‏ Ezekiel 40

Аллаһының яңа йорты

1Сөргенгә китүебезнең егерме бишенче елы башлануга, айның унынчы көнендә
…айның унынчы көнендә… – Яһүдиләрнең җир эшкәртү календаре буенча, яңа ел җиденче айда башланган (карагыз: «Чыгыш», 23:16); шул айның унынчы көне «гөнаһ йолу көне» дип аталган (карагыз: «Левиләр», 16:29; 25:9).
(шәһәр җимерелгәннең ундүртенче елында) мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Ул мине Исраилгә күчерде.
2Аллаһыдан ирешкән күренешләрдә Ул мине, Исраил җиренә китереп, бик биек тау башына бастырып куйды. Тауның көньяк битләвендә шәһәр йортларына охшаган биналар күрдем. 3Аллаһы мине шунда китереп, мин капка янында басып торган бер ир-атны күрдем; ул бакыр сыман ялтырап тора һәм аның кулында үлчи торган киндер бау белән үлчәү таягы бар иде. 4Ул миңа:

– И адәм углы! Күзләрең белән күр һәм колакларың белән ишет, сиңа күрсәткән нәрсәләрнең һәммәсен күңелеңә салып куй, чөнки син монда шуның өчен китерелдең; бар күргәнеңне Исраил халкына җиткер, – диде.

5Шунда мин Изге йортның ишегалдын уратып алган диварны күрдем. Теге ирнең кулындагы үлчәү таягы алты терсәккә тәңгәл булып, әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде
…әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде. – Гадәттә, терсәкнең озынлыгы 45 см, учның киңлеге 7,5 см булып, Изге йорт турында сүз барганда, бер терсәк 52,5 см тәшкил итә.
. Ир диварны үлчәде – аның калынлыгы да, биеклеге дә бер таякка тәңгәл булды.
6Аннары ул көнчыгышка караган капка янына китте, баскычтан менеп, капканың бусагасын үлчәде – аның калынлыгы бер таяк булды. 7Капка диварларындагы сакчы куышларының буе һәм иңе бер таяк булып, куышлар арасы биш терсәк иде. Эчке яктан болдыр янындагы капка бусагасы бер таяк киңлектә иде. 8Ир кеше капка янындагы болдырны үлчәде – 9киңлеге сигез терсәк, ә баганаларының калынлыгы ике терсәк булды. Бу капка болдыры Изге йортка караган якта иде. 10Көнчыгыш капканың диварларында һәр ике яклап өчәр куыш эшләнгән; аларның өчесе дә бер зурлыкта; һәм һәр ике яктагы диварлар да бер озынлыкта иде. 11Аннары ул капка уемын үлчәде – аның киңлеге ун терсәк, ә капка киңлеге унөч терсәк иде. 12Алгы яктан һәр куышны бүлеп алган киртәнең биеклеге вә калынлыгы бер терсәк; куышларның һәр ягы алты терсәккә тәңгәл. 13Аннары ул бер куышның арткы диварыннан каршы яктагы куышның арткы диварына кадәр үлчәде – ул ара егерме биш терсәк булды. 14(Шулай ук ишегалдына чыга торган болдырны үлчәп, шундагы капка диварының биеклеге алтмыш терсәк тәшкил итте
Әлеге аять яһүд телендәге төп нөсхәдә бик үк анык түгел.
.)
15Капка уемыннан алып болдырның аргы башына кадәр илле терсәк булды. 16Сакчылар куышының арткы диварында, куышлар арасындагы диварда һәм болдырның һәр ике ягында капкачлы тәрәзәләр булып, куышлар арасындагы диварларга хөрмә агачы сурәтләре төшерелгән иде.

17Аннары әлеге ир мине тышкы ишегалдына алып керде. Ишегалдын әйләндереп алган диварлар буйлап эчке яктан басма эшләнгән булып, басмада утыз бүлмә урнашкан иде. 18Капкаларның һәр ике ягындагы тәбәнәгрәк басманың киңлеге капка озынлыгы белән бер иде. 19Тышкы капканың эчке ягыннан эчкәре капканың тышкы ягына кадәр йөз терсәк булды; көнчыгыш һәм төньяк тарафта да шулай ук иде.

