Ezekiel 48
1– Исраил ыругларының исемнәре түбәндәгечә. Илнең төньягында Дан биләмәсе булыр: аның чиге Хетлон юлы буйлап Лебо-Хаматка кадәр сузылыр, көнчыгыштан көнбатышка, Хаматны төньяктарак калдырып, Дәмәшкъ чигендәге Хатсар-Энаннан барыр. 2Ашер җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Дан биләмәсе белән чиктәш булыр. 3Нәптали җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Ашер биләмәсе белән чиктәш булыр. 4Менашше җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Нәптали биләмәсе белән чиктәш булыр. 5Эфраим җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Менашше биләмәсе белән чиктәш булыр. 6Рубин җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Эфраим биләмәсе белән чиктәш булыр. 7Яһүдә җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Рубин биләмәсе белән чиктәш булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 8– Яһүдә биләмәсе белән чиктәш, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган махсус җир булыр, аның киңлеге – егерме биш мең терсәк, ә озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка таба һәр ыругның биләмә озынлыгына тәңгәлдер. Шушы җирнең уртасында Изге йорт урнашыр. 9Раббыга тәгаенләнгән җирнең озынлыгы – егерме биш мең, ә киңлеге ун мең терсәк булыр. 10Бу изге җир – руханиларныкы; аның озынлыгы төньякта һәм көньякта – егерме бишәр мең терсәк, ә киңлеге көнбатышта һәм көнчыгышта – унар мең терсәк; шушы җирнең уртасында Раббы йорты урнашыр. 11Бу җир исраилиләр белән бергә башка левиләр Миннән читләшкән чагында Миңа тугры хезмәт иткән, Миңа багышланган руханиларныкы – Садыйк угылларыныкы. 12Изге җирнең бер өлеше булган әлеге махсус биләмә – аларныкы; иң изге саналган бу биләмә левиләр җире белән чиктәш. 13Руханилар янәшәсеннән егерме биш мең терсәк озынлыктагы вә ун мең терсәк киңлектәге җирне левиләр алыр. Аның бөтен озынлыгы – егерме биш мең, ә киңлеге – ун мең терсәк. 14Алар бу җирне сата да, алмаштыра да алмас. Иң яхшы саналган әлеге биләмә башка кулларга күчәргә тиеш түгел, чөнки ул – Раббының изге урыны, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 15– Биш мең терсәк киңлектәге вә егерме биш мең терсәк озынлыктагы калган җир шәһәр кирәге, йортлар һәм көтүлекләр өчен тәгаенләнә. Шушы җирнең уртасында шәһәр урнашып, 16аның төньяк, көньяк, көнчыгыш вә көнбатыш чикләре дүрт мең биш йөзәр терсәк булыр. 17Шәһәр янындагы көтүлек җирләре төньякка да, көньякка да, көнчыгышка һәм көнбатышка да ике йөз иллешәр терсәккә сузылыр. 18Шәһәр вә көтүлекләрдән калган өлеш озын ягы белән изге биләмәгә чиктәш булып, аның көнбатыш һәм көнчыгыш чикләре унар мең терсәккә тигез. Шушы җирдән алынган уңыш шәһәрдә эшләүчеләр өчен ризык булыр, 19һәм Исраилнең һәр ыругы әлеге җирдә эшли алыр. 20Һәр ягы егерме бишәр мең терсәккә тәңгәл әлеге биләмә, дүртпочмаклы булып, шәһәр җирләре белән бергә изге урын буларак аерып алыныр. 21Изге җир белән шәһәр биләмәсенең һәр ике ягындагы төбәк хаким кешегә тәгаенләнә. Аның җире егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнчыгышка таба, илнең көнчыгыш чикләренә кадәр, һәм егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнбатышка таба, илнең көнбатыш чикләренә кадәр сузылыр. Ыругларның биләмәләре буйлап урнашкан әлеге ике төбәк хакимнеке саналыр. Изге биләмә белән Изге йорт шушы ике төбәкнең уртасында урнашыр. 22Шул рәвешле, левиләрнең биләмәләре һәм шәһәрнең биләмәләре хаким җирләре уртасында калыр. Хакимнең биләмәсе Яһүдә һәм Беньямин ыругының биләмәләре арасында булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 23– Башка ыругларның өлешләренә килгәндә, Беньямин биләмәсе көнчыгыштан көнбатышка сузылыр. 24Шимун җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Беньямин биләмәсе белән чиктәш булыр. 25Исәсхәр җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Шимун биләмәсе белән чиктәш булыр. 26Зәбулун җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Исәсхәр биләмәсе белән чиктәш булыр. 27Гәд җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Зәбулун биләмәсе белән чиктәш булыр. 28Гәд биләмәсенең көньяк чиге Тамардан алып Мериба-Кадыш суларына кадәр, ә аннан Мисыр ташкыны буйлап Бөек диңгезгә кадәр үтәр. 29Жирәбә буенча Исраил ыругларына сез бүлеп бирәсе биләмә җирләре әнә шундый; һәр ыругның үз өлеше булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.Иерусалимнең яңа исеме
30– Шәһәрдән чыгу урыннары әнә шундый: озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл төньяк диварда 31Рубин, Яһүдә һәм Леви капкалары булыр. Шәһәр капкалары Исраил ыруглары исемнәре белән аталыр. 32Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көнчыгыш диварда өч капка – Йосыф, Беньямин һәм Дан капкалары булыр. 33Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көньяк диварда өч капка – Шимун, Исәсхәр һәм Зәбулун капкалары булыр. 34Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көнбатыш диварда өч капка – Гәд, Ашер һәм Нәптали капкалары булыр. 35Шәһәрне әйләндереп алган диварның озынлыгы җәмгысы унсигез мең терсәккә тигез. Шушы көннән башлап, шәһәр «Раббы биредә» дип аталыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Copyright information for
TatIBT15