Ezekiel 21
1Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы! Йөзеңне Иерусалим ягына бор һәм изге урыннарга карап сүзеңне әйт, Исраил җиренә пәйгамбәрлек ит, 3Исраил җиренә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сиңа каршы чыгам, кылычымны кыныннан алып, синдәге тәкъва кешене дә, явыз кешене дә һәлак итәм. 4Тәкъва һәм явыз кешене юк итәр өчен, Минем кылычым, кыныннан чыгып, көньяктан төньякка кадәр һәртөрле җан иясенә юнәлер. 5Һәр җан иясе Мин Раббының кылычны кыныннан алуымны һәм аның инде кире әйләнеп кайтмаячагын белер». 6Ә син, адәм углы, сыкран, ыңгырашкан йөрәгең белән алар күз алдында ачынып сыкран. 7Синнән: «Нигә сыкранасың?» – дип сорарлар, син: «Алда көткән хәбәрдән, – диярсең. – Шуннан соң һәр йөрәк эрер, барлык куллар салынып төшәр, һәртөрле рух хәлдән таяр, тезләр су өсте кебек дерелдәп торыр. Шул көннәр якынлаша, болар һәммәсе дә булачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. 8Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 9– И адәм углы! Пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Хаким болай дип әйтә, диген: «Кылыч, кылыч инде чарланган, йөзе ялтырый,10күпләрне чабар өчен чарланган ул,
яшендәй ялтырасын өчен ышкылган.
Ни дип сөенергә безгә?! –
Углымның ▼
▼ Углымның… – «Яһүдә вә аның нәсел токымнарының» дип аңларга кирәк (карагыз: «Яратылыш», 49:9).
хакимлек таягы һәртөрле агачка түбәнсетеп карый!11Ялтыратып чистартыр өчен,
кулда кысып тотар өчен бирелгән ул кылыч.
Җан кыючы кулына алсын өчен чарланган, чистартылган ул.
12И адәм углы, ыңгыраш, үкереп ела,
чөнки ул Минем халкыма һәм
Исраил хакимнәренә каршы төбәлгән.
Алар Минем кешеләрем белән бергә кылычтан узачак.
Кайгыдан күкрәгеңне төй!
13Бу сынау һичшиксез килер.
Хакимлек таягын кылыч чабып өзсә, нәрсә булыр?! –
дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
14Әй адәм углы, пәйгамбәрлек ит һәм
учың белән учыңа сук!
Кылыч ике, өч тапкыр бәрсен –
җан кыя торган кылыч ул,
зур кырылыш өчен кылыч.
Аларга төрле яктан һөҗүм итә ул.
15Йөрәкләр хәлдән тайсын, һәлак булганнар артсын өчен,
кылычның очын Мин аларның капкалары төбенә куям.
Яшен кебек ялтырый ул,
чабар өчен очланган.
16И кылыч йөзе, кайсы якка юнәлсәң –
уңгамы, сулгамы – шунда бәр.
17Мин дә учым белән учка бәрермен –
ачуымны шулай басармын.
Моны Мин, Раббы, әйттем».
18Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 19– Син, адәм углы, Бабил патшасының кылычы киләсе ике юлны билгелә. Алар икесе дә бер үк җирдән башлансыннар; һәм шәһәргә керә торган юллар чатында билге ясап куй. 20Кылыч барасы ике юлны – Аммон шәһәре Рабаһка һәм шулай ук Яһүдәгә, ныгытылган Иерусалимгә илтә торган юлларны билгелә. 21Чөнки Бабил патшасы, фал ачар өчен, ике юл чатында туктап калыр: укларын селкетер, потларыннан сорар, җәнлек бавырына карап фал ачар. 22Аның уң кулына «Иерусалимгә» дигән шобага чыгар, һәм ул шунда дивар җимерүче җайланма куярга, үтерергә әмер бирергә, сугышчан өн салырга, капка җимерүче җайланма китерергә, туфрак өеп, камау ныгытмасы төзергә тиеш булыр. 23Бу юрау Раббыга ант иткән кешеләр өчен ялган пәйгамбәрлек булып тоелыр, ләкин Ул, кылган гөнаһларын истә тотып, аларны әсир итәр. 24Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ачыктан-ачык фетнә күтәреп, гаебегезне искә төшергән һәм кылган бөтен гамәлләрегезнең гөнаһлы булуын күрсәткән өчен – әнә шулар өчен сезне әсир итеп алачаклар. 25И син, Исраилнең җинаятьчел явыз хакиме,
синең көнең килде,
җәза сәгатең сукты синең!
26Хуҗа-Раббы болай дип әйтә:
„Баш киемеңне сал, таҗыңны сал!“
Бар нәрсә үзгәрәчәк хәзер:
түбәннәр югары күтәрелер,
ә югарыда булганнар түбән төшәр.
27Һәлакәт! Һәлакәт!
Һәлакәт алып киләм Мин!
Мин билгеләгән кеше килгәнче,
әлеге җир тернәкләнә алмаячак;
Мин бу җирне аңа тапшырачакмын».
28Ә син, адәм углы, пәйгамбәрлек ит, Аммон угыллары һәм аларның оятсызлыгы турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кылыч! Кылыч!
Җаннарны кыяр өчен, кыныннан чыгарылган,
яшендәй уйнап торсын өчен, ялтыратып чистартылган ул.
29Синең турындагы күренешләр – ялган,
күрәзәлекләр – чын түгел:
кылыч инде явызларның бугазына терәлгән,
аларның соңгы көне җитте,
җәза сәгате сукты аларның.
30Кылычыңны, Бабил, кынына тык!
Мин сине туган, яралган җиреңдә хөкем итәчәкмен;
31ачуымны синең өскә яудырачакмын,
сиңа утлы сулышымны өрәчәкмен,
сине кешеләр үтерүдә тәҗрибәсе зур булган
рәхимсез затлар кулына тапшырачакмын.
32Син ут өчен азык булачаксың,
каның җиргә сеңәчәк,
кешеләр сине исләренә дә алмаячак.
Моны Мин, Раббы, әйттем».
Copyright information for
TatIBT15