‏ Ezekiel 38

Гогның тар-мар ителүе

1Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2– И адәм углы! Магог җирендәге Гогка – Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакименә йөзеңне борып, аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт, 3Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме Гог, менә, Мин сиңа каршы чыгам! 4Синең теш казналарыңа ыргак кидерәм, сине һәм бөтен гаскәреңне – атларыңны вә баштанаяк коралланган җайдакларыңны, зур вә кечкенә калкан тоткан, кылыч күтәргән күп санлы халкыңны кире борам. 5Алар белән бергә калканлы вә очлымлы Фарсы, Хәбәшстан, Пут халкын, 6бөтен гаскәрләре белән Гомәр һәм төньяк чиктәге Бәйт-Түгәрмәне – синең белән бергә күп халыкларны кире борам.

7Син үзең һәм синең янга җыелган күп санлы халыклар әзерләнсен һәм кораллансын; син аларга юлбашчы бул. 8Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр. 9Син барлык сугышчыларың һәм күп санлы халыклар белән бергә давыл кебек күтәрелерсең, җирне каплап алган болыт булып килерсең».

10Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ул көнне йөрәгеңне төрле уй-хисләр биләп алыр, һәм син бер явыз эш кылырга ниятләрсең. 11Син: „Коймалар белән әйләндереп алынмаган торак урыннарда тыныч-имин яшәүче халык өстенә барам – диварлары да, бикләре дә, капкалары дә юк аларның. 12Аларны талыйм, малларын алам; яңадан кеше яши башлаган хәрабәләргә, төрле халыклар арасыннан җыеп алынган, терлекләре вә милке булган, дөньяның уртасында яшәгән халыкка кул салам“, – дисең. 13Шеба белән Дедан, Таршишның сәүдәгәрләре вә барлык яшь арысланнары
…яшь арысланнары… – яһүдчә «сугышчылары» мәгънәсендә.
синнән: „Аларны таларга дип килдеңме?! – дип сорарлар. – Малларын эләктерергә дип килдеңме?! Көмеш вә алтыннарын, терлекләрен вә милкен тартып алыр өчен, зур табыш алыр өчен, күп санлы халыкларыңны җыеп килдеңме?!“».

14Шуңа күрә, адәм углы, Гогка пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Юлга кузгалган көндә син Минем халкым Исраилнең хәвеф-хәтәрсез яшәгәнен белмәссеңме?! 15Чирүдәй зур, атларга атланган күп санлы гаскәре булган башка халыклар белән бергә син төньяк чикләрдә урнашкан үз җиреңнән юлга кузгалырсың. 16Син Минем халкым Исраилгә җир өстен каплап алган болыт шикелле ябырылырсың. Мин сине, Гог, алдагы көннәрдә Үземнең җиремә алып килермен. Синең аша халыкларга Үземнең изгелегемне күрсәтеп, аларга Үземне танытыр өчен эшлим Мин моны».

17Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әле борынгы заманнарда ук Үземнең колларым булган Исраил пәйгамбәрләре аша синең хакта сөйләмәдемме Мин?! Ул вакытларда пәйгамбәрләр, Мин сине алар өстенә җибәрәм дип, еллар дәвамында әйтеп килделәр. 18Исраил җиренә Гог һөҗүм иткән көнне Минем ачуым дөрләп кабыначак, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 19Көнләшеп, ачу утында янып, Мин, ул көнне Исраил җирендә зур тетрәнү булачак, дидем. 20Диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, кырдагы җәнлекләр, җирдән сөйрәлүче барлык җан ияләре, җир йөзендәге барлык кешеләр Минем алдымда калтырап торачак. Таулар җимереләчәк, кыя ташлар ишелеп төшәчәк, барлык диварлар җиргә авачак. 21Барлык тауларым буйлап Гогка каршы кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәммәсе бер-берсенә кылыч күтәрер. 22Мин аны үләт чире, кан кою белән җәзалармын, аңа вә аның гаскәрләренә, аның белән булган күп халыкларга яңгыр вә боз кантарлары, ут вә күкерт яудырырмын. 23Мин Үземнең бөеклегемне вә изгелегемне күрсәтермен, күп халыкларга Үземне танытырмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».

Copyright information for TatIBT15