‏ Ezekiel 25

Исраил тирәсендәге халыкларга каршы пәйгамбәрлек итү

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Йөзең белән Аммон угыллары яшәгән тарафка борыл һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит. 3Аммон угылларына, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Минем изге йортым нәҗесләнгәнгә, Исраил җире чүлгә әйләнгәнгә, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелгәндә „әһә“дип кимсетеп сөйләгәнгә күрә, 4Мин сине көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм; алар, чатырларын корып, синең җиреңә килеп төпләнерләр, җимешләреңне ашарлар, сөтеңне эчәрләр. 5Рабаһны Мин – дөяләр өчен көтүлек, Аммонны вак терлек өчен ял итү урыны итәрмен, шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».

6Чөнки Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кул чабып, аяк тыпырдатып, Исраил җиренә карата нәфрәт белдергәнең, сөенгәнең өчен, 7синең өстеңә кулымны сузып, сине башка халыкларга талатырга бирәм, сине халыклар, илләр арасыннан юкка чыгарам, сине һәлак итәм; шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».

8Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мәаб белән Сәгыйрь: „Менә, Яһүдә йорты да башка барлык халыклар кебек булды“, – дигән өчен, 9Мин Мәабның чик буендагы шәһәрләрдән – Бәйт-Ешимот, Багал-Мегон вә Кыръятаимнән, иң гүзәл җирдән башлап, аның иңбашын ачам. 10Мин аны Аммон угыллары белән бергә көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм, шунлыктан халыклар арасында ул бүтән искә алынмаячак. 11Мәабка хөкем оештырам, шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».

12Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Яһүдә йортыннан үч алып, зур гөнаһ кылганы өчен, – 13ди Хуҗа-Раббы, – кулымны Эдом өстенә сузып, аның кешеләре белән терлекләрен юк итәчәкмен, аны чүлгә әйләндерәчәкмен, Теманнан алып Деданга кадәр һәммәсе кылычтан һәлак булачак. 14Эдомнан Мин Үземнең Исраил халкы кулы белән үч алачакмын, һәм алар Эдомда Минем ачуым вә ярсуым буенча эш итәрләр. Эдом Минем ничек үч алуымны белер», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

15Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Пелештиләр – үч алучан халык. Йөрәкләре нәфрәт белән тулганга күрә, алар үч алдылар, күптәнге дошманын юк итәргә тырыштылар. 16Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – менә, Мин кулымны пелештиләргә таба сузам, керетиләрне тар-мар китерәм, диңгез ярында калганнарны юк итәм. 17Мин рәхимсез рәвештә алардан үчемне алырмын, ярсый-ярсый аларны җәзалармын. Үчем кангач, алар Минем Раббы икәнемне белерләр».

Copyright information for TatIBT15