‏ Ezekiel 43

Раббы шөһрәтенең Үз йортына кайтуы

1Аннары теге ир мине көнчыгышка караган капка янына алып килде, 2һәм мин Исраил Алласының көнчыгыш тарафтан килүче шөһрәтенең балкышын күрдем. Аллаһының тавышы зур сулар тавышы сыман иде, Аның шөһрәтеннән җир йөзе яктырып китте. 3Бу күренеш Аллаһы шәһәрне һәлак итәргә килгән чактагы һәм миңа Кебар елгасы буенда иңгән күренеш сыман иде. Мин җиргә йөзтүбән капландым. 4Раббы шөһрәтенең балкышы Изге йортка көнчыгыш капкадан керде. 5Рух мине күтәрде дә эчке ишегалдына алып керде, Раббы шөһрәтенең балкышы исә Изге йортны тутырды.

6Теге ир янәшәмдә басып тора иде, шулчак мин Изге йорт эченнән миңа әйтелгән сүзләрне ишеттем. 7Тавыш миңа:

– И адәм углы! Бу – Минем тәхетем урыны вә аяк табаннарым басып торган урын. Мин шушында исраилиләр арасында мәңге яшәячәкмен. Моннан ары Исраил халкы да, аларның патшалары да үзләренең фәхешлеге һәм патшаларны дәфенләү
Дәфенләү – мәет күмү.
йоласы
…патшаларны дәфенләү йоласы… – үлгән патшаларга гыйбадәт кылу күздә тотыла (43:9 да шул ук мәгънә).
белән Минем изге исемемне пычратмас.
8Алар, ике арада фәкать бер дивар гына калдырып, үз бусагаларын Минем бусагам янына һәм ишек яңакларын Минем ишек яңагы янына куйдылар, кылган әшәкелекләре белән Минем изге исемне пычраттылар, шуңа күрә Мин, ачуым чыгып, аларны һәлак иттем. 9Хәзер инде алар үзләренең фәхешлегеннән һәм патшаларын дәфенләү йоласыннан Мине коткарсыннар – һәм Мин алар арасында мәңге яшәрмен.

10Син, адәм углы, Исраил халкына бу Изге йортны тасвирлап бир, һәм алар аның сызымын ясасыннар. Үз гөнаһларыннан оялсын алар. 11Әгәр үзләре кылган гамәлләрдән оялсалар, аларга Изге йортның рәвешен, аның ничек урнашуын, керү-чыгу урыннарын – аның бөтен рәвешен, барлык кагыйдә вә кануннарын аңлатып бир һәм, аның шушы рәвеш-кыяфәтен вә барлык кагыйдәләрен сакласыннар һәм шулар буенча эш итсеннәр өчен, һәммәсен дә күз алларында язып бир. 12Изге йортның кануны шулдыр: тау түбәсенең әйләнә-тирәсендәге барлык җир – иң изгедер. Изге йортның кануны әнә шул!

Мәзбәх

13Терсәк белән үлчәгәндә (аның озынлыгы терсәктән һәм бер уч иңеннән гыйбарәт), мәзбәхнең зурлыгы әнә шундый: улагының тирәнлеге һәм киңлеге – бер терсәк; читләре буйлап бер карыш
Карыш – 22 см.
киңлектәге кысасы бар. Мәзбәхнең биеклеге менә шундый:
14җирдәге улагыннан алып аскы чыгынтыга кадәр – ике терсәк, чыгынтының киңлеге исә – бер терсәк; аскы чыгынтыдан алып өске чыгынтыга кадәр – дүрт терсәк, өске чыгынтының киңлеге – бер терсәк. 15Мәзбәх миче дүрт терсәк биеклектә; аның дүрт почмагыннан дүрт мөгез күтәрелә. 16Мәзбәх миче дүртпочмаклы булып, аның иңе-буе – уникешәр терсәк. 17Мәзбәхнең өске чыгынтысы да дүртпочмаклы: аның озынлыгы һәм киңлеге – ундүртәр терсәк; кысасының киңлеге – ярты терсәк, ә улагының тирәнлеге – бер терсәк. Мәзбәхкә менә торган баскыч – көнчыгыштандыр.

18Һәм теге ир миңа:

– И адәм углы! Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мәзбәхне ясаганнан соң, тулаем яндыру корбаны китерү һәм мәзбәхкә кан сибү кагыйдәләре шундыйдыр:
19Минем алда хезмәт күрсәтергә тиешле Садыйкның нәсел варисларына, левиләрдән булган руханиларга, гөнаһ йолу корбаны өчен бер үгез бозауны бир. 20Шушы бозауның канын мәзбәхнең дүрт мөгезенә, өске чыгынтының дүрт почмагына, мәзбәхне әйләндереп алган кысага сөрт, шушылай итеп мәзбәхне чистарт һәм пакьләндер. 21Гөнаһ йолу корбаны өчен тәгаенләнгән бозауны Аллаһы йорты янындагы билгеләнгән бер җирдә, изге урыннан читтә яндыр.

22Ә икенче көнне гөнаһ йолу корбанына кимчелексез кәҗә тәкәсе алып кил һәм мәзбәхне үгез бозау каны белән чистарткан кебек чистарт. 23Чистарткач, үгез көтүеннән кимчелексез бозау вә сарык көтүеннән кимчелексез сарык тәкәсе алып кил, 24аларны Раббы күз алдына китереп куй; руханилар, аларга тоз сибеп, Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп тәкъдим итсеннәр.

25Җиде көн дәвамында көн саен бер кәҗә тәкәсе, шулай ук берәр үгез бозау вә сарык көтүеннән берәр тәкәне гөнаһ йолу корбаны итеп китер – аларның барысы да кимчелексез булсын. 26Җиде көн дәвамында руханилар мәзбәхне изгеләндерергә һәм пакьләндерергә тиешләр, шуннан соң инде мәзбәхтән файдаланырга мөмкин. 27Шул җиде көн үткәннән соң, сигезенче көннән башлап, руханилар мәзбәхтә тулаем яндыру корбаннарыгызны вә татулык корбаннарыгызны тәкъдим итәрләр. Шул чагында Мин сезгә мәрхәмәтемне күрсәтермен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

Copyright information for TatIBT15