‏ Ezekiel 29

Мисырга каршы пәйгамбәрлек итү

1Унынчы елда, унынчы айның уникенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Йөзең белән Мисыр патшасы фиргавенгә таба борылып, аңа һәм барлык Мисыр халкына каршы пәйгамбәрлек ит, 3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең дошманың, фиргавен, Мисыр патшасы. Үзенең елгасында яткан килеш: „Нил – минем елгам, мин аны үзем өчен булдырдым“, – дип әйтүче олы гәүдәле аждаһа син. 4Ләкин Мин синең теш казналарыңа ыргак кидерәм һәм тәңкәләреңә елгаларыңдагы балыкларны ябыштырам, сине тәңкәләреңә ябышкан барлык балыкларың белән бергә елгаларыңнан тартып чыгарам; 5сине вә синең елгаларыңнан чыгарылган барлык балыкларны чүлгә илтеп ыргытам, син ачык кырда ятып калачаксың, сине күтәреп алмаячаклар; сине җирдәге җәнлекләргә вә һавадагы кошларга азык итеп бирермен. 6Шуннан соң Мисырның бар халкы Минем Раббы икәнемне белер. Исраил халкы өчен син камыш терәү кебек булдың. 7Сиңа куллары белән тотынгач, син, ярылып, аларның иңбашларын чәнчедең, таянгач, сынып, аларны аяктан ектың».

8Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сиңа каршы кылыч җибәрәм – синең кешеләреңне һәм терлегеңне юк итәм. 9Шуннан соң Мисыр җире чүл вә далага әверелер, һәм Минем Раббы икәнемне белерләр.

Син: „Нил – минем елгам, аны мин булдырдым“, – дип әйткән өчен,
10Мин сиңа һәм синең елгаларыңа афәт җибәрәм, Мигдолдан алып Севенегә кадәр, Хәбәшстан чигенә кадәр Мисыр җирен хәрабә хәленә китерәм, аңардан чүл ясыйм. 11Анда кеше аягы басмаячак, терлекләр йөрмәячәк, кырык ел буена җан иясе яшәмәячәк. 12Бушап калган җирләр арасында Мисыр җирен чүл ясыйм; бушап калган шәһәрләр арасында аның шәһәрләре кырык ел буена буш торачак; мисырлыларны халыклар арасына сибәм, төрле җирләргә таратам».

13Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кырык ел узгач, Мин мисырлыларны халыклар арасыннан кире җыеп алачакмын. 14Әсирлектән азат итеп, яңадан Патроска, үзләренең ата-бабалары җиренә кайтарачакмын, һәм алар анда көчсез бер патшалык булачак. 15Башка патшалыклардан ул көчсезрәк булачак һәм бүтән беркайчан да башка халыклардан өстен булмаячак; башка халыклар өстеннән хакимлек итмәсеннәр өчен, Мин аларны шулай зәгыйфьләндерәчәкмен. 16Мисыр моннан ары Исраил халкына терәк булмаячак, Мисырдан ярдәм сорап гөнаһ кылуын исләренә төшереп торачак; һәм алар Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерләр».

17Егерме җиденче елда, беренче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

18– И адәм углы! Бабил патшасы Нәбухаднессар Сур янында үзенең гаскәрен тәмам хәлдән тайдырганчы эшләтте: биредә барлык башлар пеләшләнде, иңбашлар кырылып чиләнде; әмма башкарган эшләре өчен Нәбухаднессарның үзенә дә, аның гаскәренә дә Сур берни түләмәде. 19Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Бабил патшасы Нәбухаднессарга Мисыр җирен бирәм, һәм ул, аның байлыгын кулына төшереп, талап җыелган малны гаскәренә өләшер. 20Башкарган эшләре өчен Мин аңа Мисыр җирен бүләк итеп бирәм, чөнки ул һәм аның гаскәре Минем хакка эшләделәр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 21Ул көнне Мин Исраил халкын көчле итәм һәм алар арасында синең телеңне ачам, шуннан алар Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».

Copyright information for TatIBT15