20Аннары ул тышкы ишегалдына керә торган төньяк капканың озынлыгын вә киңлеген үлчәде. 21Аның һәр ике ягындагы өчәр сакчы куышы, алар арасындагы диварлар һәм болдыр беренче капканыкы кебек иде. Капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып, 22андагы тәрәзәләр, болдыр, хөрмә агачы сурәтләре көнчыгыш капканыкы кебек иде; капкага җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан. 23Көнчыгыш һәм төньяк капкалар каршында эчке ишегалдына керә торган капкалар бар; теге ир әлеге капкалар арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.

24Шуннан соң ул мине көньякка таба алып китте, анда көньяк капка бар иде; ул аның баганаларын вә болдырын үлчәде, алар да шундый ук зурлыкта иде. 25Капка диварлары һәм болдыр тәрәзәләре башка капкаларныкы кебек иде; капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып, 26аңа җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан. Әлеге диварлар хөрмә агачы сурәтләре белән бизәлгән. 27Эчке ишегалдының көньягында да капка бар иде, һәм теге ир шушы капка белән көньяктагы тышкы капка арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.

28Ул мине көньяк капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм көньяк капканы үлчәде – ул да башка капкалар кебек үк иде. 29Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 30(Эчке ишегалдындагы һәр капка болдырының киңлеге – егерме биш терсәк, ә озынлыгы биш терсәк иде.) 31Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, баганаларында хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе.

32Шуннан соң ул мине көнчыгыш капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм капканы үлчәде – анысы да башка капкалар сыман иде. 33Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 34Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде.

35Аннары ул мине төньяк капкага алып килде һәм аны үлчәде – ул да башка капкалар сыман иде. 36Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары, болдыры һәм як-яктагы тәрәзәләре башка капкаларныкына охшаш иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 37Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде.

38Капка болдырында ишекле бүлмәләр булып, анда тулаем яндыру корбаннарын юалар иде. 39Болдырның һәр ике ягында икешәр өстәл тора, аларда тулаем яндыру корбаны, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны чалалар иде. 40Капка болдырының тышкы ягында, төньяк капкага керү юлында, ике яклап икешәр өстәл куелган. 41Капканың эчендә-тышында һәр яклап дүртәр өстәл булып, корбан чалу өчен барлыгы сигез өстәл тора иде. 42Тулаем яндыру корбаны өчен шомартылган таштан буе вә иңе бер терсәк ярым, биеклеге бер терсәк булган дүрт өстәл ясалып, аларның өстенә тулаем яндыру корбаны һәм бүтән корбаннар чалу өчен кирәкле әйберләр куела иде. 43Диварларга уч киңлегендәге ыргаклар беркетелгән, ә өстәлләргә корбан ите салына иде.

44Эчке ишегалдында, эчкәре капка янәшәсендә ике бүлмә булып, аларның төньяк капка янындагысы – көньякка, ә көньяк капка янындагысы төньякка карый иде. 45Теге ир миңа:

– Көньякка караган бу бүлмә – Изге йортта хезмәт итүче руханилар өчен;
46ә төньякка караганы мәзбәх тирәсендә хезмәт итүче руханилар өчен тәгаенләнгән. Әлеге руханилар – Садыйк нәселеннән булып, Раббыга хезмәт итәргә лаек булган бердәнбер левиләр, – диде.

47Аннары ул дүртпочмаклы эчке ишегалдын үлчәде – аның иңе йөз, озынлыгы да йөз терсәк булды. Мәзбәх исә шунда, Изге йортның каршысында урнашкан иде.

48Ул мине Изге йорт болдырына алып керде һәм капканы тотып торучы диварларны үлчәде – алар һәрьяклап бишәр терсәк калынлыкта булды. Капканың уемы – ундүрт терсәк, ә капка урнашкан ян-яктагы диварлар өчәр терсәк иде. 49Болдырның озынлыгы – егерме, киңлеге – унике терсәк; аңа ун баскычтан менәсе; капканың уң һәм сул ягына берешәр багана куелган.

Copyright information for TatIBT15