‏ Ezekiel 24

Тутыккан казан турындагы кинаяле хикәя

1Тугызынчы елда, унынчы айның унынчы көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Шушы, бүгенге көнне язып куй; бу көнне Бабил патшасы Иерусалимне чолгап алды. 3Бу фетнәчел халыкка гыйбрәтле хикәят сөйлә, аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген:

«Казанны куй да су белән тутыр,
4аңа ит кисәкләре сал,
иң яхшы кисәкләрне – бот вә калак итен сал,
иң шәп сөякләр куш.
5Иң симез сарыкларны сайлап ал.
Сөякләр астына утын өй,
су кайнатып, сөякләрне пешер».

6Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә, тутыккан һәм тутыгы купмый торган казанга кайгы! Жирәбә салып тормыйча, аннан ит кисәкләрен берәм-берәм алып ат. 7Чөнки шәһәр халкы бөтен кешенең күз алдында шәрә кыяда кан койды; җиргә түгелсә, тузан белән капланыр иде ул. 8Үч алыр өчен ярсуым кайнасын дип, әлеге канны Мин, күренеп торырлык итеп, шәрә кыяда калдырдым».

9Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә кайгы! Учакка Мин дә утын өярмен. 10Утын өстә, ут дөрләт, итне пешер, тәмләткечләр куш – сөякләре янып бетсен. 11Казанны күмер өстенә буш килеш куй – бакыры кызсын, эчендәге пычрагы эресен, тутыгы янып бетсен. 12Юк, тырышуым бушка булды, чөнки калын булып утырган тутыкны ут та бетерә алмады. 13Синең азгынлыгың – әнә шул шакшылык ул. Мин сине чистартырга тырышып та, син чистармаганга күрә, сиңа булган ярсуым ташып түгелгәнче, синең чистарынасың юк. 14Мин, Раббы, әйттем моны. Минем гамәл кылыр вакытым җитте. Мин Үземне тыймам, аяусыз һәм рәхимсез булырмын. Йөргән юлларың, кылган эшләрең буенча хөкем ителерсең син». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Яхәзкыл хатынының үлеме

15Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

16– И адәм углы! Күзләреңә ямь бирүче кешеңне Мин синнән бер мизгелдә тартып алам; ләкин син хәсрәтләнмә, зарланма, күз яшеңне түкмә. 17Эчеңнән генә ыңгыраш, үлгәннәргә матәм тотма: баш киемеңне вә аяк киемеңне салма, сакалыңны каплама, матәм икмәген ашама!

18Бервакыт иртән мин халык белән сөйләштем, ә кичен минем хатыным вафат булды. Икенче көндә исә миңа кушылган эшне эшләдем.

19Халык миннән:

– Кылган гамәлләреңнең мәгънәсен безгә әйтмәссеңме? – дип сорады.

20Мин аларга:

– Миңа Раббы сүзе килеп иреште, – дип җавап бирдем,
21– Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин Үземнең изге йортымны – сез горурланган ныгытманы, күзегезгә ямь, җаныгызга шатлык булган нәрсәне нәҗеслим, сез калдырып киткән угыл-кызларыгыз кылычтан һәлак булыр. 22Сез дә Мин эшләгәнне эшләрсез: сакалыгызны капламассыз һәм матәм икмәген ашамассыз, 23башыгызда баш киеме, аягыгызда аяк киеме булыр, хәсрәтләнмәссез дә, зарланмассыз да, кылган гөнаһларыгыздан әкрен генә сызып ыңгырашып торырсыз. 24Яхәзкыл сезнең өчен билге булыр: ул эшләгәнне сез дә эшләрсез; шул вакыт килгәч, Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».

25 26И адәм углы, Мин аларның ныгытмасын, күзләренең ямен, җаннарының шатлыгын, угыл вә кызларын тартып алган көндә синең янга качып котылган берәү килер һәм сиңа бу хәбәрне җиткерер. 27Ул көнне, синең телең ачылып, аның белән сөйләшә башларсың, инде бүтән дәшми тормассың, алар өчен билге булырсың, һәм Минем Раббы булуымны белерләр.

Copyright information for TatIBT15