Ezekiel 32
1Уникенче елда, уникенче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2– И адәм углы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгы җыры җырла һәм әйт аңа: «Син халыклар арасындагы арыслан кебек,диңгездәге аждаһа сыман;
елгаларыңда ары-бире килеп йөрисең,
аякларың белән суны болгатып, елгаларны пычратасың.
3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә:
„Күп халыклар белән бергәләп Мин сиңа ятьмә салырмын,
алар сине сөрәкә белән тартып чыгарырлар.
4Мин сине җиргә атып бәрермен,
ачык кырда егып салырмын.
Күктәге барлык кошларны өстеңә кундырып,
җирдәге бөтен ерткычлардан туйганчы ашатырмын үзеңне.
5Итеңне тауларга таратып,
үзәннәрне сөякләрең белән тутырырмын.
6Тауларга кадәр бөтен җирне синең каның белән сугарырмын,
тарлавыклар синең калдыкларың белән тулыр.
7Сине юк иткәч, Мин күкләрне ябармын,
андагы йолдызларны сүндерермен;
кояшны болыт белән каплармын,
ай яктыртмаячак.
8Күктәге барлык яктырткычларны синең өстә сүрелдерермен,
җиреңне караңгылык белән урап алырмын, –
дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
9Син белмәгән илләрдәге кавемнәр арасында
Мин сине һәлак иткәндә,
күп халыкларның йөрәгенә борчу салырмын.
10Синең язмышың белән күп халыкларның котын алып,
алар алдында кылычымны селтәгәндә,
аларның патшалары, сине искә төшереп,
куркудан тетрәнеп торыр.
Син егылган көндә
аларның һәрберсе үз тормышы өчен дер калтырар“.
11Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә:
„Бабил патшасының кылычы сиңа каршы барачак.
12Мин синең гаскәрне иң рәхимсез халыклар –
куәтле сугышчылар кылычы белән тар-мар итәчәкмен.
Алар Мисырның горурлыгын таптаячак һәм
аның гаскәрен тар-мар итәчәк.
13Мин аның зур сулар янында утлап йөргән
терлекләрен бетерәчәкмен.
Инде кеше аягы да, терлек тоягы да
шушы суларны бүтән болгатмаячак.
14Шул чагында суларына тынычлык бирермен,
аларның елгалары май сыман акрын ага башлар, –
дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
15Мисыр җирен чүлгә әйләндергәч,
ул җирдәге бар нәрсә юкка чыккач,
анда яшәгән бар кешене һәлак иткәч,
Минем Раббы икәнемне белерләр.
16Менә бу – халыкларның кызлары җырлаячак кайгы җыры; Мисыр һәм аның күп санлы халкы турында җырлаячаклар алар аны“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. 17Уникенче елда, айның унбишенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 18– И адәм углы! Мисырдагы күп санлы халыкны кызганып ела, аны вә кодрәтле халыкларның кызларын упкынга төшкәннәр белән бергә түбәнге дөньяга озат. 19Аларга әйт: «Кемнән матуррак соң сез?! Түбәнге дөньяга төшегез дә сөннәтсезләр белән бергә ятыгыз». 20Мисыр кылычтан үлгәннәр арасына егылыр; кылыч кыныннан чыгарылган инде – Мисырны вә аның күп санлы халкын сөйрәп алып китәр ул. 21Үлеләр дөньясындагы баһадир башлыклар Мисыр вә аның теләктәшләре турында: «Алар бире төште, сөннәтсезләр һәм кылычтан һәлак булганнар белән яталар», – дип әйтерләр. 22Ашшур да бөтен гаскәре белән шунда ук: кылычтан егылган сугышчыларының каберләре белән уратып алынган ул. 23Гаскәриләрнең каберләре – упкынның иң төбендә, Ашшур каберенең әйләнә-тирәсендә; җирдә яшәүчеләрнең котларын алган ашшурлылар һәммәсе һәлак булган, кылычтан егылган. 24Элам да шунда. Аның кабере һәлак булганнар, кылычтан егылган күп санлы халкының каберләре белән уратып алынган. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган эламлылар сөннәтсез килеш түбәнге дөньяга төшкәннәр, упкынга төшкәннәр белән бергә хурлыкка калганнар. 25Һәлак булганнар арасында Эламга ятак бирелгән, аның күп санлы гаскәре дә аның кабере әйләнәсендә ята – аларның һәммәсе дә сөннәтсез, кылычтан һәлак булган; җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, упкынга төшкәннәр белән бергә алар мәсхәрәгә калганнар; аларга һәлак булганнар арасында урын бирелгән. 26Мешех вә Түбәл дә күп санлы халыкларының каберләре уртасында шунда ята. Алар – сөннәтсез. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, кылычтан һәлак булган алар. 27Алар сөннәтсез килеш һәлак булган баһадирлар белән бергә ята түгелме?! Ул баһадирлар үзләренең кораллары белән бергә үлеләр дөньясына төшкән, кылычлары баш астына куелган, гөнаһлары сөякләрендә калган, чөнки җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган алар. 28Син дә, Мисыр, һәлак булып, сөннәтсезләр арасында, кылычтан егылганнар белән янәшә ятарсың. 29Үзенең патшалары вә түрәләре белән бергә Эдом да шунда. Көч-гайрәтенә карамастан, аларны кылычтан һәлак булганнар, сөннәтсезләр вә упкынга төшкәннәр белән янәшә яткырганнар. 30Төньякның хакимнәре һәм сидунлылар да шунда. Көч-куәте әйләнә-тирәдәгеләрне куркуга салып торса да, алар, мәсхәрәгә калып, һәлак булганнар белән бергә шунда төшкәннәр. Кылычтан һәлак булганнар, упкынга төшкәннәр белән янәшә сөннәтсез килеш, хурлык тамгасы белән яталар. 31Фиргавен үзе һәм аның бөтен гаскәре, боларны күреп, кылычтан һәлак булган күп санлы халкы өчен юаныч табар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 32Җирдә яшәүчеләрнең котларын алырга фиргавенгә Мин юл куйсам да, фиргавенне вә аның күп санлы халкын сөннәтсезләр арасына, кылычтан һәлак булганнар белән салырлар. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Copyright information for
TatIBT15