атасының гаебен углы үз өстенә, ә атасы углының гаебен үз өстенә алмаячак, тәкъва кешенең тәкъвалыгы үзе белән калачак, явыз кешенең явызлыгы да үз өстендә булачак.

21Әгәр инде явыз кеше, барлык кылган гөнаһларын ташлап, Минем бөтен кагыйдәләремне сакласа һәм дөрес вә гадел гамәлләр кылса, һичшиксез яшәячәк, үлмәячәк. 22Ул кылган барлык җинаятьләр искә алынмаячак, чөнки дөрес гамәлләр кылганга күрә, ул яшәячәк. 23Әллә Мин явыз кешенең үлүен телимме?! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Әүвәлге шөгылен ташлап исән калуын теләмиммени Мин аның?!

24Ә инде тәкъвалыгыннан тайпылып, гаделсез эш кылса, явыз кеше кылган бөтен әшәкелекләрне эшләсә, тәкъва кеше яши алыр микән?! Ул кылган гадел гамәлләр онытылачак; тугры булмаганы һәм кылган гөнаһлары өчен ул үләчәк.

25Ләкин сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Тыңла әле, Исраил халкы! Минем юлым ялгышмыни?! Үзегезнең юлларыгыз ялгыш түгелме соң?! 26Әгәр тәкъва кеше тәкъвалыгыннан тайпылып гөнаһ кылса һәм шуның өчен үлсә, ул үзе кылган гаделсез эшләре аркасында үлә. 27Ә инде явыз кеше, явызлыгыннан ваз кичеп, дөрес вә гадел гамәлләр кылса, үзенең җанын коткарып калачак. 28Үзе кылган барлык җинаятьләрен танып ихластан тәүбә иткәнгә күрә, ул һичшиксез исән калачак, үлмәячәк. 29Ә Исраил халкы: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – ди. Әй Исраил халкы, Минем юлларым дөрес түгелмени?! Үзегезнең юлларыгыз ялгыш түгелме соң?!

30Шуңа күрә, Исраил халкы, Мин сине хөкем итәм, һәркемне барган юлы буенча хөкем итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Абындыручы гөнаһларыгыз үзегезне һәлак итмәсен өчен тәүбәгә килегез, барлык җинаятьләрегездән ваз кичегез. 31Кылган барлык җинаятьләрегезне ташлагыз, үзегезгә яңа йөрәк вә яңа рух булдырыгыз; ни өчен үләргә сиңа, Исраил халкы?! 32Үлеп баручының үлемен теләмим Мин, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Тәүбәгә килегез һәм яши бирегез!

Copyright information for TatIBT15