‏ Ezekiel 26

Сур каласына каршы пәйгамбәрлек итү

1Унберенче елда, айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Иерусалим хакында Сур: «Әһә, халыклар капкасы җимерелгән, ул минем өчен ачылган, мин рәхәт чигәм, ә ул бушап калган», – дигән өчен, 3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мин сиңа каршы чыгам, Сур; диңгез үзенең дулкыннарын күтәргән кебек, сиңа каршы күп халыкларны күтәрәм Мин. 4Алар Сур каласының диварларын җимерәчәк, манараларын ватачак, Мин исә, хәрабәләрен себереп түгеп, аны шәрә кыяга әйләндерәчәкмен. 5Диңгез уртасында ятьмә сала торган урын булыр ул. Моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Халыклар тарафыннан таланыр ул, 6аңа буйсынган шәһәр-авыллар кылычтан һәлак булыр. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».

7Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин төньяктан Сур өстенә патшалар патшасын – Бабил патшасы Нәбухаднессарны китерәм. Атлары, сугыш арбалары, җайдаклары, гаскәре, күп санлы халкы белән киләчәк ул, 8сиңа буйсынган шәһәр-авылларны кылычтан уздырачак, сиңа каршы камау өеме ясаячак, туфрак өячәк, калканнарын күтәрәчәк. 9Дивар җимерүче җайланмаларын синең диварларыңа китереп терәячәк, манараларыңны балта белән ватачак. 10Аның күп санлы атлары күтәргән тузан сине каплап алачак. Диварлары җимерелгән шәһәргә бәреп кергәндәге кебек, капкаңнан кергәндә, аларның җайдаклары, тәгәрмәчләре вә сугыш арбалары чыгарган тавыштан диварларың дер селкенеп торыр. 11Атларының тояклары синең барлык урамнарыңны таптап бетерер; халкыңны алар кылычтан уздырыр; синең таза-нык баганаларың җиргә авар. 12Синең байлыгыңны талап алырлар, әйберләреңне урларлар, диварларыңны сүтеп матур йортларыңны ватканнан соң, таш, агач, чүп-чарны суга ташларлар. 13Сине җырлавыңнан туктатам, гөслә моңнары бүтән ишетелмәс. 14Сине шәрә кыяга әйләндерәм, ятьмә киптерә торган урын булырсың син; бүтән аякка баса алмассың. Моны Мин, Раббы, әйттем», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

15Хуҗа-Раббы Сурга болай дип әйтә: «Син ауганда чыккан тавыштан, яралыларның ыңгырашуыннан, синдәге үтерештән диңгездәге утраулар куркып калыр. 16Утраулардагы хакимнәрнең барысы да тәхеттән төшәр һәм, өсләрендәге япанчаларын, парча киемнәрен салып, куркынып, җиргә утырыр һәм, синең язмышыңны уйлап, калтыранып таң калыр. 17Алар сине кызганып елар, сиңа:

„Диңгезчеләр яшәгән данлыклы шәһәр,
һәлак булдың син!
Диңгездә кодрәт иясе булып,
халкың белән бергә әйләнә-тирәгә шом салып тордың син.
18Хәзер, син ауган көндә, яр буйлары дер селкенә,
синең һәлакәтеңне күреп, диңгездәге утрауларның коты алына“,

– дияр».

19Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кеше яшәмәгән, бушап калган шәһәргә әйләндергәч, төпсез чоңгылларның зур сулары сине күмеп киткәч, 20Мин сине упкынга төшүчеләр белән бергә элек яшәгәннәр янына төшерәм. Синдә башкача халык яшәмәсен һәм тереләр дөньясында сиңа урын булмасын өчен, Мин сине, мәңгелек хәрабәләр арасына урнаштырган кебек, упкынга төшүчеләр белән бергә түбәнге дөньяга урнаштырам. 21Сине коточкыч һәлакәткә дучар итәм, һәм син юкка чыгарсың; сине эзләрләр, ләкин беркайчан таба алмаслар». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Copyright information for TatIBT15