Ezekiel 3
1Ул миңа: – И адәм углы! Алдыңда торганны йот, бу төргәкне аша һәм Исраил халкына барып сөйлә, – диде. 2Шунда мин авызымны ачтым, һәм Ул миңа теге төргәкне ашатты. 3Аннары миңа: – И адәм углы! Мин сиңа биргән шушы төргәкне аша, карыныңны шуның белән тутыр, – диде. Мин ашадым, һәм авызым бал капкан кебек балланды. 4Һәм Ул миңа: – И адәм углы! Әйдә, кит, Исраил халкы янына бар, аңа Мин әйткәннәрне җиткер; 5Мин сине сүзләре аңлашылмый торган вә авыр телле халык янына җибәрмим, ә бәлки Исраил халкына җибәрәм. 6Сүзләренең мәгънәсе синең өчен караңгы, аңлашылмаган һәм телләре авыр күп санлы халыклар янына бармыйсың син. Әгәр Мин сине алар янына җибәрсәм, алар, әлбәттә, сине тыңлар иде. 7Исраил халкының исә сине тыңлыйсы килмәс, чөнки алар Мине тыңларга теләмиләр; Исраил халкының маңгае каты, йөрәге кире. 8Менә, Мин синең йөзеңне – алар йөзенә, маңгаеңны алар маңгаена каршы торырлык каты итәрмен. 9Синең маңгаеңны чакматаштан да катырак алмаз итәрмен Мин; курыкма алардан һәм йөзләреннән каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт. 10Ул тагын миңа: – И адәм углы! Мин сиңа әйткән барлык сүзләрне йөрәгең белән кабул ит, колагың белән тыңла, – диде. – 11Ә хәзер кит, сөрелгән якташларың янына бар һәм аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген. Сине тыңларлармы, юкмы, шулай дип әйт. 12Шунда Рух мине югары күтәрде, һәм мин үз артымда гөрелдәгән көчле тавыш ишеттем. «Үз тәхетендә утырган Раббының шөһрәте мөбарәк булсын!» – диде ул тавыш. 13Шулай ук теге затларның бер-берсенә тиеп торган канат кагуы һәм канатлар янындагы тәгәрмәчләрнең шакылдавы, гөрелдәгән каты тавыш ишетелде. 14Рух мине күтәрде дә алып китте, һәм мин, кәефсезләнеп, рухым әсәрләнгән хәлдә ары атладым – үз өстемдә мин Раббының көчле кулын тойдым. 15Кебар елгасы буенда Тел-Әбибтә яшәгән сөргенчеләр янына килдем һәм гаҗәпкә калган хәлдә җиде көн алар арасында яшәдем.Раббының Яхәзкылны Исраил халкына сакчы итеп куюы
16Җиде көн үткәч, миңа Раббы сүзе килеп иреште: 17– И адәм углы! Мин сине Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне тыңларсың, Исраил халкын Минем исемемнән кисәтерсең. 18Явыз кешегә мин: «Син һичшиксез үләчәксең!» – дип әйтсәм, ә син аны кисәтмәсәң, исән калсын өчен, явызлык юлын ташла, дип өндәмәсәң, ул явыз кеше үзенең гөнаһлары аркасында үләчәк, һәм Мин аның каны өчен сине җаваплы итәчәкмен. 19Ә инде син явыз кешене кисәтеп тә, ул үзенең яман эшләреннән ваз кичмәсә, яман юлыннан чыкмаса, ул үләчәк, ә син шушылай итеп үзеңнең җаныңны саклап калачаксың. 20Әгәр дә тәкъва кеше, тәкъвалыгыннан тайпылып, гаделсез эш кылса, Мин аның каршына абыну ташы куярмын, һәм ул үләр. Син аны кисәтмәгәнгә күрә, ул үз гөнаһы өчен үләчәк, һәм аның кылган изге эшләре аңа савап булып исәпләнмәячәк; һәм Мин аның үлеме өчен сине җаваплы итәчәкмен. 21Әгәр инде син тәкъва кешене гөнаһ кылудан саклап калыр өчен кисәтсәң, һәм ул гөнаһ кылмаса, ул да кисәтелгәнгә күрә исән калыр, син дә үзеңнең җаныңны сакларсың. 22Биредә мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым. Раббы миңа: – Кузгал, тигез җиргә чык, Мин шунда синең белән сөйләшәчәкмен, – диде. 23Мин тордым да тигез җиргә чыктым; анда мин, теге юлы Кебар елгасы буендагы сыман, Раббының балкып торган шөһрәтен күрдем дә йөзтүбән егылдым. 24Шунда миңа Рух иңеп, аягыма бастырды; Ул, минем белән сөйләшеп: – Бар, өеңә кереп биклән, – диде. – 25Сине, адәм углы, баулар белән бәйләп куярлар, һәм син халык арасында йөри алмаячаксың. 26Мин синең телеңне аңкавыңа ябыштырырмын, һәм син телсез калачаксың, син аларны фаш итүче булмаячаксың, чөнки алар – фетнәчел йорт. 27Синең белән сөйләшкән чакта исә, Мин авызыңны ачармын, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең; тыңлаган кеше тыңласын, тыңларга теләмәгәне тыңламасын, чөнки алар – фетнәчел йорт.
Copyright information for
TatIBT15