‏ Ezekiel 20

Фетнәчел Исраил халкы

1Җиденче елның бишенче аенда, унынчы көндә Исраилнең берничә өлкәне, Раббыдан киңәш сорарга дип, минем каршыма килеп утырды. 2Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:

3– И адәм углы! Исраил өлкәннәренә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез Миңа киңәш сорарга килдегезме?! Ләкин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә җавап бирмәячәкмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

4Син аларны хөкем итәчәксеңме?! Аларны хөкем итәчәксеңме, адәм углы?! Аталарының нинди әшәкелекләр кылганын белдер аларга, 5Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраилне сайлап алган көнне Мин, кулымны күтәреп, Ягъкуб токымына ант иттем һәм Мисыр җирендә Үземне аларга таныттым. Кулымны күтәреп аларга, Мин сезнең Раббы Аллагыз, дип әйттем. 6Ул көнне аларга, Мин сезне Мисыр җиреннән Үзем тәгаенләп куйган, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә алып чыгармын, дип ант иттем. 7Мин аларга, һәркем үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташласын, үзен Мисыр потлары белән нәҗесләмәсен, Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дидем.

8Ләкин алар Миңа каршы баш күтәрделәр һәм Мине тыңламадылар; беркем дә үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташламады һәм Мисыр потларына табынудан туктамады. Шунда Мин, ачуымны вә ярсуымны Мисыр җирендә алар өстенә түгәчәкмен, дидем. 9Мин моны Үз исемем хакына, чит халыклар алдында исемем хурлыкка төшмәсен дип эшләдем. Чөнки Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен, Мин аларга Үземне нәкъ шул халыклар алдында таныткан идем. 10Шуның өчен Мин аларны, Мисыр җиреннән чыгарып, чүлгә китердем. 11Аларга Үземнең кагыйдәләремне бирдем, Үземнең кануннарымны җиткердем; шуларны үтәгән кеше исән калыр, дидем. 12Шулай ук безнең арада билге булсын дип һәм аларны изге итүемне күрсеннәр дип, шимбә көннәремне дә бирдем.

13Ләкин Исраил халкы чүлдә Миңа каршы баш күтәрде; Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне дә тәмам бозды; шуннан Мин, ярсуымны аларга яудырачакмын һәм аларны чүлдә һәлак итәчәкмен, дидем. 14Ләкин чит халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен дип, алай эшләмәдем, чөнки Мин аларны Мисырдан шул халыклар күз алдында чыгардым. 15Һәм Мин чүлдә, кулымны күтәреп, аларга тәгаенләнгән, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә аларны кертмәскә ант иттем. 16Чөнки алар Минем кануннарымны үтәмәделәр, кагыйдәләрем буенча гамәл кылмадылар, Минем шимбә көннәремне боздылар; аларның йөрәкләре үз потларына береккән иде.

17Шуңа карамастан Мин аларны кызгандым, чүлдә һәлак итмәдем. 18Чүлдә аларның угылларына болай дидем: „Аталарыгыз кагыйдәләре буенча яшәмәгез, аларның кануннарын үтәмәгез, потларына табынып, үзегезне нәҗесләмәгез. 19Мин – сезнең Раббы Аллагыз: Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылыгыз, кануннарымны саклагыз һәм аларны үтәгез. 20Сезнең белән Минем арада билге булсын өчен, шимбә көннәремне изге итегез, шуннан соң сез Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез“.

21Ләкин аларның угыллары да Миңа каршы баш күтәрде: алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне бозды. Шунда Мин, чүлдә алар өстенә ярсуымны түгәчәкмен, ачуымны алардан алачакмын, дидем. 22Ләкин Мин кулымны читкә алдым, ят халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен өчен, моны эшләмәдем. Чөнки Мин аларны шул халыклар алдында Мисырдан чыгардым. 23Шулай ук, чүлдә кулымны күтәреп, Мин аларны төрле халыклар арасына таратырга, төрле җиргә чәчәргә ант иттем. 24Минем кануннарымны үтәмәгән һәм кагыйдәләремне кире каккан өчен, шимбә көннәремне бозган өчен, аталарының потларына күзләрен төбәп табынган өчен, шулай эшләдем Мин. 25Аннары Мин аларга начар кагыйдәләрне, гомер итәргә комачаулый торган кануннарны үтәргә ирек бирдем. 26Аларны куркытыр һәм аларга Раббы икәнемне танытыр өчен, Мин аларга беренче булып туган балаларын корбан итәргә, үзләрен нәҗесләндерергә юл куйдым».

