‏ Ezekiel 35

Эдом тауларының җәзага тартылуы. Раббының Исраил тауларына фатихасы

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Йөзең белән Сәгыйрь тавына борыл һәм аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт, 3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген:

«Менә, Сәгыйрь тавы, Мин сиңа каршы чыгам –
өстеңә кулымны сузып, сине чүл вә бушлык итәм;
4шәһәрләреңне хәрабәгә әйләндерәм –
син бушап калырсың.
Шунда Минем Раббы икәнемне белерсең.

5Исраилиләр белән гомер буе дошманлашып яшәвең, аларга бәхетсезлек килгәндә, җәза сәгате сукканда, кылыч күтәрүең өчен, 6Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сине канга батырам, һәм шушы кан кою туктамас; кан коюдан чирканмаган өчен, кан кою сине һаман эзәрлекләр. 7Сәгыйрь тавын чүлгә вә кешесез далага әйләндерәм, аннан киткән һәм әйләнеп кайтканнарны һәлак итәм. 8Синең тауларыңны мәет белән тутырам; калкулыкларыңда, үзәннәреңдә, барлык тарлавыкларыңда кылычтан һәлак булганнар егылып ятачак. 9Сине мәңгегә чүл итәм, шәһәрләреңдә башкача кеше яшәмәячәк. Шунда Раббы икәнемне белерсең.

10Син: „Бу ике халык вә бу ике җир
Ике җир… – биредә сүз Исраил белән Яһүдә турында бара.
минеке булачак, мин аларны үземә алачакмын“, – дигән өчен, гәрчә Раббы алар яклы булса да,
11Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: нәфрәтең кузгалганда, ачуың вә көнчелегең ни дәрәҗәдә булуга карап, синең белән эш итәрмен, сине хөкем иткәндә, Үземнең алар арасында булуымны күрсәтермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 12Һәм синең, Исраил тауларына карап: „Алар ташландык хәлдә, алар миңа ризык буларак бирелгән!“– дип әйтүеңне, барлык мәсхәрәле сүзләреңне Мин, Раббы, ишетеп торганны белерсең. 13Минем алда син, телеңне озайтып, Миңа каршы сөйләүләреңне арттырдың, Мин боларны ишетеп тордым».

14Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бөтен җир сөенгәндә, Мин сине чүл вә бушлык итәм. 15Исраил халкының биләмәсе ташландык булганга сөенгән өчен, Мин дә сиңа шуны эшләячәкмен: син, Сәгыйрь тавы, бөтен Эдом җире белән бергә бушап калачаксың. Шунда Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».

Copyright information for TatIBT15