27Шуңа күрә, адәм углы, Исраил халкына җиткер, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең аталарыгыз, Миңа тугры булмыйча, менә тагын ничек хур иткәннәр: 28аларны вәгъдә ителгән җиргә китергәч, берәр биек калкулык яки мул яфраклы агач күрүгә, алар шунда корбан чала, Минем ачуымны чыгара торган корбан бүләкләре китерә, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, шәраб бүләкләре коя башладылар. 29Мин алардан, сез йөри торган калку җир нинди урын ул, дип сорадым». (Әлеге урын бүгенгә кадәр «калку җир» дип атала.)

30Шуңа күрә Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез, аталарыгызга ияреп, үзегезне нәҗесләргә һәм алар табынган җирәнгеч потлар белән фәхешлек итәргә телисезме?! 31Корбаннар китереп, угылларыгызны ут аша үткәреп, сез үзегезне бүгенге көнгә хәтле барлык потларыгыз белән нәҗесләндерәсез, шуннан соң Мин сезгә киңәш биримме, Исраил халкы?! Үземнең бар булуым белән ант итәм: Миңа сорау бирергә рөхсәт итмәм сезгә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

32Сез: „Чит халыклар кебек булачакбыз, башка кавемнәр кебек, агач белән ташка табыначакбыз“, – дисез, ләкин сезнең уегызга килгән нәрсә тормышка ашмаячак.

33Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сезнең өстән Мин, көчле кулымны җәеп, ярсу белән хакимлек итәчәкмен. 34Көчле кулымны җәеп, ярсу белән Мин сезне халыклар арасыннан чыгарачакмын, Үзем тараткан җирләрдән җыеп алачакмын. 35Сезне халыклар чүленә китереп, анда йөзгә-йөз килеп хөкем итәчәкмен. 36Ата-бабаларыгызга Мисыр чүлендә хөкем оештырган кебек, сезне дә шулай хөкем итәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 37Сезне, хакимлек таягы аша уздырып, килешү тезгененә кертәчәкмен. 38Фетнәчел һәм Миңа буйсынмаучы кешеләрне арагыздан чыгарып атачакмын. Килмешәк булып яшәгән җирләреннән Мин аларны чыгарачакмын, ләкин алар Исраил җиренә аяк басмаячак, шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез.

39Ә сезгә, Исраил халкы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мине тыңлыйсыгыз килмәсә, һәркайсыгыз, үзенең потлары янына барып, аларга хезмәт итсен, ләкин Минем изге исемемне үзегезнең корбаннарыгыз вә потларыгыз белән бүтән хур итмәссез. 40Чөнки Минем изге тавымда, Исраилнең биек тавында, бөтен Исраил халкы Миңа хезмәт итәчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Мин аларны анда кабул итәчәкмен һәм сезнең бүләкләрегезне, уңышыгызның иң яхшы өлешен, барлык изге бүләкләрегезне таләп итәчәкмен. 41Чит халыклар арасыннан чыгаргач һәм таралган җирләрегездән җыеп алгач, сезне сумала-майларның хуш исе кебек кабул итәчәкмен. Мин бүтән халыклар алдында сезгә Үземнең изгелегемне күрсәтәчәкмен. 42Сезне Исраил җиренә керткәч, Минем Раббы икәнемне белерсез. Ул җирне Мин, кулымны күтәреп, сезнең ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән идем. 43Шунда сез үзегезне нәҗесләндергән узган юлларыгызны вә кылган гамәлләрегезне исегезгә төшерерсез, кылган явызлыкларыгыздан үз-үзегезгә җирәнеп карарсыз. 44Сезнең яман юлларыгыз һәм гөнаһлы гамәлләрегез өчен түгел, ә бәлки Үз исемем хакына сезнең белән мөгамәлә иткәндә, сез, Исраил халкы, Минем Раббы икәнемне белерсез“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Җәза бирүче ут вә кылыч

45Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

46– И адәм углы! Көньякка таба карашыңны юнәлтеп, көньяк тарафка сүзеңне әйт, шул яктагы урманга пәйгамбәрлек ит. 47Әлеге урманга әйт: «Раббы сүзен тыңла, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин сиңа ут төртәм, һәм ул һәртөрле яшел агачыңны, һәртөрле коры агачыңны яндырачак; дөрләгән ялкын сүнмәячәк, көньяктан алып төньякка кадәр булган бар нәрсәне көйдерәчәк. 48Һәртөрле җан иясе шушы утны Мин, Раббы, яндырганны күрәчәк, һәм ул ут сүнмәячәк“».

49Һәм мин әйттем:

– Йа Хуҗа-Раббым! Кешеләр минем турыда: «Гыйбрәтле хикәя сөйләмиме икән ул?!» – диләр.

Copyright information for TatIBT15